Исемлек
ИСАЕВ АЛЕКСЕЙ ПЕТРОВИЧ
Укчы полкның автоматчылар ротасында сержант Исаев, отделение командиры гына түгел, парторг та иде.
Солдатлар аның:
— Коммунистлар, алга! — дигән чакыруын сугышта күп тапкыр ишеттеләр һәм бу кешене алар һәрвакыт пулялар ешрак очкан, сугыш иң кызган урыннарда күрделәр.
Сугышчан иптәшләре Исаевны таза гәүдәле булганы, Идел турындагы җырларны сөйгәне һәм җае чыкканда: «Безнең Иделдә», «Безнең Казанда» дияргә яратканы өчен Идел баһадиры дип йөртәләр иде.
Алексейның хезмәт юлы иртә башланды. Ул гражданнар сугышының барлык фронтларында күп еллар сугышып, дары исе сеңеп беткән кызылармеец шинелен салган атасы белән бергә Казан төзелешендә һәм заводларында эшләде, Хезмәт сөюе, көчле һәм оста куллары аңа эшкә бик тиз күнегергә ярдәм иттеләр һәм ул, үз эшенең остасы буларак, бөтен тыныч елларны производствода үткәрде.
Йөрәк кушуы буенча Исаев сугышның беренче көннәрендә үк хәрби комиссариатка килде. Рядовой автоматчик булып Воронеж янында сугышты, Днепрны кичте һәм Киевны азат итеште, еш кына разведкага барды һәм иң кыен операцияләрдә катнашты. Сугышта сержант һәм от-деление командиры булды, партия сафларына керде.
1944 елның февралендә Корсунь-Шевченковский янында совет гаскәрләре дошманның зур һәм көчле группировкасын камап алгач, Исаев отделениесе үз полкын авыр хәлдән коткарды.
Камалудан чыгарга омтылган гитлерчыларның зур отряды ике подразделение арасыннан полк урнашкан позициягә үтеп кергәч, командир аларга каршы үзенең соңгы резервы — автоматчылар ротасын сугышка кертте. Рота, төн караңгылыгыннан файдаланып, шыпырт кына немецларга якынлашты.
Шул чакта сержант Исаев рота командирына:
- Отделение белән уң флангка чыгарта рөхсәт итегез. Без фашистларның игътибарын үзебезгә тартырбыз,— диде.
Офицер бу планны яхшы дип тапты, һәм автоматчылар кар өстеннән шуышып дошманга якынлаша башладылар. Немецлар янына барып җитәргә йөз метрлап ара калгач, сержант отделениесенә дошманга ут ачарга боерык бирде.
Автомат очередьлары гитлерчылар арасында ыгы-зыгы тудырды. Алар, атака башланды дип уйлап, уң як флангларына өстәмә көчләр китерә башладылар. Шул арада рота үз участогында «ура!» кычкырып атакага күтәрелде. Исаев отделениесе дә алга ташланды. Немецлар, дистәләрчә солдатларын һәм офицерларын югалтып, «казаннан» котылу ышанычыннан колак кагып, кире чигенделәр.
Бу сугышта күрсәткән батырлыгы һәм тапкырлыгы өчен Исаев Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде.
Март аендагы һөҗүм сугышларында яраланган сержант, сәламәтләнгәч, аның часте инде Румыния чиген үткәндә яңадан кайтты. Кишенев-Яссы районында дошман яңа «казанга» эләккәч, полк тау'юллары һәм үткелләр аша омтылышлы рәвештә Румыниянең эченә таба хәрәкәт итте. Азат итүчеләрнең юлы рус коралы хәрби дан казанган истәлекле урыннар — Фокшаны, Рымник һәм башка шәһәрләр аша үтте. Бу урыннарда йөз илле ел элек Суворовның җиңү даны яңгыраган иде, һәм бу сугышта да Исаев хезмәт иткән полкка, сугышта батырлык күрсәткән өчен, Рымник полкы дигән исем бирелде.
Үзләре хезмәт иткән полкка мактаулы исем бирелгәч, Алексей солдатларына:
- Бу исемнең нинди горур исем булуын аңларга кирәк. Без хәзер— Суворов баһадирларының варислары,— диде.— Безгә таулар арасында сугышу җиңел түгел. Ә Суворовның кышын үз бөркетләрен Альп бозлыклары аша ничек алып барганын беләсезме? Аларга җиңел булгандыр дисезме?.. Рус солдаты һәммә нәрсәгә чыдый һәм һәр җирдән үтә!
Бу вакытта инде рота парторгы (булган Исаев сугышчылар белән әңгәмәләрендә рус коралының үткәндәге җиңүләре, Бөек Ватан сугышы геройлары — Гастелло, Матросов һәм башкалар, яшь гвардиячеләр турында еш сөйли иде. Аның хәрби батырлыкның үлемсезлеге турындагы сүзләре һәрвакыт ышандырырлык була, һәм тыңлаучылар сержантның үзенең дә шундый батырлыклар күрсәтергә әзер икәнен аңлыйлар иде.
Ниһаять, 1945 елның январе җитте. Совет гаскәрләре Венгриянең башкаласы Будапешт өчен каты сугышлар алып бардылар. Шәһәрнең бер районы артыннан икенчесе совет гаскәрләре кулына күчә барды, һәр урам, һәр өй безнең солдатлар тарафыннан штурм белән алынды.
Бу вакытта Рымник укчы лолкы шәһәрнең Читарка бистәсендә сугыша иде. Урамнарның берсендә гитлерчылар бөтен яктан атарлык итеп, чын крепостька әверелдергән ике катлы йорт безнең һөҗүм итүче гаскәрләрнең алга баруына комачаулык итте. Солдатлар «пират» дип атаган бу йортның әһәмияте бик зур һәм аны биләүче як бөтен районга хуҗа иде.
22 январьга каршы төндә полк командиры автоматчылар ротасына "пират"ны алырга приказ бирде. Бу бурычны үтәү йөкләнгән кече лейтенант Осипов командалыгындагы алгы штурм отрядына Исаев отделениесе дә керде.
Отряд атакага кадәрге соңгы сәгатьләрне бер җимерек бинаның подвалында уздырды. Сугышчылар коралларын тикшерделәр, караңгы төшкәнне көтеп, ял иттеләр. Исаев солдатлар белән, гадәтенчә, җиңүнең якынлашуы, туган-үскән җирләр турында әңгәмә алып барды.
Караңгы төшкәч, отряд командиры:
— Вакыт җитте, иптәшләр, башлыйбыз! — дип команда бирде.
Исаев отделениесе, подвалдан чыгып, беренче булып йорт-крепостька таба юнәлде. Башка группалар бераз читтәнрәк килделәр.
Сугыш гөрелтесе төне буе ишетелеп торды. Тирә-якта ату, снаряд һәм миналарның шартлау тавышлары яңгырады, һаваны минут саен ракеталар яктыртып торды. Аларның берсе автоматчылар якынлашып килгән йорт өстенә күтәрелеп бөтен урамны яктыртты һәм шунда ук ярым подвалга урнашкан дошман пулеметы телгә килде.
Ракета сүнү белән, Исаев ике сугышчыга пулеметны юк итәргә кушты. Ләкин алар моны өшли алмадылар: берсе һәлак булды, икенчесе каты яраланды.
Алексей, иптәшләренең уңышсызлыкка очравын күргәч:
- Минем арттан, алга! — дип кычкырды, һәм беренче булып йорт-крепостька ташланды.
Әмма пулемет тагын телгә килде һәм йортның югарыгы катыннан автоматлар ата башлады. Сержант үз артыннан килгән солдатларның пулялар тиеп егылуларын ишетте һәм йортка барып җитү мөмкин түгел икәнен аңлады. Ул, тротуарның салкын ташларына сыенып, йорт алдында ялгызы гына ятып калды. Бераздан алга таба шуышты. Цельгә барып җитәргә егерме метрлап ара калгач, яткан килеш дошман өстенә граната ыргытты. Граната амбразура төбендә үк шартлады. Пулемет беравыкка тукталып /калды, ләкин, Исаевка ярдәмгә килүче сугышчылар күренгәч, яңадан телгә килде. Бер пуля Исаевның иңбашын яралады.
Ярасы бик нык авыртуга карамастан, Исаев тагын ун метрлап алга шуышты. Менә пулемет ягына икенче граната очты, һәм шул ук секундта аның уң кулын пуля чәрдәкләде. Алексейның кече кимегәннән-кими барды, ә пулемет атуын һаман дәвам итте. Шуннан соң ул аякларына басып берничә адым алга атлады һәм киң күкрәге белән подвал тәрәзәсенә барып капланды. Пулемет тынып калды...
Шуннан соң автоматчылар йорт-крепостька давыл кебек бәреп керделәр. Анда урнашкан гитлерчылар юк ителде. Полк подразделение-ләре тагын өч кварталны чистартып, тоткарлыксыз рәвештә алга киттеләр.
Икенче көнне таң белән геройның сугышчан дуслары аның гимнастерка кесәсеннән пулялар тишеп канга манчылган партия билетын алдылар. Саубуллашу салюты тавышы астында алар Венгрия башкаласын азат итү өчен тормышын биргән курку белмәс сугышчы-коммунист-ны Будапештта күмделәр.
Ватаныбызның турылыклы улы үлгәннән соң да полкташлары сафларында калды. Еллар үтте, ләкин һәркөнне кичке тикшерү вакытында автоматчылар ротасында:
— Советлар Союзы Герое сержант Исаев Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда (батырларча һәлак булды,— дигән сүзләр әле дә яңгырый.
Геройның исемен мәңгеләштерү өчен, ул туып үскән Мал ая авылын Исаев исеме белән атадылар.