Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

САФИН НӘКЫЙП САФА УЛЫ

Нәкыйп Сафинның туган җире татар поэзиясе классигы Габдулла Тукай исеме белән дан алган. Ул туган Мирҗәм авылы бөек шагыйрьнең балачагы үткән Кырлай авылы күршесендә урнашкан. Сафин үзенең атаклы якташының шигырьләрен бала чактан ук ярата иде. Идел буендагы бөек көрәшнең иң авыр көннәрендә аның өчен шагыйрьнең:

Монда тудык, монда үстек,
Мондадыр безнең әҗәл;
Бәйләмеш бу җиргә безне
Тәңремез (гыйззе вә җәл)

дигән сүзләре сугышчыларның: «Үләргә, ләкин урыннан кузгалмаска!» — дигән изге девизы кебек үк яңгырадылар.

Понтон-күпер батальонының рядовой солдаты Сафин өчен сугыш авыр һәм куркынычлы хезмәт булды. Ул Сталинград янында, аңа кадәр үткән бөтен сугышчан юлындагы кебек үк, дошман уты астында күперләр һәм ныгытмалар корды, фашист бомбалары һәм снарядлары җимергән юлларны төзәтте. Сугышка кадәр армиядә алынган күнегүләр һәм -белемнәр, фронт тәҗрибәсе аңа иң җаваплы заданиеләрне уңышлы үтәргә ярдәм иттеләр.

Немецларны Сталинград янында тар-мар иткәннән соң, совет гаскәрләренең һөҗүме вакытында саперлар күп кенә елгаларда кичү урыннары хәзерләделәр. Сафин үзенең иптәшләре белән Дон, Донең һәм уннарча башка елгалар аша пехота, танк һәм артиллерия частьлары өчен юллар салды. Сержант званиесе алгач, ул батальонның иң алдынгы отделениесе командиры булды.

1943 елның сентябрендә совет гаскәрләре Днепрга килеп җиткәч, Сафин үз участокларында понтонга җитмеш солдат утыртып беренче булып елга аша рейска китте. Дошман шунда ук десантка ут ачты. Берничә сапер һәм укчы үтерелде һәм яраланды. Ләкин сержант каушап калмады, елганы кичүен дәвам иттерде.

— Шәбрәк ишегез! — дип команда бирде ул исән калган сугышчыларга; һәм станоклы пулеметтан, автоматлардан гитлерчыларга ут ачарга боерды. Алар атыша-атыша яр буена барып җиттеләр.

Сугышчыларны коры җиргә төшерү дә дошманның көчле уты астында барды. Укчылар, һәрбер яшеренерлек урынны файдаланып, тиз генә окоплар казып, кечкенә генә плацдармда ныгып урнаштылар.

Фашистлар ыргыткан гранаталар, елгага кадәр килеп җитеп, понтонны тиштеләр. Ләкин Сафин понтондагы тишекләрне томалый-томалый, кичекмәстән яңа рейска китте һәм озакламый иптәшләренә ярдәмгә ашыккан укчыларның яңа группасын төяп, яңадан кыен юлга чыкты... Елганы башка понтоннар да кичә башлады. Бер рейс артыннан икенчесе кабатланып торды. Ял итмичә, минут саен суга бату һәм һәлак булу куркынычына карамастан, сержант үз сугышчылары белән бергә көнбатыш ярга унсигез тапкыр чыкты һәм анда берничә пехота подразделениесен күчерде.

Уң як ярга гаскәрләр ташу икенче көнне дә дәвем итте. Ләкин Нәкыйп командасы икенче көнне беренче рейста ук уңышсызлыкка очрады. Немецлар елганы кичү районына минометлардан һәм артиллериядән көчле ут ачтылар. Мина понтонның алгы өлешен тиште, һәм ул бата башлады. Ләкин сержант югалып калмады, зур көч куеп булса да, укчыларны һәм йөкне уң як ярга илтеп җиткерде.

Понтон сафтан чыккач, Сафин расчеты паромга күчте. Өч көн һәм өч төн буена аның расчеты Днепр аша танклар, орудиеләр һәм пехота ташыды. Дошман елга өстенә берөзлексез миналар, снарядлар һәм бомбалар яудырып торды, ләкин елганың уң як ярында сугышучы безнең частьларның көче артканнан-арта барды.

Фашист самолетлары бу район өстендә еш очтылар. 7 Октябрьда буксирлаучы катер дошман бомбасыннан зарарланды, һәм паром берничә җирдән тишелде. Агым аларны түбән таба алып китә башлады. Бу хәлдән кискен чаралар гына коткарып кала ала иде. Сафин приказы буенча, артиллеристлар һәм укчылар ишкәкләргә тотындылар, сержант үзе саперлар белән бергә паромны төзәтергә кереште. Паромга су керү туктатылды, һәм сугышчыларның яңа отряды исән-сау килеш уң як ярга барып җитте. Плацдармда сугышлар төгәлләнгәнгә кадәр, паром Днепрның бер як ярыннан икенчесенә йөрүен дәвам иттерде. Яр буенда сугышкан солдатлар кебек үк, Сафин да һәр рейсы белән гитлерчыларга җимергеч ударлар ясады.

Командование кыю понтонерның батырлыгына югары бәя бирде, һәм аның исеме Днепрны кичүдә катнашкан башка геройларның исемнәре белән янәшә язылды. Тыйнак сержант, күкрәгенә Алтын йолдыз тагып, көнбатышка бару юлында соңгы рубежларга кадәр безнең гаскәрләргә су киртәләрен сугышып кичүдә ярдәм күрсәтте.