Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ИВАНОВ НИКОЛАЙ ПЕТРОВИЧ

Яшь лейтенант Губарь тупчылары,
Батыр Ивановның ишләре
Мәңге онытылмас!..
Безгә мирас —
Аларның зур, батыр эшләре.

Бу шигъри юллар полковник Курковский командалыгындагы артиллерия дивизиясенең 1943 ел-җәендәге сугышларда батырлык үрнәге күрсәткән геройларына багышланган.

Бу хәрби берләшмә сугышчылары күрсәткән батырлыкның тарихка кереп калган сәхифәләрендә майор Иванов полкы артиллеристларының да гадәттән тыш нык торуы турында сөйләнә. Үзенең командиры җитәкчелегендә ул полк кырык өченче елның апрелендә генә фронтның алгы линиясенә килә һәм язгы сугышлардан соң, Курковский дивизиясе составында, Курск дугасына китерелә. Анда Протасове авылы янына урнашып, артиллеристлар хәрби уку-өйрәнү белән шөгыльләнәләр, башлыча танк атакаларын кире кайтару буенча күнегүләр алып баралар.

Июль ае башында полкта һәммәсе, майордан алып снаряд ташучы солдатка кадәр, тиздән сугышка керәчәкләрен сизенеп яшәделәр, һәм, ниһаять, дүртенче июль көнне барлык частьларның командирларын дивизия штабына чакырдылар.

— Разведчиклар биргән мәгълүматларга караганда, укчы корпус частьлары һәм безнең дивизия биләгән участокта дошман өч танк дивизиясе һәм дүрт пехота дивизиясе туплаган, — диде командирларга полковник Курковекий. — Фронт командованиесы немецлар иртәгә иртә белән һөҗүм башлыйлар дип уйлый һәм 2.00 дә артиллерия контрхәзерлеге үткәрергә приказ бирә.

Кичен, сугышка хәзерлек эшләре төгәлләнгәч, 'подразделениеләрдә партия һәм комсомол җыелышлары булып үтте. Полк коллективының күпчелеген тәшкил иткән яшь солдатлар һәм офицерлар Ивановның чыгышын аеруча игътибар белән тыңладылар. Алар майорны тәҗрибәле кадровый командир-коммунист итеп кенә түгел, бәлки өлкән иптәшләре, егерменче елларның данлыклы комсомол буыны вәкиле итеп тә таныйлар иде.

Дошман гаскәрләрендә дә ашыгыч һәм җентекле хәзерлек барды, частьлар сафлары алдында Гитлер приказы укылды. «Бүген иртән совет гаскәрләренә ясалачак гаять зур удар ал арны нигезенә кадәр тетрәтергә тиеш», — дип мөрәҗәгать итте шашынган фюрер үз солдатларына. Лә,кин бу кәпрәю сүзләре укылып күп тә үтмәде, Курск дугасы фронтының гаять киң линиясе буйлап безнең артиллерия залплары гөрселдәргә тотынды.

Гомуми ут өермәләрендә Иванов полкы гаубицаларының залплары ярты сәгать буена гөрелдәде. Алдан билгеләнгән цельләргә йөзләрчә снарядлар очты, алар дошман гаскәрләре тупланган районнарга, тран-шеяларга, артиллерия позицияләренә яудылар.

Кинәт ясалган бу удар көчле булды. Шулай да ул немецларның атакаларын өзә алмады, әлбәттә, аны кичектерде генә. Кояш калкулыклар һәм куаклыклар өстеннән күтәрелергә дә өлгермәде, дошман снарядлары һәм бомбалары шартлавыннан җир тетрәде.

Ләкин җиргә ышанычлы яшеренгән полк кешеләренә һәм тупларына ут ураганы күп зыян китерә алмады. Саф-саф булып фашистлар һәм танк колонналары атакага ыргылу белән үк, майор Иванов артиллеристлары аларга үз гаубицаларының җимергеч ударын юнәлтте. Алгы линиядән танкка каршы ата торган туплар, пехотаның бөтен куәтле коралы дошманга ут яудырды.

Гаять зур югалтуларга да карамастан, немецлар һаман алга ыргылдылар. Ике пехота батальоны, утыз танк һәм үзйөрешле орудиеләр, Соглаеный хуторы районында укчы полкның сул як флангысында оборонаны өзеп, Протасовага таба юнәлделәр. Дошманның басымы астынТөнлә дә ял итәргә туры килмәде. Дошманның яңа атакага ташлануын көтеп, прлк командиры җимерелгән позицияләрне аякка бастырырга приказ бирде. Тылдан снарядлар һәм азык-төлек ташылды.

Иртәгесе көн каты сугышлар белән үтте. Немецлар ничек кенә булса да Протасовоны алырга омтылдылар. Алар элеккеләренә караганда да күбрәк көчләр белән тагын берничә тапкыр атакага ташланып карадылар, ләкин уңышка ирешә алмадылар.

Икенче көнне кичкә кырын юл буйларында һәм кырда дошманның ватылган машиналары кызгылт төтенле учакларны хәтерләтеп янып бетә барганда, майор Иванов дивизия штабына сугышның нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Дошманның 18 танкысы һәм үзйөрешле орудиелә-ре, 4 артиллерия һәм 4 миномет батареясы, өч ротага якын пехотасы юк ителгән иде. Донесениенең бу коры саннары артиллеристларның батырлыгы турында теләсә нинди сүзләрдән дә ачыграк сөйли иде.

Илбасарлар Иванов полкы участогында һич тә алга китә алмадылар. Озак та үтмәде, артиллеристлар үзләре дә, бүтән совет гаскәрләре белән бергә, һөҗүмгә күчтеләр.

Күп кенә сугышчыларны бүләкләү һәм полк командирына Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы хәбәр артиллеристларга август ае башында гына, Орел шәһәрен дошманнан азат итеп, шактый юл үткәч кенә барып җитте.