Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СОКОЛОВ СЕРГЕЙ НИКОЛАЕВИЧ

Сугышның иң авыр чорында, гитлерчы илбасарлар Мәскәү янында торган һәм Иделгә ыргылган чакта, фронттан килгән күңелсез сводкалар һәм хәбәрләр араськнда совет самолетларының Германиянең хәрби-промышленность һәм административ үзәкләренә һөҗүм ясаулары турындагы кыска гына хәбәрләр дә була иде.

Еракка хәрәкәт итүче авиация частьлары очучылары безнең гаскәрләрнең уңышсызлыкка очраулары һәм чигенүләре вакытында дошманның үз территориясендә кыйнау бәхетенә ирешкән бердәнбер кешеләр булдылар.

С. Н. Соколов шундый күп кенә очышларның герое иде. Бөтен сугыш елларын ул еракка хәрәкәт итә торган авиация полкында үткәрде, башта эскадрилья комиссары, аннары полк командирының политик эшләр буенча урынбасары булып хезмәт итте.

Полк, еракка хәрәкәт итә торган башка частьларныкы кебек үк, оккупацияләнгән совет районнарындагы, фашизмның үз оясы — Гитлер Германиясендәге һәм аның союзниклары территориясендәге, тирән тылдагы объектларда эш итте. Бомбардировщиклар шулай ук илбасарлар һөҗүменең төп юнәлешләрендә дә дошманга каты ударлар ясадылар.

Мәскәү өчен барган сугышларда Соколов эскадрильясе очучылары немец армияләре тылына уннарча налетлар ясадылар. Төннәрен һәм теләсә нинди һава шартларында самолетлар, авыр йөк белән аэродромнан күтәрелеп, куркынычлы рейска китәләр иде. Алар юлларда, туплану урыннарында фашистлар өстенә барып чыгалар һәм аларнын резервларына йөзләрчә тонна бомба ташлыйлар иде. Соколов самолеты һәрвакыт эскадрилья сафында һәм күбесенчә эскадрилья башында була иде.

1942 елның яз һәм җәй айларында Соколов сугышчан иптәшләре белән бергә Көнчыгыш Пруссиядәге Алленбург һәм Инстербург шәһәрләренә беренче очышларда катнашты.

Дошманның тирән тылларын көчле һава оборонасы саклый иде. Ләкин бомбардировщиклар теләсә нинди шартларда да билгеләнгән объектларны бомбага тоттылар. Немец шәһәрләренә ясалган налетлар һәрвакыт уңышлы төгәлләнде.

Соколов, эскадрилья командиры белән бергә һәр операциянең нәтиҗәсен җентекләп тикшерә, экипажларның бердәм хәрәкәт итүен тәэмин итәргә, аларның сугышчан осталыгын күтәрергә тырыша иде. Үз кул астындагы очучыларны геройларга тиңләшергә өйрәтүче комиссарның игътибарыннан бер генә эпизод та читтә калмый, һәм ул үзе дә очучыларга батырлык, хәрби осталык үрнәкләре күрсәтә иде.

1942 елның 13 августында Брянскины бомбага тотканда, цель өстенә икенче тапкыр әйләнеп килгәндә, Соколов самолетына дошман зениткасы снаряды тиде. Машинаның һавада соңгы минутларын очуы Соколовка сер түгел иде. Ләкин ул машинасын цель өстенә беренче килгәндә кабынган янгынга таба алып баруын дәвам итте. Түбәнгә соңгы бомбасын ташлагач кына, самолет кайту юлына борылды. Ахырда комиссар, машинаны коткарырга мөмкин булмавын аңлап, экипажга парашютларда сикерергә команда бирде.

Экипаж членнары, Советлар Союзы Герое Покровский бригадасы партизаннары белән очрашканга кадәр, өч тәүлек буена урманда яшеренеп йөрделәр. Берничә көннән соң партизаннар краена очып килгән самолетта, алар үз частьларына, «зур җиргә» кайттылар.

Полк күп айларын Дон һәм Идел буйларындагы сугыш районнарында үткәрде. «Илюшин-4» бомбардировщиклары отрядлары күперләрне, тимер юл станцияләрен, Сталинград, Дондагы Ростов яннарында дошман ныгытмаларын һәм гаскәрләрен бомбага тоттылар.

1943 елның 15 апреленә каршы төндә ул вакытта инде гвардияче исемен алган полк эскадрильяләре яңадан ерак рейска, Германиягә очтылар. Бу юлы аларның целе Данциг, аның диңгез порты һәм эре заводлары булды.

Очу авыр шартларда барды. Бөтен маршрутта диярлек күп катлы болытлар, көчле кар полосалары аша очарга туры килде. Бомбардировщиклар, болытлар арасыннан барып, еш кына очу биеклекләрен алыштырдылар. Очучыларга һәм штурманнарга, самолетларны цель өстенә дөрес алып бару өчен, 'Приборларны җентекләп күзәтергә, тизлек һәм вакыт расчетлары алып барырга туры килде. Ниһаять, күп сәгатькә сузылган ялыктыргыч маршруттан соң штурман Соколовка: - Данцигка якынлашып киләбез. Курс үзгәрмәгән,— дип хәбәр итте. Чыннан да, озакламый шәһәр күренә башлады. Бу районда болытлар бераз тарала төшкән иде, һәм очучылар югарыдан квартал маcсивларын, диңгезне, Висла елгасын аермачык күрделәр.

Гвардиячеләрне дошманның төнге истребительләре каршылады, «ил»лар аларның атакасын тыгыз сафка тупланып кире кактылар. Күкне прожекторлар айкый башлады, зениткалар телгә килде, пулеметлар яктырта торган пулялар белән ут ачтылар. Ләкин очучылар, оста маневр ясап, бу ут стенасын үттеләр һәм йөкләрен тиешле урыннарга төгәл ташладылар.

Соколов эскадрильясе шәһәргә алгы отрядта якынлашты. Бомбаларны ташлаганнан соң, ул группа экипажларының эшен күзәтте. Авыр фугас бомбалары шартлавы биналарны ватты, бөтен җирдә ут һәм төтен баганасы күтәрелде...

Гвардиячеләрнең хәрәкәте турында матбугатта игълан ителгән хәбәрдә берничә сүз белән: «15 апрельгә каршы төндә совет самолетлары, Данцигка һәм Кенигсбергка һөҗүм ясап, ул шәһәрләрнең хәрби промышленность объектларын бомбага тоттылар. Бомбага тоту нәтиҗәсендә Данцшта күп урыннарда янгыннар чыкты һәм көчле шартлаулар булды... Безнең самолетлар барысы да үз базаларына кайттылар»,— диелгән иде.

Бу истәлекле очыштан соң Сергей Николаевичның сугышчан тормышында әһәмиятле вакыйга булды: ул полк командирының политик эшләр буенча урынбасары итеп билгеләнде.

Офицер-коммунист яңа эшкә билгеләнүне, партия тапшыруларын һәрвакыт төгәл үтәргә өйрәнгән кебек үк, зур җаваплылык белән каршылады. 1930 елны, әле яшь егет чагында ук, аңа беренче шундый задание бирелә: аны удар комсомол төзелеше — Казан электр станциясен салырга җибәрәләр. Ул яхшы эшли һәм бер үк вакытта рабфакта укый, Казан авиация институтына керү турында хыяллана. Авиациягә инженерлар, бигрәк тә очучылар кирәк була. 1935 елны III курс студенты комсомол путевкасы белән хәрби очучылар мәктәбе курсанты иде инде.

Бу мәктәине тәмамлаганнан соң яшь очучыны эскадрилья комиссарының комсомол эше буенча ярдәмчесе итеп билгеләделәр һәм шул чактан башлап аның хәрби хезмәте авиация частьларында политик эштә үтте.

Полк командиры урынбасары постында С. Н. Соколов элек эскад-рильядәге кебек зур абруй казанды. Аның турында полк комаадиры гвардия полковнигы Глазков: «Иптәш Соколов партия һәм комсомол оешмаларына сугышчан заданиеләрне үтәүгә оста һәм дөрес юнәлеш бирә, хәрби дисциплинаны һәм партия дисциплинасын саклауның үрнәге булып тора. Очу осталыгының әйбәт практигы һәм белгече буларак, ул үз белемен һәм сугышчан тәҗрибәсен очучылар белән уртаклаша, шәхси үрнәге белән очучыларны сугышчан фидакарьлеккә рухландыра, аларда батырлык һәм куркусызлык тәрбияли», — дип язды.

Кырык дүртенче елны совет гаскәрләре киң фронтта һөҗүм башлагач, дошманның ерак базаларына полкның ударлары көчәйгәннән-көчәя -барды. Гвардиячеләр Финляндия башкаласы Хельсинкины дүрт тапкыр, Румыния порты Констанцаны ике тапкыр бомбага тоттылар. Люблин, Галац шәһәрләренә налет ясауда катнаштылар. Алар дошманның якындагы тылларында да уңышлы хәрәкәт иттеләр.

Подполковник Соколов, полк командиры урынбасары буларак, самолет отрядларының очышларына җитәкчелек ,итте. Март башында ул «ил»лар группасы белән Идрица тимер юл узелына бер төндә ике тапкыр налет ясады. Дошман зениткаларының «өчле ут ачуларына карамастан, очучылар үзләренә йөкләнгән бурычны үтәделәр — юлларны, складларны, эшелоннарны җимерделәр.

Берничә көннән соң, Таллинны бомбага тотканда, Соколовмы немец истребителе атакалады. Самолет зарарланды, штурман белән һава укчысы яраланды, ләкин командир, фашист истребителенең һөҗүмен кире кагып, отрядка җитәкчелек итүен дәвам .иттерде. Бомбаларны тиешле урыннарга ташлагач, ул ватык самолетын үз аэродромына алып кайтты.

Минск аэродромына налет ясау Соколов экипажы өчен бик үк уңышлы бетмәде. Бу хәл 3 июльдә булды. Бомбардировщиклар, зада-ниене үтәгәч, дошман зениткалары уты астында кире кайтканда, Соколов машинасының бер моторы сафтан чыкты. Очыш бер мотор белән генә дәвам итте, әмма фронт линиясенә җиткәндә, соңгы мотор да тьшып калды. Самолетны җиргә төшерергә кирәк иде, ләкин аста уңайлы мәйдан юк, тирә-якта урманнар һәм Полесье сазлыклары гына. Соколов тормыш өчен көрәштә соңгы мөмкинлектән файдаланырга карар биреп, үзенең бөтен ихтыярын һәм осталыгын туплап, самолетны җиргә төшерә башлады. Нәтиҗәдә самолет түше белән сазлыкны сөреп керде һәм экипаж исән калды. Экипаж членнары коры җиргә чыккач, командирдан:

— Нишләргә хәзер, иптәш подполковник? — дип сорадылар.
- Дошманның тоташ оборона сызыгы аша без үтә алмабыз, партизаннарны эзләргә кирәк булыр,— Диде аларга Соколов, үзенең партизаннар краенда уздырган көннәрен исенә төшереп.

Дүртенче көнне очучылар җирле халык ярдәмендә «Смерть фа-шизму» отрядын таптылар. Очучылар, партизаннар арасында айга якын булып, аларның гитлерчыларга каршы доходларында һәм сугышларында катнаштылар. Совет гаскәрләре һөҗүмгә күчкәч һәм 28 июльдә партизаннар отряды һөҗүм итүче частьлар белән очрашкач кына, экипаж членнары үз полкларына кире кайттылар. Август урталарында газеталарда еракка хәрәкәт итүче авиация очучылары-ның зур группасына Советлар Союзы Герое исеме бирү турында СССР Верховный Советы Президиумы Указы игълан ителде. Алар арасында подполковник Сергей Николаевич Соколов исеме дә бар иде. Ул вакытка аның счетында 197 сугышчан очыш исәпләнә иде инде. Соңгы очышларын герой Соколов Берлинга ясады.