Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СПИРЬКОВ СТЕПАН ПЕТРОВИЧ

Спас затонының суднолар ремонтлау заводы эшчесе улы Степан Спирьков үзе дә унбер яшьтән шул заводта әтисе белән бергә эшли башлаган кеше. 1926 елда ул Кызыл Армиягә алына. Анда полк мәктәбен тәмамлый, башта взвод командиры ярдәмчесе булып, аннары төрле частьларда, 1930 елдан башлап Беренче татар дивизиясендә рота старшинасы булып хезмәт итә. Армиядә калып, Спирьков бу дивизиядә (соңыннан ул Сиксән алтынчы мотоукчы дивизия итеп үзгәртелә), ун ел эчендә капитан дәрәҗәсенә күтәрелә һәм Финляндия белән сугыш башланган вакытта батальон командиры була.

Финляндиядә Татарстан сугышчыларына дошманга соңгы операция — Выборг операциясендә иң әһәмиятле ударны ясарга туры килде. Аны үткәргән вакытта совет гаскәрләре группасы алдына, шул исәптән 86 нчы дивизия алдына командование гаять җаваплы бурыч — Фин култыгы бозы аша үтеп, төньяк ярга чыгу һәм крепость-шәһәр Выборг-ны тылдан аеру, аны Финляндиянең башкаласы Хельсинки белән бәйли торган юлларны басып алу бурычын куйды. Бу тарихта тиңе булмаган кыен боз походы өчен һәм сугышчыларның күрсәткән батырлык.лары өчен дивизия соңыннан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.

...1940 елның 22 февралендә төн уртасында Спирьков батальоны шолк белән бергә «Серая Лошадь» фортыннан култык бозы өстеннән кыен походка чыкты. Төн давыллы иде. Кар (бураны тирә-яктагы бөтен нәрсәне каплаган һәм егерме метрдан кешене күрергә мөмкин түгел иде. Транспорт һәм артиллерия өчен юл салырга тырышу бернинди дә нәтиҗә бирмәде. Орудиеләрне һәм автомашиналарны солдатларга үзләре җигелеп диярлек өстерәп барырга туры килде.

Интектергеч марш тәүлектән артыкка сузылды. Кар каплаган боз өстенең һәр метрын зур кыенлык белән үтеп, хәлдән тайган солдатлар һәм командирлар һаман алга бардылар. Ниһаять, 23 февраль төнендә полк ярга барып җитте һәм подразделениеләр ялга урнаштылар. Арыган сугышчылар чыршы ботакларыннан ясалган «урыннарда» йоклап китүгә, һава тагын да салкыная төште.

Яр буйлап берничә көн алга үтеп, безнең частьлар финнарның зур булмаган группаларының каршылык күрсәтүләрен җимерә бардылар. Көрт һәм салкыннар белән «сугышу» тагын да кыенрак иде.

Питканиеме борынында полк дошманның куәтле оборонасына очрады. Бу борынны алу бурычы капитан Спирьковның 3 нче батальонына йөкләнде. Шул ук вакытта финнарны Вартинансаари утравыннан да бәреп чыгарырга кирәк иде.

һөҗүм сугышлары кичен башланды. Батальон, кичке караңгылыктан файдаланып, роталарга бүтленде һәм, култык бозындагы ачык урынны югалтусыз үтеп, Питка-ниеме борынының урманлы ярына якынлашты. Утрауда финнарның кечкенә генә группасы оборона тотуы турында разведка хәбәр иткәч, Спирков аны алу өчен көчәйтелгән взвод җибәреп, төп көчләрен Питка-ниемеда урнашкан дошманга каршы туплады.

Ярга -барып җитәргә 250—300 метр ара калгач, батальон көчле ут астына эләкте. Роталар карга ятарга мәҗбүр булдылар һәм җавап уты ачтылар. Озакламый батальон карамагына бирелгән 'батарея да дошманга ут ачты. Ярты сәгать атышканнан соң, дошман тынып калды. Сугышчылар, кыска йөгерешләр ясап, яңадан ярга якынлаша башладылар, ләкин дошман яңадан ут ачкач, тагын тукталдылар. Батальонда югалтулар артканнан-арта барды.

- Таң аткач, кар өстендә һәммәбезне дә кырып бетерәчәкләр. Корылу юлы тик алда гына, — диде Спирьков батальон комиссары Доденкога.
- Әйе, бу бердәнбер юл, — дип килеште аның белән комиссар. Яңа атака вакытында Спирьков командиры яраланган бер ротага үзе җитәкчелек итте, ә икенче ротаны атакага комиссар алып барды. Дошман, аңына килеп, «барлык коралларыннан совет сугышчыларына ут ачканчы, батальон «ура» кычкырып ярга чыкты. Финнар, кул сугышына керешеп тормыйча, ныгытмаларын калдырдылар. Таң атканда батальон инде Питка-ниеме борынын алган һәм урманга кереп яшеренгән иде.

Өстәмә көчләр алгач, дошман югалткан позицияләрен кире кайтару өчен, совет сугышчыларына өч яктан һөҗүм итте. һавада фин самолетлары күренде. Аларның берсе пулеметтан атып бәреп төшерелде Аңа алмашка тагын өч самолет килде. Батальон, кыю атака ясап, ярым камау боҗрасын өзгәч, финнар чигенергә мәҗбүр булдылар. Тар-мар ителгән дошманны эзәрлекләүне агач башларындагы «күкеләр» белән көрәш тоткарлады. Шуңа күрә бөтен урманны җентекләп тазартырга туры килде.

Яр буеннан эчкә таба кергән саен, дошманның каршылык күрсәтүе артканнан-арта барды. Скиппари авылы өчен полк берничә көн сугышты. 8 мартта батальон бу авыл янында дзотлардан атылган көчле ут астына эләкте һәм чигенергә мәҗбүр -булды. Уңышсызлыктан соң батальон яңа штурмга төн буе хәзерләнде. Политрук урынбасары Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге разведчиклар, төнге караңгылыктан файдаланып, дошман дзотларын чолгап алып юк иттеләр. һөҗүм бер сәгатьлек артиллерия хәзерлегеннән соң, ир тә таңда башланды. Дзотларын югалту финнарның оборонасын йомшартты. Бу юлы роталар Скиппарига бәреп керделәр һәм урам сугышлары башлап җибәрделәр. Спирьков:

— һәр ишек алдын, һәр йортны тикшереп чыгарга! — дигән приказ биргәч, сугышчылар фин укчыларын һәм пулеметчыларын барлык яшеренү урыннарыннан бәреп чыгардылар. Төш алдыннан авыл алынды.

Икенче көнне батальон, артиллерия булышлыгында, Выборг-Хельсинки юлына чыкканда, финнарның соңгы терәк пункты булган Вила-йоки авылы өчен сугышты. Алдагы рота белән бергә капитан Спирьков авылның көнчыгыш кырыена барып җитте һәм шуннан сугышка җитәкчелек итә башлады. Кинәт фин артиллеристлары безнең сугышчылар өстенә ут ачтылар. Капитан каты яраланып егылды. Батальонга җитәкчелек итүне комиссар үз өстенә алды. Дивизия частьлары куелган бурычны үтәделәр. Алар, Вила-йоки авылын алгач, фин гаскәрләренең тылына чыктылар. Үз алларында торган бурычны бик яхшы үтәгән һәм батырлык күрсәткән өчен берләшмәнең бер группа сугышчысына һәм командирына, шул исәптән капитан Спирьков белән батальон комиссары Доценкога да Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Озак дәваланганнан соң Степан Петрович Спирьков армия сафларына яңадан кайтты. Ватан сугышы елларында ул Казан шәһәре хәрби коменданты булып эшләде.