Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ФАЗЛАЕВ НУРУЛЛА ГАРИФУЛЛА УЛЫ

Татарстанның элекке Чүпрәле районы Мөчәли авылына төрле фронтлардан һәм армияләрдән килә торган бик күп солдат хатлары арасында 1941 елның августында ерак Ирандагы Нурулла Фазлаевтан да хатлар килә башлады.

Мөчәлидә туган Фазлаев сугыш алдыннан Казахстанның Җамбул шәһәрендә яшәде, һәм аны мобилизациянең беренче көннәрендә үк шуннан армиягә алдылар. Совет-Иран договоры нигезендә безнең гаскәрләр Иранга кертелгәч, ул сапер батальоны составында шунда җибәрелде.

Батальон, ике ел буена Иранның көньяк портлары аша союзник-лардан килгән йөкләрне ташуны тәэмин итеп, транспорт магистральләрендә хезмәт итте. Шул вакыт эчендә Нурулла, кече командирлар мәктәбен тәмамлап, отделение командиры булды.

1943 елның июлендә саперлар туган илгә кайту турындагы күптән «өтелгән хәбәрне шатлык белән каршыладылар. Меңнәрчә километр араны узган эшелон аларны Курск янына китереп төшерде. Ул чакта совет гаскәрләре, немецларның озакка сузылган атакаларын кире кагын, үзләре һөҗүмгә күчкәннәр, һәм саперлар аларга юл чистартырга тиешләр иде.

Фазлаев үз отделениесе белән дошман калдырган мина кырлары аша танк, артиллерия һәм укчы частьларга көне-төне куркынычсыз юллар салды. Саперлар мина эзләгечләре белән җирнең һәрбер шикле урынын капшап үттеләр. Алар үз эшләрен анык белеп һәм саклык белән хәрәкәт иттеләр. Чөнки һәртөрле саксыз хәрәкәтнең үлемгә китерәчәге алар өчен сер түгел иде. Берничә көн эчендә отделение ун меңнән артыграк минаны зарарсызландырды.

Курскидан соң һөҗүм итү юлын Фазлаев зур һәм -кечкенә елгалар аша салган кичүләр белән исәпли башлады. Гаскәрләр елгага якынлаша башлау белән, саперлар, алга узып, дошман уты астында күперләр салдылар, сугышчыларны һәм машиналарны понтоннарга төяп каршы як ярга чыгардылар.

Днепрда, совет армияләренең авангардтагы частьлары уңъяк ярга чыкканда, Фазлаев бөтен көчен куеп эшләде. Елганы кичә башлаган төнне генә дә ул каршы я>к ярга берничә пехота подразделениесен чыгарды. Дошман снарядлары һәм миналары ничек кенә күп шартласалар да, аның понтоны бер тапкыр да ярты юлдан кире әйләнеп кайтмады. Пулялар һәм снаряд кыйпылчыклары кыен юлда җиңел судноның резина тышчасын күп тапкырлар тиште, ләкин Фазлаев, тишекләрне тиз генә ямап, яңадан рейска чыкты.

Гаскәрләр Днепрдан соң Припять, Буг, Сан һәм башка елгаларны сугышып кичтеләр. Бу операцияләрдә катнашкан Нурулла елга аркылы кичү мастеры данын казанды. Висла елгасының көнбатыш ярында плацдарм яулап алуны тәэмин иткән өчен, сапер батальоны Сандомир батальоны исемен алды, ә Фазлаев, күп кенә башка иптәшләре кебек үк, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде. Бу — хөкүмәтнең батыр саперга биргән дүртенче бүләге иде.

1 нче Украина фронты гаскәрләре Сандомир плацдармыннан Польшаның эченә үтеп керделәр. Дошманның оборонасын өзгәндә, саперлар немецларның күз алдында мина кырлары аша танкларга юллар арчыдылар. Миналар зарарсызландырылгач, Нурулла, алдагы танкка утырып; танкистларны куркынычсыз юллардан алып барды. Ә Германиядә беркөнне батальон командиры Фазлаевны штабка чакырып алып, аңа командирсыз калган взводны кабул итәргә кушты.

— Бу взводны үз командалыгыңа ал да хәзер үк Одер елгасын кичү урыны хәзерләргә кереш, — дип боерды майор һәм тиешле урынны картадан күрсәтте.
— Елгага кадәр бездән егерме биш километр чамасы барасы бар. Одерга әле моточастьларның алдынгы отрядлары гына чыкты. Сезнең алга катлаулы бурыч куела, — диде Фазлаевка батальон командирының политик урынбасары. — Без сезнең коммунистларыгызга һәм ком-сомолецларыгызга ышанабыз. Үзегезнең взвод командиры гына түгел, рота парторгы икәнлегегезне дә онытмагыз.

Взвод билгеләнгән районга барып җиткәч, Фазлаев елганың боздан тулысынча чистарган булуын күрде. Одерның көнбатыш ярында дотларга урнашкан фашистлар ачык урында күренгән һәр кешегә ут ачканга күрә саперларга эшкә керешмичә төн җиткәнен көтәргә туры килде. Елга аръягында яртылаш баткан пароход артына яшеренгән бронекатерлар да саперлар урнашкан ярны өзлексез рәвештә утка тоттылар.

Төнлә, пехота килеп җиткәндә, саперларның өч понтоны да суда иде инде. Пехота взводларын төяп, алар акрын гына ярдан кузгалып киттеләр. Елганың уртасына кадәр сиздермичә йөзәргә мөмкин булды. Ләкин аннан соң, тирә-якны ракеталар белән яктыртып, фашистлар көчле ут ачтылар. Берничә солдат һәлак булды, әмма яр минут саен якынлашканнан-якынлашты. Нәкъ шул чакта совет артиллериясе, каршы як ярга ут ачып, десантчыларга булышлык күрсәтте һәм немецлар-ның игътибарын берникадәр йомшартты.

Фазлаев понтоны ярга беренче булып барып төртелде. Саперлар укчылар белән бергә яр буендагы ныгытмаларны штурмладылар, немецлар чигенде. Аларның бронекатерлары да елга агымы буйлап түбәнгә таба шылды.

Понтоннар, пехота һәм җиңел орудиеләр ташып, яктырганга кадәр Одерның бер як ярыннан икенчесенә өзлексез йөреп тордылар. Иртә беләнгә елганың дошман кулыннан тартып алынган -көнбатыш участогына фашистларның контратакасын кире кагарга сәләтле частьлар кичкән иде инде. Кичү урынына көндез немец авиациясе килеп чыгып барлык понтоннарны батырды. Фазлаев үзенең иптәшләренә:

- Безнең понтоннар батырылды, әмма кул кушырып утырырга иртә әле, — диде.

Ул полкларда булган барлык мичкәләрне, ә тирә-юньнән бүрәнә һәм такталар җыярга кушты. Тиз арада ышанычлы һәм авыр йөкләр күтәрерлек саллар җыелды һәм, караңгы төшкәч, саперлар аларны аръякка таба алып киттеләр. Шул рәвешчә биш тәүлек дәвам итте. Взвод сугышчылары үзләренең старшиналары җитәкчелегендә плацдарм -киңәйгәнче һәм ныгыганчы кичүдә шулай вахтада тордылар.

Фазлаев һәм аның иптәшләренең юлында Одер соңгы елга түгел иде. Алар уннарча немец елгаларына һәм каналларына күперләр салдылар, Нейсе һәм Шпрее елгаларын кичтеләр. Одер елгасын уңышлы кичкән өчен иң югары бүләккә тәкъдим ителгән Фазлаев Эльба елгасына күкрәгенә Алтын йолдыз тагып килде.