Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СОКОЛОВ ЛЕОНИД МИХАЙЛОВИЧ

Очучы-истребитель Соколов фронтка сугышның икенче кышында килде. Сугышчан юлын аңа Идел буенда, немецларның камалуда калган армиясе үлем газабы чигеп, соңгы көчләрен куеп көрәшкән чакта, башларга туры килде. Соколовның документларыннан часть командиры һавада аның байтак очканын, шактый стажы һәм тәҗрибәсе барлыгын белде.

Леонидның сугышка кадәрге бөтен очу «биографиясе» Казан аэроклубы белән бәйләнгән иде. Балачагыннан ук авиациягә гашыйк булган Соколов, яше җитү белән, аэроклубка моторист бульш эшкә керде һәм озакламый курсант булды. 1937 елны курсларны ул бик яхшы күрсәткечләр белән тәмамлагач, аэроклубта очучы-инструктор булып калды, ә аннан соң звено командиры булып эшләде.

Сугыш башланып киткәч тә, Соколов фронтка китәргә омтылды, .ләкин бу теләгенә ул тик бер елдан соң гына иреште. Фронтка китәр алдыннан, ул, 1942 елның җәендә, запастагы полкка эләкте һәм, анда берничә ай эчендә сугышчан машинаны үзләштергәч, аны хәрәкәттәге армиягә озаттылар.

Идел һәм Дон буйлары далаларында декабрь бураннарына карамастан, каты сугышлар барган һәм камалуга эләккән немец дивизияләренең һәлакәте якынлашкан көннәр иде. Тимер боҗра эчендә калган дошман тозакка эләккән яралы ерткыч шикелле тыпырчынды һәм җирдә дә, күктә дә җиңелүгә дучар булды. Гитлер командованиесе, үз гаскәрләренә ярдәм күрсәтергә маташып, ышанычлы «һава күпере» оештырырга тырышты. Киң дала өстеннән көнен дә, төнен дә авыр йөкләр төялгән «юнкерс»лар һәм «хейнкель»ләр очтылар. Ләкин юлда аларны совет зениткалары һәм истребительләре ауладылар.

Полкның башка очучылары белән бергә Соколов та дошман самолетларын сагалап, ару-талуны белмичә һавада патруль хезмәтен үтәде. Дошманның транспорт самолетларын һәм бомбардировщикларын аулаганда, ул беренче уңышларга иреште. Ләкин алар аңа җиңел бң-релмәде, ярсулы көрәштә казанылды. Берничә айдан соң командование һәм иптәшләре Соколовны һава сугышы осталарының берсе итеп таныдылар; кырык өченче елның, июлендә ул эскадрилья командиры итеп билгеләнде.

1943 елның җәй айларында, немецлар яңадан һөҗүм итеп маташканда, эскадрильянең яңа командиры үз подразделениесенең уңышын тәэмин итәргә сәләтле булуын күрсәтте. Бу эштә аңа шәхси батырлыгы, самолет йөртүнең югары техникасын белүе һәм яхшы оештыручы сәләтенә ия булуы ярдәм итте. Радио элемтәсен бик яхшы үзләштереп, ул «һава элемтәсе остасы» исемен алды һәм эскадрильянең очышлар һәм һава сугышлары вакытында бердәм хәрәкәт итүенә ирешергә тырышты. Теләсә нинди шартларда Соколовның тавышы очучыларны дәртләндерә, ул куркыныч барлыгы һәм саклану маневры турында кисәтә иде. Курск кырлары, Днепрдагы кичү урыннары һәм Украина далалары күкләрендә Соколов истребительләре үз гаскәрләребезне фашистларның кинәт һөҗүменнән ышанычлы сакладылар. Бу сугышларда полк гвардияче исемен алды. Леонид Соколов эскадрильясе үзен аеруча күрсәтте.

Полк командиры Соколов турында: «Куркусызлык, дошманга нәфрәт, үлемгә җирәнеп карау, Ватан хакына героизм—иптәш Соколовка хас булган сыйфатлар менә шулар. Шәхси үрнәге белән ул үз кул астындагы кешеләрдә дә шул сыйфатларны көндәлек хәрби тормышта тәрбияли»,— дип язды.

Бомбардировщиклар һәм штурмовиклар отрядлары немец позицияләренә һөҗүм иткәндә, эскадрилья аларны уңышлы озата барды һәм үз пехотабызны дошман авиациясе һөҗүменнән саклады. Соколов еш кына иптәшләреннән кем белән булса да парлап фашистлар тылына разведкага яки төрле «күк кунакларын»: дошманның бомбардировщикларын, элемтә һәм транспорт самолетларын эзләп ирекле ауга очты.

Сугыш елларында үзе катнашырга туры килгән 62 һава сугышыннан Леонид Михайлович гвардияче полкның тарихында истәлекле булган бер вакыйганы әле дә онытмый.

Ул көнне Соколов алты самолетка җитәкчелек итеп аэродромнан күтәрелде һәм алгы линиядә урнашкан частьларны һава куркынычыннан саклап патруль хезмәтен башкарды. Шактый вакыт күктә хәвеф-хәтәр булмады, әмма озакламый җирдән:

- Игътибар итегез! Фронт сызыгына фашист бомбардировщиклары якынлашып килә. Атакалагыз! — дигән команда ишетелде.

Немецлар болытларга яшеренеп киләләр иде, ләкин истребительләр аларны бик тиз күрделәр. Дошман самолетлары бик күп иде. Соколовка моңа кадәр һавада бу кадәр күп дошман самолетларын беркайчан да очратырга туры килгәне юк иде әле. «Алар ничәү соң?»— дип уйлады ул, сугышка хәзерләнеп. Бу сорауга җавап биргәндәй, җирдәге күзәтче:

- Дошман самолетлары йөздән дә ким түгел,— дип белдерде. Соколов аңа:

-Атакага барабыз! — дип җавап кайтарды һәм очучыларга, немец истребительләре строе аша үтеп, «юн!керс»ларның алдан килүче отрядына якынлашырга приказ бирде. Максат бик гади: дошман бомбардировщикларының строен бозып, аларга коры җир частьларын бомбага тотарга мөмкинлек бирмәү иде. Кыска, ләкин бик каты сугыш башланып китте. Соколов беренче булып унсигез «юнкерс»тан торган отрядның алдагы машинасын атакалады. Фашист кырыйга тайпылырга тырышты, ләкин снарядлар самолетның арткы өлешен чәрдәкләделәр, һәм ул ялкынга чорналып кисәкләргә таркалды. Аның артыннан тагын берничә самолет җиргә мәтәлде: гвардиячеләр сугышта командирларыннан калышмадылар.

Немец истребительләре, үз бомбардировщикларын сакларга тырышып, совет самолетларының һәрберсенә икешәрләп, дүртәрләп ташландылар, ләкин гвардиячеләр, аларның атакаларын оста кире кагып, «юнкерс»ларга кат-кат һөҗүм иттеләр. Кыска гына бу сугышта дошманның җиде бомбардировщигы бәреп төшерелде, калганнары, ашыгыч һәм тәртипсез рәвештә бомбаларын ташлап, тизрәк кире киттеләр.

Соколов җитәкчелегендәге очучыларга ярдәмгә кичекмәстән полкташлары күтәрелде һәм сугыш совет очучылары өчен югалтуларсыз төгәлләнде. Үзенең сугышчан очышларына йомгакны майор Соколов Берлинда ясады һәм шунда ул иң югары бүләккә тәкъдим ителде, һава сугышларында ул дошманның 17 самолетын бәреп төшерде. Аннан тыш, ул җитәкчелек иткән эскадрилья очучылары һава сугышларында дошманның 45 самолетын юк иттеләр.