Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ФӘТХУЛЛИН ФӘРИТ МӨХӘММӘТҖАН УЛЫ

Капитан Фәтхуллинның һәм аның эокадрильясенең сугышчан даны Украина күгендә сугышның беренче айларында башланды. Фашист илбасарлары барлык фронтларда көнчыгышка таба хәрәкәт иттеләр, һәр адым аларга кыйммәткә төште, ләкин, кешеләрен һәм техникасын югалтсалар да, алар сугышка яңа резервлар керттеләр һәм һаман алга, Советлар иле эченә -керергә омтылдылар. Сентябрьдә немец армияләре Днепрны үтеп чыктылар. Сугышлар сулъяк ярдагы Украинада барды.

Дошман авиациядә һәм барыннан да бигрәк самолетлар саны ягыннан вакытлыча өстен иде. Шуңа күрә совет командованиесе үзенең авиация частьларының бөтен мөмкинлекләреннән файдаланды. Фәтхуллин эскадрильясенең һәрбер очучы-истребителенә чиктән тыш зур нагрузка туры килде.

— Булмаса булган икән, дошманны сан белән түгел, ә осталык белән кыйнарбыз,— диде капитан, дусларына Суворов кагыйдәсен искә төшереп.

Бу киеренке чорда очучылар көненә икешәр-өчәр сугышчан очыш ясадылар, еш кына төнлә дә очтылар. Алар җирдәге частьларны дошман авиациясеннән сакладылар һәм фашистлар белән һавада бәрелештеләр.

Дошман һөҗүм ижән шартларда, истребительләргә, күбесенчә, аның сугышчыларын туплау урыннарында һәм юлларда штурмлауга очарга, аэродромнарга, елга аша кичү урыннарына удар ясарга туры килде, һәм Фәтхуллинчылар дошман котыла алмаслык штурм ударлары тактикасын бик тиз үзләштерделәр. Эскадрилья дошманның пехотасы, артиллериясе, моточастьлары өчен гаять хәтәр көч булып әверелде. Бервакыт сентябрь башларында дивизия командиры иртән иртүк Фәритне үз янына чакырды.

- Менә бу районга, — дип картадан күрсәтте ул, — разведка мәгълүматларына караганда, немецларның зур колоннасы килә. Сезнең бурыч— ул колоннаның алгы линиягә килеп җитүенә юл куймау.
— Задание үтәлер!—дип кыска гына җавап бирде Фәтхуллин.

Алар фронт сызыгын уңышлы очып үттеләр. Самолетлар түбәнтен генә очып, пехота төялгән машиналар өстенә көтмәгәндә килеп чыктылар. Гитлерчылар үзләренең зенит установкаларыннан ут ачарга да өлгермәделәр, алар өстенә шундук бомбалар яуды. Унлап автомашина яна башлады, колонна сафлары буталды, солдатлар кырга сибелделәр... Самолетлар юл өстеннән тагын берничә тапкыр очып үттеләр һәм пулеметлардан ут яудырдылар.

Эскадрилья 7 сентябрьдә Мироновка авылы янында дошман аэродромына уңышлы һөҗүм ясады. Нәкъ алдан уйлаганча, аэродром зенит артиллериясе белән нык саклана торган булып чыкты. Ләкин командирның алдан билгеләгән планы буенча, очучыларның кайсысы батареяларны тар-мар итәргә, кайсысы очу мәйданын штурмларга тиешлекне һәркайсы беләләр иде.

Акрынлап һаман кими барган зенит уты астында, истребительләр аэродром өстенә өч тапкыр очып килделәр, немец самолетлары торган урыннарга, корылмаларга бомбалар ташладылар, пулеметлардан аттылар. Бөтен аэродромны янгын урап алганын күргәч кенә, Фәтхуллин иптәшләрен кире алып китте, һөҗүм нәтиҗәсендә немецларның ун самолеты юк ителде.

Бу очудан кайткач, капитан үз самолетында ике дистәләп тишек күрде. Бүтән машиналарның бер өлеше тагын да ныграк бозылган иде. Техниклар һәм мотористлар төне буе эшләделәр. Ә иртә белән эскадрилья яңадан тулы составында стартка чыкты. Очучылар ул көнне һавага икешәрләп берничә тапкыр күтәрелделәр. Кичкә таба Фәтхуллин шул төндә мөһим объектны — һөҗүм итүче гитлерчылар өчен бик әһәмиятле булган күперне юк итәргә приказ алды.

Заданиене үтәргә командир җитәкчелегендә дүрт самолет китте. Сентябрь төне дөм-караңгы булуга карамастан, капитан отрядны елга аша чыгу урынына төгәл алып килде. Бу урынны ракеталар белән яктыртып, истребительләр туп-туры төшерелгән бомбалар белән күпернең зур өлешен җимерделәр, аннары елга янында тупланган гаскәрләргә ташландылар.

Сентябрь уртасында безнең төрле сандагы самолет отрядлары Верховцы станциясе янындагы немец аэродромына удар ясарга тырышып карадылар, әмма берсе дә цельгә үтеп чыга алмадылар. Берничә уңышсыз омтылыштан соң, бу задание Фәтхуллинга тапшырылды. Башта капитан группаны туп-туры станция юнәлешенә алып барды. Анда немецлар кабалана башладылар, саклануга әзерләнделәр һәм ут ачтылар. Ләкин эскадрилья, станциягә барып җитмичә, текә борылыш ясады да аэродромга очты. Исәп дөрес булып чыкты. Түбәнтен йөзгән болытлар арасыннан килеп чыгып, истребительләр җирдә торган немец самолетларын бомбага тоттылар, аларга пулемет уты сиптерделәр, ә аннары, бер минуттан ук яңадан очу мәйданы өстеннән үтү өчен, болыт арасына кереп чумдылар.

Эскадрилья кайту -курсына чыкканда, дошманның җиде самолеты торган урынында яна иде инде. Җиңүчеләр аэродромнан ераклашырга да өлгермәделәр, аларны ике «мессершмитт» атакалады. Иптәшләренең ягулыгы бик аз калып, сугыш припаслары бөтенләй диярлек беткәнлеген искә алып, командир очучыларга кайту юлын дәвам иттерергә боерды һәм фашист истребительләре белән берүзе сугышка кереште. «Мессер»лар утыннан бик оста тайпылып, ул үзе соңгы патроннарын файдаланып һөҗүм итте. Шул рәвешчә сугышта инициативаны үз кулына алып, батыр командир гитлерчы пиратларны болыт арасына кереп качарга мәҗбүр итте. Заданиене уңышлы үтәгән өчен командование очучыларга рәхмәт белдерде. Дошманны җиңеп кайту һәм макталу барысын да сөендерде, әмма фронттагы обстановка күңелгә борчу салды: илбасарлар Мәскәүгә якынлаштылар, Ленинградны чолгап алдылар, Украинада Харьковка янадылар...

Кыска гына вакыт эчендә Фәтхуллин эскадрильясе иң авыр заданиеләр бирелә торган эскадрильяга әверелде. Ә Фәтхуллин сугышчан дуслык белән береккән бу нык коллективның рухы, җаны иде. Сугыш барышында яңа тактик алымнар үзләштерелде, ә кайбер искергән, яраксызлары практикадан чыгарып ташланды. Тормыш тудырган яңалыкны игътибар белән күзәтеп, капитан аның асылын төшенергә һәм үз подразделениесендә кулланырга тырышты. Ара-тирә туры килгән буш сәгатьләрдә ул үткәрелгән операцияләрне өйрәнде, озак утырып, төрле маневрларның схемаларын сызды.

Ноябрь ахырында эскадрильягә зур шатлык килде. Ул көнне дивизия командиры бөтен кешеләр составы тезелгән сафлар алдында тантаналы рәвештә: - Немец-фашист илбасарлары белән сугышларда күрсәткән батырлык һәм каһарманлык өчен эскадрильянең өч очучысына Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде, — дип игълан итте. Бүләкләнгәннәр арасыннан Фәтхуллинны да атап, полковник аның казанышларын аеруча билгеләп үтте. Фәрит белән бергә бу югары бүләккә аның иң яхшы көрәштәше һәм дусты, эскадрильянең комиссары өлкән политрук Борис Васильев та лаеклы булды.

Бер төркем очучыларны бүләкләү турында Указ игълан ителгән көнне «Правда» газетасы болай дип язды: «Бу геройлар Ватаныбызны саклаучы отрядларны бердәм монолит коллективка туплыйлар, аларны чит ил баскынчыларына каршы җиңелмәс көрәш рухы белән коралландыралар, аларда куркусыз сугышчының кыйммәтле сыйфатларын тәрбиялиләр, үзләре артыннан йөзләрчә һәм меңнәрчә сугышчыларны ияртеп баралар».

Берникадәр вакыт узгач, декабрь башында, эскадрилья полк итеп үзгәртелде, аның командиры итеп майор званиесе алган Фәтхуллин билгеләнде. Фәтхуллинның мәшәкатьләре һәм җаваплылыгы бик күп артты, ләкин яңа частьның үзәге булып калган сугышчан иптәшләре аның ышанычлы ярдәмчеләре иделәр. Частьны оештыруга вакыт аз бирелде һәм ул сугышларда оештырылды.

Полкка яңа килгән очучылар беренче көннәрдә үк часть ветераннары сөйләвеннән герой-командирның биографиясен һәм батырлыкларын белделәр. Совет очучыларының хәрби авиациягә комсомол путевкалары белән килгән буыны вәкиле Фәтхуллин очучылар мәктәбенә 1932 елда ВЛКСМның Казан шәһәр комитеты путевкасы белән килгән иде. Бу вакытта «Светоч» кондитер фабрикасында эшләгән Фәрит үз язмышында күп яктан комсомолга бурычлы иде. Комсомол оешмасы яшь егетне коллективка якынлаштырды, тормыш юлын дөрес сайларга булышты.

Хәрби мәктәптә һәм аны тәмамлаганнан соң, Фәритнең иптәшләре аның һаман укырга, пилотаж осталыгын камилләштерергә омтылуын күрделәр, аны шат күңелле һәм дуслыкта турылыклы булганы өчен яраттылар. Сугышка кадәр хезмәт итәргә туры килгән часть командирлары Фәтхуллин турында: «Очучы эшен белә һәм үз белгечлеген камилләштерү өстендә даими эшли, көндез дә, төнлә дә оча. Тормыштагы характеры ягыннан — шат күңелле, кешеләр белән аралашучан иптәш»,— диләр иде. 1938 елда аны партия сафларына кабул итәләр.

Дошман белән сугышта батырлык, хәрби осталык үрнәкләрен Фәтхуллин немец-фашист илбасарлар белән сугышка кадәр инде шактый вакыт элегрәк күрсәтте. Аңа кадәрге елларда ул инде япон агрессорларына каршы сугышкан иде. Финляндия фронтындагы казанышлары өчен Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән иде. Яңа полкка әле генә килгән, Фәтхуллинның әнә шушы һәм күп кенә башка батырлыкларын белгән очучылар командир белән бергә рейска баруны үзләре өчен дан итеп санадылар. Майор үзе дә, яңа килгән иптәшләрне сугышта тизрәк белергә һәм сынарга тырышып, алар белән һавага күтәрелү мөмкинлекләрен ычкындырмады. Шундый очышларның берсендә аның аягы яраланды.

Госпитальдә майор тизрәк сафка басу хыялы белән янды. Аның өенә язган хатларыннан да шул аңлашыла иде. «Сезне бик сагынам, кадерлеләрем! — дип язды ул кызына һәм иптәшенә. — Хәзер инде сәламәтләнә башладым, таякка таянып өй тирәли булышучысыз да йөрим. Озакламый үземнең сугышчан коллективыма кайтам һәм явыз дошманны яңадан дөмбәсли башлармын дип ышанам». Әнисенә язган хатында ул: «Ничек кенә булмасын, каһәр төшкән Гитлер бандасын җир йөзеннән себереп ташларга кирәк», — дип язды.

Кырык икенче елның апрелендә полкка яңадан кайткан командирны барысы да шатлык белән каршы алдылар, һәм яңадан сугышлар дәвам итте. Илбасарлар һөҗүм иттеләр, Волгага, Кавказга үрмәләделәр. Бу сугышларда тагын Советлар Союзы Геройлары үсеп чыкты - алар инде хәзер полкта сигезәү иде. һавадан Волгага килү юлларын са-клап, истребительләр үзләреннән бик күп артык санда булган немец самолетлары белән очраштылар. Фәтхуллинга берүзенә ике, өч һәм хәтта дүртәр дошман белән сугышырга туры килде. Шунда ул ике самолетны бәреп төшерде, әмма аяусыз сугышларның берсендә, 27 июльдә, полк үзенең яраткан командирын югалтты.