Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

СУДНИШНИКОВ МИХАИЛ ВЛАДИМИРОВИЧ

Лейтенант Суднишников частька Ленинград зенит артиллериясе училищесын тәмамлаганнан соң, сугыш башланыр алдыннан гына килде, Михаилга, взвод кабул итүенә берничә көн үткәч тә, фашист самолетларының тыныч совет шәһәрләренә һәм сугышка барган совет гаскәрләренә налетларын кире кагарга туры килде. Ул, коры жир частьларын һава ударларыннан саклап, Брянскины обороналауда һәм Елең өчен сугышларда катнашты. Ләкин бер елдан соң, Михаил үзенең зениткаларыннан аерылды, аны укчы батальон командиры итеп билгеләделәр. Ул шул батальоны белән төрле фронтларда булды һәм Берлинга барып җитте.

1944 елның июлендә Суднишников хезмәт итк.эн укчы дивизия Ковельдан көньяктарак чигенүче дошманны эзәрлекләп барды. Сугыша-сугыша илле километрлап ара үткәннән соң, частьлар немецларның ныгытылган яңл рубежы алдында туктап калдылар. Алар аның оборонасын турыдан атакалап өзә алмадылар.

...Кич белән Михаилны полк штабына чакырдылар. Анда корпус командиры аңа:

— Сезгә, капитан, бик җитди бурыч йөкләнә. Аны уңышлы үтәүне тизлек һәм батырлык кына хәл итәчәк, — диде.

Дошманның әле тоташ оборона линиясе төзеп өлгермәвеннән файдаланып, төнлә аның тылына үтеп керергә һәм дивизиянең алга баруына комачаулык ясаган терәк пунктын атакаларга кирәк иде.

Суднишников үз батальонын һич сиздермичә немец оборонасындагы өзек урын аша тылга алып керде һәм иртә белән аның позициясен атакалады. Искәрмәстән ясалган удар нәтиҗәсендә дошман оборонасы өзелде. Батальон үзенең бер кешесен дә югалтмыйча, бик күп оккупантларны юк итте һәм 150 гитлерчыны пленга алды.

Совет гаскәрләренең июль һөҗүме уңышлы җәелде. Илбасарлар Белоруссия җиреннән тулысынча куылгач, сугышлар Польша территориясенә күчте. Шундый обстановкада Суднишников батальонына тагын тизлек һәм батырлык таләп итә торган бурыч куелды. Батальон алгы отрядта Висла елгасына чыгып, аны сугышып .кичәргә һәм көнбатыш ярда плацдарм яулап алырга тиеш иде. Укчылар бу рейдка үзйөрешле артиллерия установкаларына утырып десант сыйфатында бардылар.

29 июльдә батальон армиядә беренче булып Вислага килеп чыкты. Батальонның елга аша кичү әйберләре юк иде, аларны урында эзләп табарга кирәк булды. Немец артиллериясе белән сугышка керешкән үзйөрешле орудиеләр каплавы астында, сугышчылар елга буеннан көймәләр, бүрәнәләр һәм башка материаллар эзләргә керештеләр. Озакламый бөтен кирәкле нәрсәләр табылды.

Немецлар алар төялгән көймәләрне, салларны көчле ут белән каршыладылар. Ләкин үзйөрешле орудиеләр, еш бирелгән залплары белән десантка булышлык күрсәтеп, дошман өстенә ут яудырдылар. Десант төшерү уңышлы үтте. Каршы як ярга беренче булып килеп төшкән сугышчыларның зур булмаган группалары үзләре яулап алган тар гына плацдармда нык урнаштылар; аннан соң батальонның елга аша кичәргә өлгергән төп көчләре, гитлерчыларны ярдан эчкәрәк алып ташлап, плацдармны киңәйттеләр.

Батальон көнбатыш ярда плацдармны ике көн буе саклады. Сугышчылар җирне тирән казып урнашып, фашистларның югалган позицияләрен кире алырга маташкан барлык контратакаларын кире кайтардылар. Икенче көн ахырында Висла буена полклар килеп җитеп, елга аша кичә башладылар. Дивизия сугышлардан озак вакытлар чыкмады, һәм Суднишников батальоны элеккечә үк аның авангардында булды.

Германиядә чакта Михаил Бондюгтан туганы Борисның һәлак булуы турында кайгылы хәбәр алды. Бу хәбәрне аңа әтисе язган иде. Нәселдән килгән Бондюг химия заводы эшчесе Владимир Федорович Суднишниковның семьясы зур һәм тату иде. Ул дүрт ул үстерде, әмма аларның икесе юк иде инде: өлкән улы Леонид Курск янында һәлак булды, ә Борисның гомерен дошман пулясы Германиядә чикләде. Михаилга әтисе: «Гитлерчыларны тизрәк бетерегез, алар синең туганнарыңның канын эчтеләр», — дип язды.

Кайгылы хә'бәр Михаилның фашистларга нәфрәтен тагын да көчәйтте. Немецларның соңгы ныгытмаларын штурмлаганда, ул: «Үч алу сәгатенең ахыры якынлаша», — дип уйлады. Биредә Михаил, һәлакәт сәгате якынлашкач, дошманның мәкерле булуы өстенә куркак та икәнен күрде. Ул энесе Владимирның да хәзер «Гитлер капут!» дип кычкыручы кыйналып бетмәгән фашистларның берсе кулыннан тыныч көннәрдә һәлак булып, семьяга тагын кайгы китерәчәге турында ул чакта уена да китермәде.

Берлин янында комбат батырларча сугышты. Дивизия командиры яшь офицерның хезмәтләренә характеристика биреп, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирүгә тәкъдим иткәндә: «Берлинның көньяк-көнчыгышында дошман группировкасын юк итү сугышларында майор Суднишников гадәттән тыш батырлык һәм батальонны иң катлаулы шартларда да җитәкли белү осталыгы күрсәтте», — дип язды.

Берлинны камау боҗрасын кысып килүче совет гаскәрләре юлында һәр ягыннан ныгытылган Арсендорф авылы очрады. 27 апрельдә Суднишников сугышчылары бу авылга беренче булып бәреп керделәр һәм аны обороналаучы гарнизонның зур өлешен юк иттеләр һәм пленга алдылар. Шул ук көнне батальон танкларга утырып немец оборонасының тылына кереп китте. Танклар һәм десантчыларның бергәләп ясаган ударлары гитлерчыларның каршылык күрсәтү узелларын җимерде. Зур булмаган, ләкин бик каты ныгытылган биеклеккә җиткәч, һөҗүм тоткарланды. Биеклек итәге буйлап траншея линияләре, тимер чыбык киртәләре сузылган, ә өстә гөмбәләр шикелле дзотлар каралып күренә иде. Куәтле, һәлак иткеч ут танкистларны һәм пехотачыларны берничә тапкыр туктарга мәҗбүр итте. Роталарның сафлары сирәкләнде, һәм озакламый яңа атака ясау өчен көч җитмәү куркынычы якынлашты. Моны күргән Михаил, ышыкланган урыныннан сикереп чыгып, биеклеккә ташланды. Солдатлар командирның:

— Алга! Җиңү безнең янәшәдә! — дигән сүзләрен ишеттеләр.

Менә Суднишников бер төркем сугышчылар белән дошманның биеклектәге траншеяларына бәреп керде. Немецлар, әһәмиятле позицияләрен югалткач, көчле артиллерия уты яудыра башладылар. Биеклек итәгеннән эсэсчылар «фердинанд»лар каплавы астында контратакага ташландылар. Ләкин атакалаучы фашистлар дулкыны биеклек итәгенә дүрт тапкыр күтәрелеп, һәр тапкырында да түбәнгә тәгәрәделәр. Дивизиянең батальонга ярдәмгә килеп җиткән частьлары дошманны биеклек тирәсеннән бөтенләйгә алып ташладылар. Эльбага бару юлы ачылды.