Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ИВАНОВ ПЕТР АРТЕМЬЕВИЧ

— Ватаныбызны батырларча, оста сакларга, дошманны тулысынча җиңүгә ирешү өчен канымны һәм тормышымны да кызганмаска ант итәм! — 1942 елда хәрби ант биргәндә башка сугышчылар белән бергә Тәтеш МТСы тракторчысы Петр Иванов әнә шул тантаналы сүзләрне кабатлады.

Патриот сугышчы изге антына үзенең соңгы сулышына кадәр турылыклы булды. Рядовой солдат-мотоциклист буларак, ул Курск тирәсендәге бәрелешләрдә геройларча сугышты, разведчикларның кыю операцияләрендә һәм танкистларның Украинада оккупантлар тылына ерак рейдлар ясауларында катнашты. Иванов хезмәт иткән танклар корпусы, илбасарларны совет җиреннән бәреп чыгара барып, беренче булып Кырымга килеп керде. Биредә урнашып алган оккупантлар ярым утрауга керү юлын беренче карашка һич алып булмастай күренгән ныгытмалар белән киртәләгәннәр иде. Ләкин аларның өметләре барып чыкмады! Совет гаскәрләренең геройлыгы һәм куәте могҗиза ясады: 1944 елның апрель башларында дошман оборонасы өзелде.

Танкистлар һәм мотоукчылар, Кырымның дала районнары киңлекләренә чыгып, дошманны бик тиз куаладылар, ә барысыннан да алда мотоциклистлар отряды барды. Дошманга бу эзәрлекләүдән котылуы бик кыен булды. Танк полклары чигенүче немецларның һәм румыннарның юлларына аркылы төштеләр, һәм дошман частьлары меңәрләп-меңәрләп коралларын ташладылар.

Ивановка һәм аның иптәшләренә Кырымның кояш иркәләгән язгы далалары буйлап мотоциклда чабу күңелле иде. Алар дошманның юл буйлап сузылган колонналарын һәм обозларын лачындай тиз куып җиттеләр, һич тукталып тормыйча авылларга килеп керделәр. Мотоциклистларның көтмәгәндә килеп чыгулары болай да рухлары төшкән, алны-артны карамый кача барган оккупантлар арасында паниканы тагы да көчәйтте.

— Алга! — дигән команда гына ишетелә, туктау, ял итү уйда да юк, һәм мотоциклистлар алга ыргылалар. Горизонтта зәңгәрсуланып торган тау түбәләре якынайганнан-якыная бара, ә алар артында Кара диңгез җәелеп ята. Петр, күпне күргән солдатларның, ул әле беркайчан да күрмәгән яклар турында, рус морякларының данлыклы шәһәре—Севастополь турында сөйләүләрен ашкынып тыңлый һәм алар белән бергә сөенә: озакламый фашистларның көне бетәчәк бит!

Тау сыртлары артына яшеренгән диңгез 'буйлары инде якын иде, шул чакны, 13 апрельдә, Иванов тугыз разведчик белән бергә дошман тылына юнәлде. Ашага-Җәли авылы районында фашистларның көче күпме икәнлекне ачыкларга приказ алып, бу кечкенә отряд танк өстенә утырып юлга чыкты. Авылга якынлашкач, кинәт артиллериядән ут ачтылар. Бер снаряд танкның орудиесенең көпшәсен сындырып төшерде, һәм әле генә куркынычлы булган танк көчсез булып калды. Артиллерия һәм винтовка-пу-лемет уты астында сугышчылар, танк өстеннән сикереп төшеп, җиргә яттылар.

— Үләбездер, күрәсең, — диде кемдер.
— Күмү маршын җырларга иртә. Үлем турында түгел, ә җиңү турында уйла, — дип кырт кисте аны командир.

Дошманның кимендә бер батальон гаскәре разведчикларны урап алды. Сугыш ике сәгать чамасы барды. Автомат дисклары тәмам бушаганчы һәм гранаталар беткәнче, кыю сугышчылар дошманны якын җибәрми тота алдылар: фашистларның кара җаннары кадерле иде, күрәсең, алар якын килергә курыктылар. Ләкин разведчикларның сугыш припаслары бетү белән үк хәл үзгәрде. Дошман офицеры аларга бирелергә тәкъдим итте.

— Кызылармеецлар беркайчан да һәм беркемгә дә бирелмиләр! — җавап әнә шундый булды.

1944 елның 16 маенда Петр Ивановка үлгәннән соң Советлар Союзы герое исеме бирелде.

Җәзалап үтерелгән иптәшләре өчен үч алырга чакыручы яңа җырның сүзләре корпустагы һәр солдатның йөрәгенә кереп урнашты:

Кыюлыкка тапкырласаң гына,
Рухи көчең артыр, балкыр юл;
Батырларның исмен хәтердә тот,
Һәм үзең дә яуда батыр бул!