Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ИБРАҺИМОВ ХӘБИБУЛЛА ИБРАҺИМ УЛЫ

Балтач районындагы Куныр авылының яшь колхозчысы Хәбибулла Ибраһимовны 1934 елны армиягә алдылар. Ул башта гади кызылармеец булып хезмәт итте, аннары полк мәктәбендә укып, отделен-ие командиры һәм взвод командиры ярдәмчесе булды, ә 1938 елны, курслар тәмамлагач, кече лейтенант званиеее алды.

1939 елның Октябренда Ибраһимовны 86 нчы мотоукчы дивизиянең өйрәтү батареясы командиры итеп билгеләделәр, һәм ул шул батарея белән фин кампаниясендә катнашты. Яхшы коралланган һәм хәзерлекле дошманга каршы көрәштә, үтә салкын һәм тирән карлы кыш булуга карамастан, батарөячылар беренче көннәрдән үк үзләренең хәрби белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Алар пехотага һөҗүм вакытында да, оборонада да орудиеләренең төз атылган залплары белән зур булышлык күрсәттеләр, дошманның орудиеләрен һәм ныгытмаларын юк иттеләр.

, , Сугышның соңгы ун көне —дивизиянең Выборг янында Фин култыгы бозы аша героик поход ясап, дошманның тылына чыгу көннәре Ибраһимовның хәтерендә бигрәк тә нык саклана.

3 мартта батареяны майор Зашибаловның укчы полкына ярдәмгә бирделәр. Инде сугышка керешкән бу часть позицияләренә тизрәк барып җитәргә ашыккан артиллеристлар әле бил тиңентен карга бата-бата, әле боз өстеннән шуышып бардылар. Гәрчә орудиеләр чаналарга куелган булсалар да, аларны тарткан тракторларга өзлексез булышырга туры килде. Артиллеристлар көчләрен кызганмадылар, чөнки алар тоткарлыкларның һәр минуты урманлы тау каршында урнашкан финнарның көчле уты астында калган безнең пехотаның зур югалтуларга дучар итәчәген аңлыйлар иде. Кече лейтенант тракторчыларны:

— Тизрәк, тизрәк! — дип ашыктыра торды.

Финнар артиллериясе аткан снарядлар ярыла торган җиргә җиткәч, Ибраһимов батареяны позициягә урнаштырды һәм дошманга җавап уты ачты. Ул ике орудиедән финнарның артиллериясенә, ә калган икесенә— урман аланындагы өйгә төбәп атарга приказ бирде. Бу өйдә фин пулеметчылары урнашкан иде. Сугыш караңгы төшкәч тә тукталмады. Финнар атканда күренгән ялкынга ориентир ясап, батарея атуын дәвам итте һәм аларның ут нокталарын юк итте. Шуннан соң пехота алга китте.

Икенче көнне иртә белән батарея сугышчылары, майор Зашибалов приказы буенча боздан чыгып, урманлы калкулыкта позициягә урнаштылар. Алар анда ике тәүлек буена, залпка залп белән җавап биреп, дошман белән атыштылар.

Яңа һөҗүм 7 мартта башланды. Полк алдына Выборгтан 18 километр көнбатыштарак урнашкан Вила-йоки дигән авылны алу һәм финнар группировкасьщың тылына чыгу бурычы куелды. Ибраһимов бер взводны резервта калдырып, ике орудие белән авылга һөҗүм итүче батальонга булышлык күрсәтте.

Совет сугышчыларына кар каплаган тирән үзәнлек аша үтәргә кирәк булды, аның икенче башында авыл урнашкан иде, ә авыл артындагы урманлы таудагы валуннар арасыннан финнар өзлексез атып торалар иде. Фронт яклап һөҗүм итүчеләргә бигрәк кыен булды. Алар карга ятарга мәҗбүр булдылар. Агач башындагы дошман снайперлары — «күкеләр», бу моменттан файдаланып, карда яткан совет сугышчыларын берәм-берәм сафтан чыгара башладылар. Йортларның чарлакларыннан һәм биеклектән пулеметлар бертуктаусыз ата башладылар. Пехота атакага күтәрелгән саен, дошманның уты тагын да көчәя иде.

Килеп туган хәлгә тиз генә бәя биреп, Ибраһимов бер орудиене алга чыгарырга карар бирде. Бу — укчыларны дәртләндереп җибәрде. Бер төркем сугышчылар, орудие тагылган тракторга ышыкланып, алга үттеләр. Фин пулеметлары уты пехотаны карга сыендыргач, артиллеристлар орудиене позициягә урнаштырып ата башладылар һәм берничә снаряд белән ут ноктасын юк иттеләр. Шул рәвешчә, совет сугышчылары, һәр адымны зур авырлык белән үтеп, авыл читенә якынлаштылар.

Сугыш икенче көнне дә дәвам итте. һәр йорт штурм белән алынды. Артиллеристларның ярдәме һәркайда сизелде. Алар дошманга терәп аттылар. Туктаусыз атудан орудиеләрнең көпшәләре кызды, аңа төшкән кар шундук парга әйләнә иде. Батарея командиры, сугыш барышын өзлексез күзәтеп, пехота үзенә юл сала алмаган урыннарга артиллерия утын юнәлдерә торды. Аңа орудие расчетларына җитәкчелек итү һәм ңельләрне күрсәтү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенә дә атарга туры килде. Төз атылган снарядлар белән ул 'каршылык күрсәтүнең соңгы нокталарының берсе булган таш сарайны җимерде һәм, чаңгычылар отрядының алга баруына комачаулаган дошман пулеметын сафтан чыгарды.

Култык бозы аша поход һәм совет гаскәрләренең ныгытылган Вы-борг районының тылына чыгуы, шәһәр-крепость Выборгның алынуы Финляндия белән сугышта соңгы зур операцияләрнең берсе булды. 12 мартта Финляндия белән вакытлы солых төзелде.

Вила-йоки авылы өчен сугышта катнашучылар солых төзелгән көнне хөкүмәт бүләкләре алдылар. Сугышчылар һәм командирларның бер төркеменә, шулар арасында кече лейтенант Ибраһимовка да Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Ватан сугышының беренче көненнән алып Хәбибулла Ибраһимов яңадан сугышларда катнашты. Ул немец-фашист илбасарларга каршы төрле фронтларда сугышты, танкларга каршы ата торган артиллерия частьларында хезмәт итте, бронепоездлар отряды командиры, үзйөрешле артиллерия полкында командир урынбасары булды.