Исемлек
ИОВЛЕВ ВЛАДИМИР АЛЕКСАНДРОВИЧ
1944 елның октябрь башларында 'безнең эре танк, кавалерия һәм мотопехота берләшмәләре, Румыниядән Венгриягә бара торган тау юллары буйлап һөҗүм алып барып, немец-венгр гаскәрләренең тылына үтеп керделәр.
Дошман штабларының үз гаскәрләренә эфир аша һәм чыбыклар буйлап бирелгән:
— Туктатырга! Өзәргә! Камарга! — дигән боерыклары туктаусыз ишетелә башлады.
Ләкин безнең армиянең атлы-механжкалаштырылган хәрәкәтчән частьлары, эзәрлекләүләрдән качып, үзләре өчен алдан әзерләнгән тозакларны читләтеп үтеп, һич көтмәгән урыннарда кинәт пәйда булалар иде.
Бу омтылышлы маршта Ровно кавалерия дивизиясенең алгы отрядында капитан Иовлев командасындагы танк ротасы да бара иде. Бу ротаның машиналары, танк полкының башка подразделөниеләре белән бергә, дошман оборонасын җимерәләр, юлда туры килгән барлык киртәләрне юк итәләр иде.
Гитлерчылар биек һәм кырыс Трансильвания Альплары аша танклар үтә алмас дип уйладылар. Табигый киртәләргә — текә кыяларга, урман һәм тау араларына — кешеләр ясаган киртәләр: бетоннан эшләнгән киртәләр, тимер бетон дотлар өстәлде.
Ләкин боларның берсе дә совет баһадирларын тоткарлый алмады.. Танкистлар дәһшәтле машиналарын оста һәм .куркусыз алга алып бардылар, бетоннан эшләнгән киртәләрне, дотларны җимерделәр. Алар, маневрлар ясап, үзәнлекләргә бәреп керделәр һәм, дошманны читләтеп үтеп, аңа һич көтелмәгән яңа юнәлештә ударлар ясадылар.
Таулардан төшкәч, дошман 'безнең гаскәрләрне ирсу контратакалар белән каршылады. Ләкин киңлеккә чыккан казак эскадроннары басымын һәм танк частьларының ударын туктатырга мөмкин түгел иде.
...Иовлев ротасы кыен һәм озын юлны югалтусыз» узды. Альп тауларын үткәч, кешеләр җиңел сулап куйдылар. Ләкин ял итәргә иртә иде әле. Венгрия тигезлекләренә барып керү белән үк, гвардиячеләр 6 октя-брьда яңадан һөҗүмгә күчтеләр.
Дивизиянең авангардында барган танк полкы озакламый Дьюла шәһәренә якынлашты һәм аның ныгытмаларын штурмлады. Иовлев танкистлары, шәһәр урамнарына бәреп кереп, казакларның алга баруына комачаулаган берничә пулемет оясын һәм орудиене юк иттеләр.
Дошман үзенең оборонасында ясалган ярыкны капларга өлгерә алмый калды. Бу — безнең механикалаштырылган частьларга, кавалерия дивизияләренә алга үтәргә мөмкинлек бирде. Алар бер шәһәр артыннан икенчесен ала барып, аларның гарнизоннарын һәм немец командо-ваниесе боерыгы буенча ярдәмгә килүче отрядларны юк итә бардылар.
Капитан Иовлев ротасы я ялгызы гына, я полкның башка подразде-лениеләре белән бергә хәрәкәт итеп, дошманның юлларын кисте, аның пехотасын тар-мар итте, складларын басып алды. Танклар авылларга һәм поселокларга давылдай бәреп кереп, үзләренең броняларындагы десантниклар булышлыгы белән җиңүгә ирешәләр иде.
- Иовлев танклары үткән җирдә юл чиста,— дия иде полк командиры майор Мороз. Ул үзенең сугышчан приказларында кыюлык һәм батырлыклары өчен Иовлев танкистларына күп тапкырлар рәхмәт белдерде.
Машиналар танкистларны шатландырырлык тизлек белән алга бардылар. Сугышның бөтен барышында һөҗүмнең әле шундый кызу темп белән барганын Иовлев хәтерләми иде. Ә аның моңа чагыштырып карарлык сугышлар үткәне бар иде. Владимир Александрович немец танклары белән Брянск янында очрашуларын, Идел буендагы җиңүне, Курск кырларындагы танк сугышларын, Украинаны азат итү походын хәтеренә төшерде. Ләкин яшь эшче Иовлев 1940 елны Казан танк училищесына кереп укыган елларында да, беренче канлы сугышлар вакытында да, героик Сталинград сугышларында да үзенең танкларының Европа юллары буйлап шундый омтылышлы марш белән алга барачакларын күз алдына да китермәгән иде.
Венгриянең күп кенә шәһәрләрен алганнан соң, совет гаскәрләренең алгы частьлары 8 Октябрьда Дебрецен шәһәренә 'барып җитеп, аның көчле гарнизоны белән сугышка (керештеләр. Танкистлар һәм пехотачылар 'берничә тапкыр оборонаны .өзәргә омтылып карадылар, ләкин уңышка ирешә алмадылар. Ныклы оборона корылмалары артына яшеренгән дошман 'биредә зур артиллерия көчләре туплаган иде. Ул безнең гаскәрләрнең 'барлык атакаларын кире кайтарды. Өстәвенә биредә гитлерчыларның авиациясе дә шактый уңышлы хәрәкәт итте.
Беренче атакаларның уңыш китермәве танкистларны туктата алмады. «Приказ үтәлер!» — диде Иовлев полк командирына һәм танкларын яңадан дошман позицияләрен штурмларга алып китте. Рота ныклык белән алга барды һәм беренче (булып шәһәр читенә үтте. Танклар артыннан шәһәр читенә укчы подразделениеләр дә бәреп керделәр.
Башланып киткән урам сугышларында һәр адымда куркыныч көтә иде. Дошман һәр кварталны гына түгел, һәр йортны обороналады: ул биналарның подвалларын дзотларга әверелдергән, засадада торган орудиеләреннән ата, сугышка танкларын кертә, совет танкларына каршы көрәшкә бөтен артиллериясен, хәтта зенит батареяларын да файдалана иде.
Акрынлык белән, әмма омтылышлы рәвештә шәһәрнең үзәгенә таба алга барып, Иовлев танкистлары фашистларның ун танкысын һәм пехота төялгән алты бронетранспортерын ваттылар. Дошманның ун ору-диесе, сугыш кирәк-яраклары склады һәм ике йөзгә якын солдат һәм офицеры юк ителде. 'Капитан үзе орудиедән бер генә минутка да аерылмады. Ул үзе генә дә дошманның дүрт авыр танкысын яндырды.
— Алда немец орудиеләре! — диде танк йөртүче, сквердагы яшел агачлар арасында яшеренгән батареяны күреп.
Танк орудиесе икенче тапкыр атканнан соң, дошманның беренче орудиесе урнашкан җирдә туфрак баганасы күтәрелде. Икенче орудие расчетына танкистлар пулеметтан ут ачтылар. Танк, куакларны һәм агачларны изеп, батарея позициясенә ташланды. Исән калган гитлерчылар качып котылу ,ягын карадылар, танк гусеницалары ул орудиене җимереп үтте.
Менә Иовлевның машинасы кинәт сикереп куйды һәм эченә төтен тулды. Дошманның бер читтә торган өченче орудиесе аткан снаряд яндагы броняны тиште. Тагын удар... Яңадан очкыннар һәм төтен. Ләкин танк хәрәкәт итүен туктатмады, ул, дошманга үлем чәчеп, алга баруын дәвам иттерде. Командир һәм бөтен экипаж яраланса да, беркем дә постын ташламады.
Батарея белән эшне бетергәч, теткәләнгән танк сугыштан чыкты. Иовлевның җансыз гәүдәсен танкистлар команда пунктына алып килделәр. Шунда дивизия командиры геройны үлгәннән соң иң югары бүләккә тәкъдим итәргә боерык бирде.