Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ШАБАЛИН БОРИС СЕРГЕЕВИЧ

1942 елны, фашист ордалары көнчыгышка ыргылганда, лейтенант Шабалин немец удар дивизияләренең юлын киртәләүчеләр арасында иде. Ул хезмәт иткән танк бригадасы ул чакта икешәр-өчәр тәүлек сугыштан чыкмады.

Шундый сугышларның берсендә, немецларның кырык танкысының ударына каршы торганда, Шабалин взводы машинасыз калды. Шулай да сугышчылар рубежны саклауны дәвам иттерделәр. Дошман атакасы кире кагылгач, лейтенантны часть штабына чакырдылар һәм заводка яңа танклар алырга җибәрделәр. Танкистлар заводта әле буяулары да кибәргә өлгермәгән яңа машиналар күрделәр. Фронтовиклар бу сугышчан машиналарның нинди героик хезмәт бәрабәренә төзелүләрен, күбесе хатын-кызлардан һәм яшүсмерләрдән торган эшчеләрнең армиягә куәтле техника бирү өчен көчләрен кызганмый эшләүләрен күрделәр.

- Күр, фронттагыча эшлибез,— диде лейтенантка карт маст р.— Син үзең кай якныкы соң, егет?

Сугышка кадәр Татарстанда укытучы идем, аннары Казанда танк училищесын тәмамладым,— диде аңа Борис.
— Синең якташларың турында ишеткәнем бар. Алар да хәзер безнең кебек үк сугыш өчен, каһәр төшкән фашистларны сез тизрәк туктатып тар-мар итсен өчен эшлиләр.
Танкистларны фронтка озату алдыннан заводта митинг булды. Анда чыгыш ясап, Шабалин эшчеләргә:
— Идел буенда без дошманны үз-үзебезне аямыйча кыйнадык, җиңүгә ирешкәнгә кадәр шулай сугышырбыз. Сез ясаган машиналарны кабул итеп алып, без сезгә дошманны туган җиребездән куып чыгарырга ант итәбез!—диде.

Тыл хезмәт ияләренә биргән бу антын Борис беркайчан да онытмады. Ул аны Курск дугасындагы Прохоровка янында да, Украинада Кировоград янында да гитлерчыларның танк атакаларын кире кайтарганда һәрвакыт исендә тотты. Ул, Белоруссиядә һәм Бал-тик буенда да шул антны йөрәк түрендә саклап, фашистларны кыйнады.

1944 елның Октябренда безнең танк частьлары Балтик диңгезе ярларына чыкканда, яшь офицер аеруча зур батырлык күрсәтте. Танкистлар илбасарларга чигенү юлын кисәргә барган ул көннәрдә, өлкән лейтенант Шабалинның җиде машинадан торган танк ротасы, разведкада булып, дошман тылына үтел керде. Анда ул, немецларның зур отрядларына һәм гарнизоннарына һөҗүмнәр ясап, алар арасында паника тудырды. Рота, бригададан алга китеп, танклары өстендәге автоматчылар десанты белән беренче булып диңгез буендагы Паланга шәһәренә барып чыкты.

Безнең гаскәрләр диңгез буена якынлаша барган саен, дошманның каршылык күрсәтүе көчәйде. Ләкин танкистлар, аның юлда очраган заслоннарын юк итеп, алга баруларын дәвам иттеләр.

Шәһәргә барып җитәргә ерак калмаган иде инде. Әмма рота урман читендә биш «тигр» һәм «пантера»дан торган тагын бер засаданы очратты. Яшеренгән немецларлы танкистлар читләтеп үттеләр һәм алар өстенә кинәт ике яктан ут ачтылар. Фашистлар, бер машиналарын югалткач, ашыгып кире чигенделәр.

һөҗүмне дәвам итәр алдыннан, Шабалин өлкән лейтенант Писку-нов җитәкчелегендә алга разведка җибәрде. Разведчиклар, Паланганың читенә үтеп кереп, җирле халыктан дошманның көчләре һәм алар кайда урнашканлыгы турында белделәр. Немецлар гарнизоны егерме өч танктан һәм ике йөзгә якын солдаттан тора иде. «Егерме өчкә каршы җиде. Кыен булачак... Әмма диңгез якын һәм аңа ничек кенә булса да үтәргә кирәк»,— дип уйлады командир, сугышка хәзерләнеп.

Төнлә совет танклары төрле участокларда шәһәргә якынлаштылар. Немецлар совет гаскәрләре атакага зур көчләр хәзерлиләр дип уйладылар. Иртә белән җиде танк урнашкан җирләреннән ут ачтылар. Аннары ракета сигналы буенча алар зур тизлектә алга омтылдылар. Дүрт машина фронттан, өч машина флангтан атакалады.

Шәһәр читенә барып керү белән, рота бөтен көчен дошман танкларына юнәлдерде. Командир немец машиналарын, позицияләреннән кузгалырга ирек бирмичә, бер-бер артлы сафтан чыгарды. Шәһәр эченә беренче булып өлкән лейтенант Пискунов машинасы үтте, «Тигр»ларның тупланган урыннарына барып чыгып, ул аларның берсен яндыргач, немец пехотасын атакалады. Рота парторгы Панкратов та дошманның ике танкысын сафтан чыгарды һәм унбиш гитлерчыны юк итте. Атака башланганнан соң ике сәгать үтүгә, немецларның 23 танкы-сының барысы да юк ителгән иде инде.

Шабалин ротасы, дошманның соңгы заслонын тар-мар итеп, диңгезгә чьжты. Озакламый герой-разведчиклар үткән юлдан танк частьларының төп көчләре килеп җитте. Дошманның Ригадан Көнчыгыш Пруссиягә диңгез буендагы тар гына полосадан чигенү юлы киселде. 1945 елның 24 мартында Борис Шабалинга Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде.