Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

САЖИНОВ ВИКТОР АЛЕКСАНДРОВИЧ

Курск янындагы сугыштан соң, 1943 елны гвардияче танк бригадасына Татарстаннан бер үк вакытта диярлек унсигезәр яшьлек ике егет — Казан эшчесе Виктор Сажинов һәм Кама аръягы колхозчысы Нурми Шәрипов килде. Аларның икесен дә разведка ротасына билгеләделәр һәм шул вакыттан башлап бу ике якташ, иңгә-иң торып, озын сугышчан юл үттеләр. Алгы отряд составында алар Днепрны кичтеләр, Фастов урамнарына, Житомир, Львов яннарында дошман ныгытмаларына разведка ясадылар һәм сугышларда катнаштылар.

Разведчикның хезмәте авыр һәм катлаулы. Ләкин дуслар беренче операцияләрдә үк үзләренең взводташ иптәшләренә лаеклы икәннәрен күрсәттеләр. Алар хәтта бу чиксез фидакарь солдатлар арасында да аерылып торалар, үзара батырлыкта ярышалар иде. Частька килүләренә озак та үтмәде, «яшь разведчикларның күкрәкләрен орден һәм медальләр бизәде.

Якташларның сугышчан дуслыгы елга якын дәвам итте. Кырык дүртенче елның июлендә Нурми Шәрипов Польша чигенә җитәрәк бер сугышта геройларча һәлак булды һәм аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Нурминың кабере янында Виктор взводның барлык сугышчылары белән бергә дусты истәлеген изге итеп сакларга һәм аның өчен гитлерчылардан үч алырга ант итте. Ул:

- Нурми Шәрипов белән бергә без гвардияче солдатлар булдык, бергә Германиягә кадәр барып җитәчәгебезгә ышана идек. Хәзер, дустым (һәлак булгач, мин дошманны икеләтә көч белән кыйнаячакмын,— диде.

Берничә көн үткәч, Висланы кичкәндә һәм Сандом.ир (янындагы плацдармда Виктор, сүзендә торып, арсландай сугышты. Тагын ярты ел вакыт үтте. Совет гаскәрләре дошманның Польша территориясенә һәм Германиягә үтү юлларын каплап торган ныгытмаларына җимергеч удар ясадылар.

Яңа һөҗүм 1945 елның 12 январенда башланды. Беренче сүз артиллеристларга бирелде, аннары пехота дошман оборонасы өстенә давылдай ябырылды. Танкистлар һөҗүмгә соңрак керешергә тиешләр иде, алар, машиналарын яшеренү урыннарыннан алып чыгып, теләсә кайсы минутта немецлар өстенә ыргылырга әзер тордылар. Сажинов та, алгы разведка дозорына билгеләнгән сугышчылар беләч бергә, һөҗүмгә ташланырга сигнал көтте.

Ниһаять, приказ алынды. Танклар, үзйөрешле орудиеләр, броне-транспортерлар колонналары хәрәкәткә килде. Танк һәм мотоукчы частьлар зур тизлек белән дошман тылына кереп киттеләр. Гитлерчылар командованиесенең корыч ташкынны туктатырга маташуы берни дә бирмәде.

Дошманны беренче булып бригададан берничә километр алда барган отр-яд кыйный башлады. Фашистлар бирелмәгән очракта, аларның тылына разведчиклар җибәрелде. Дошман оборонасын өзүнең беренче көнендә генә дә Сажинов, ике талкыр разведкага барып, кыйммәтле мәгълүматлар алып кайтты.

Ныгытмалар аша яки дошманны читләтеп үтеп, алгы отряд 14 январьда төнлә белән Нида елгасына барып җитте. Немецлар анда озакка ныгып калырга исәп тотканнар иде. Танклар дошманны куркытмас өчен ярдан еракта туктадылар, ә разведчиклар кышын да юньләп катмаган елга тамагын тикшерделәр. Сажинов, боз өстенә кереп, елганың катмаган урындагы тирәнлеген үлчәргә кереште һәм озакламый елганың сай урынын тапты.

Разведкадан соң Виктор, киемнәре юеш һәм бозланып каткан килеш, немецларның алгы сакчыларын атакалауда катнашты. Дошманның сакчыларын юк иткәч, гвардиячеләр траншеяга бәреп керделәр, анда Сажинов кул сугышында җиде фашистны дөмектерде һәм икесен пленга алды. Пленныйлар сүзгә юмарт булып чыктылар һәм үз частьларының кайда урнашуы: турында тулы мәгълүматлар бирделәр.

Укчылар һәм разведчиклар немецларны яр буеннан кысрыклау белән үк отряд командиры бозны ваттырырга һәм сай урыннан танкларны чыгарырга приказ бирде. Машиналар бер-бер артлы бозлы суга керделәр. Елганы кичү уңышлы тәмамланды, озакламый алгы отряд артыннан бөтен бригада да Ниданы кичте. Дошманны эзәрлекләү дәвам итте. Ак төскә буялган танклар һәм разведка дозорының -бронетранспортерлары карлы кырлар һәм юллар буйлап элеккечә үк частьның алдында бардылар.

Сажинов 16 январьда бер төркем разведчиклар белән Радомско шәһәренә бәреп керде. Танкистлар дошман заслоннарын юк иткәндә, разведчиклар шәһәр урамнарында сугыша башлаганнар иде инде.

Шәһәрдә йорт стеналарына һәм коймаларга елышып хәрәкәт иткәндә, Сажинов беренче кварталда ук чаттан килеп чыккан ике автомашинага юлыкты. Немецлар, Радомскода гвардиячеләр булуы турында башларына да китермичә, шәһәргә килү юлларында оборона тоткан частьларга ярдәмгә баралар иде булса кирәк. Виктор, гранаталар ыргытып, машинаның икесен дә шартлатты, аларга төялгән фашистларның берничәсе генә исән котылды.

Немецлар һәр яктан — астан да, өстән дә аталар иде кебек. Бер йортның аскы катыннан аткан пулемет разведчикларга шактый озак комачаулады. Ахырда Сажинов, бинаның стенасына елышып барып, бер тәрәзәне ватты һәм йорт эченә кереп пулеметны тынарга мәҗбүр итте. Радомокода бу батыр разведчик дошманның 82 солдатын һәм 2 офицерын теге дөньяга җибәрде.

Гвардиячеләрнең Германия чикләренә таба омтылышлы походында Сажинов күрсәткән батырлыклар көннән-көн арта барды. 19 январьда танкистлар һәм разведка дозорындагы десантчылар, бригадага юл арчып, Ново-Бжезнице авылында немецларның куәтле отрядын туздырдылар. Өч сәгатькә сузылган урам сугышларында Сажинов алтмыштан артык фашистны дөмектерде. Бу бәрелеш ахырында ул немецларның каршылык күрсәтүче соңгы группасына командалык иткән офицерны күрде. Виктор төз атучы иде, аның пулясы офицерны шундук юк итте. Подполковник дәрәҗәсендәге бу гитлерчының сумкасыннан бик әһәмиятле документлар табылды.

Танкистлар, сугыша-сугыша йөзләрчә километр араны үтеп, ниһаять, Одер елгасына чыктылар. 23 январьда разведчиклар бригадада беренчеләр булып бу елганың көнбатыш ярына аяк бастылар.

Һөҗүм вакытында үзләрен аеруча күрсәткән сугышчылар турындагы рапортында рота (командиры капитан Новиков: «12 январьдан соңгы сугышлар чорында гвардия рядовой Сажинов дошманның 383 солдатын һәм офицерын юк итте. Ул күп тапкыр немецларның тылына разведкага барды һәм аннан кыйммәтле мәгълүматлар алып кайтты»,— дип язды.

Апрель башында Виктор үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында белде. Ләкин аңа герой исемен озак йөртергә туры килмәде: 23 апрельдә ул, Берлинга җитәргә егерме километр калгач, һәлак булды.