Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

САФРОНОВ ПЕТР СЕРГЕЕВИЧ

Генерал Кирсанов дивизиясенең дошманны Чернигов янында җиңү белән рухланган гвардияче-укчылары Днепрга якынлаштылар. Десна елгасында дошман оборонасын өзгән һәм Чернигов шәһәрен азат иткән өчен командование дивизиягә рәхмәт белдерде һәм аңа Чернигов дивизиясе исемен бирде.

Гвардиячеләр чигенүче фашистларны берничә көн эзәрлекләп бардылар. Чернигов янында тар-мар ителгән немец гаскәрләре арадагы рубежларда тукмалып калырга маташтылар, ләкин бу аларга берни дә бирмәде. Ахырда алар совет частьларының басымы астында Днепрга чигенделәр. Алар бу киң елганың аръягында ныгып, шунда тукталып калырга өмет багладылар.

Дивизия частьлары Днепр буена 27 сентябрьдә Мысы авылы яныннан килеп чыктылар. Подразделениелар яр буендагы куаклыкларда урнашкач:

- Бер генә тапкыр да атмаска! Үзебезнең монда икәнлегебезне сиздермәскә! — дигән катгый боерык бирелде.

Яр буена, елганы кичү урыны сайлау өчен, яшерен рәвештә офицерлар һәм аргы яктагы немецларның барлык хәрәкәтләрен күзәтүче разведчиклар гына чыктылар.

Елганы кичүгә хәзерлек көн буе барды. Разведчиклар тапкан көймәләр ремонтланды, саллар ясалды. Подразделениеләрдә беренче булып елганы кичәргә һәм аргы ярда ныгып урнашып, төп көчләрнең кичүен тәэмин итәргә тиешле штурм группалары әзерләнде.

Днепрга беренче булып чыккан полкның 28 сентябрьгә каршы төндә алгы штурм группасына рота парторгы сержант Акан Курманов җитәкчелек итте. Бу группага коммунистлар һәм комсосолецлардан рота комсоргы Георгий Масляков, пулеметчы сержант Иван Болодурин, ефрейтор Русаков, рядовой Голоднов керде. Штурм группасына билгеләнгән 9 кыю кеше арасында унсигез яшьлек Бондюг комсомолецы ефрейтор Петр Сафронов та бар иде.

Петр Сафронов, Бондюг химия заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбен бетергәннән соң, армиягә алынганчы завод цехларының берсендә слесарь булып бер ел гына эшләп калды. Ул, бай сугышчан традицияләре булган гвардияче частька килгәч, барлык эшләрдә дә үзенең иптәшләреннән — Сталинград сугышы ветераннарыннан һәм Орелны азат итүчеләрдән калышмаска тырышты.

....Көзге яңгырлы төн үтеп, юеш, сүрән генә таң атып килгәндә, батальон командиры капитан Тарнопольский десантчыларга уңыш теләп:

— Яр буена, көймәләргә! — дип боерык бирде.

Станоклы пулемет алып, сугышчылар көймәгә утырдылар, һәм ул яр буеннан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте. Яңгыр һәм иртәнге томан пәрдәсе көймәне немец күзәтүчеләреннән яшерде. Шулай да көнбатыш ярга барып җитәргә дүрт йөз метрлап ара калгач, гитлерчылар, елгадагы көймәне күреп, куәтле мылтык-пулемет һәм миномет уты ачтылар. Аннары алар яр буена орудиеләрен чыгардылар.

Полк артиллеристлары һәм пулеметчылары, немецларның ут нокталарын прицелга алып, десантчыларга ярдәмгә килделәр. Бу җавап уты көймәдәге сугышчыларны дошман утыннан һәм Днепр дулкыннарында һәлак булудан саклап калды.

Көймә ярга килеп төртелү белән үк, гвардиячеләр бик тиз җиргә төштеләр һәм пулеметны өстерәп, кыска-кыска йөгерешләр ясап, яр буеннан ераклаштылар. Дошман оборонасының төп линиясе Днепрдан 500—600 метр ераклыктагы биеклектән үтә иде. Ләкин немецларның елгага якынрак чыгарылган орудиеләре һәм саклау постларының пулеметлары десантчыларны алга җибәрмәде. Курманов:

- Минем арттан! — дип команда биреп, группаны куаклык каплаган балка буйлап алып китте. Шул балкадан алар дошман орудиесе позициясен читләтеп үттеләр һәм аны тылдан атакаладылар. Артиллеристларын гранаталар белән дөмектергәч, алар ул орудиене дошман траншеяларына таба борып окоп -казып урнаштылар.

Немецлар часте командиры, яр буена төшкән совет сугышчыларын бер удар белән бетерергә ниятләп, автоматчылар ротасын атакага ташлады. Сугышчылар белән орудие янына баскан Курманов фашистларга туп-туры төзәп атып кырды, Болодурин дошманны пулеметтан атып дөмектерде, башкалар фрицларга автоматлардан аттылар, гранаталар ыргыттылар. Немецлар, күп кешеләрен югалтсалар да, гвардиячеләр өстенә ыргылуларын кабатлап тордылар, әмма алар һичбер уңышка ирешә алмадылар.

Сугыш озак дәвам итте. Штурм группасындагыларның һәммәсе дә диярлек яраланган булсалар да, сугышудан туктамадылар. Болодуринның пулеметы һәм батыр комсорг Масляковның автоматы тынып калды, сержант Курманов орудие янында ауды. Ләкин һәлак 'булганнар урынына аларның иптәшләре бастылар, һәм сугыш дәвам итте.

Курманов һәлак булгач, Сафронов, исән калган сугышчыларга җитәкчелек итүне үз өстенә алып, яр буенда яулаот алынган участокны гвардиячеләрнең яңа отр,ядлары Днепр аша кичкәнгә кадәр саклады. Немецлар елгадан еракка алып ташлангач, полк командиры, десантчылар оборона тоткан урынга килеп, исән калган һәм үлгән сугышчыларның барысына да мөрәҗәгать итеп:

- Рәхмәт, геройлар! Сезнең батырлыгыгыз полкка җиңү юлы ачты,— диде.

1944 елның 15 январенда Сафроновка Советлар Союзы Герое дигән, исем бирелде.