Исемлек
-
ТАПИКОВ Самуил Михайлович
ТОКАРЛИКОВ Никита Евдокимович
Башка проектлар
Сайтның рейтингы
ТАПИКОВ САМУИЛ МИХАЙЛОВИЧ
Советлар Союзы Герое капитан Тапиковның исеме республикабызның Минзәлә районында ул туып үскән Яна Мәлкән авылы хезмәт ияләренен генә түгел, бәлки поляк халкының да күңелендә саклана.
Үлгәннән соң иң югары бүләккә лаек булган батырлыгын бу герой 1945 елның башында совет гаскәрләре Висла елгасын кичкәндә күрсәтте. Капитан Тапиков дивизионы буйсынган артиллерия полкы ул чакта бу елганың түбән агымында 2 нче Белоруссия фронты армияләре составында хәрәкәт итте.
Артиллеристлар Ленинградтан алып Көнбатыш чиккә кадәр йөзләрчә километр ара үттеләр. Польшада һөҗүм иткәндә алар берничә ел буена оккупациядә булган поляк халкының сүнмәгән горурлыгын һәм туган җиренә мәхәббәтен күрделәр. Поляклар үзләрен азат итүчеләрне зур шатлык һәм фашистлар изүеннән башка туганнарының да озакламый азат ителәчәкләренә зур ышаныч белән каршыладылар.
Немецларның каршылык күрсәтүен җимереп, безнең частьлар уңышлы рәвештә Вислага якынлаштылар. Тапиков дивизионы пехотага булышлык күрсәтте. Дивизион командиры үзе гадәттә алгы сафтагы укчы подразделениелар белән була һәм батареялар утына корректировка ясый иде. Дошманның һөжүмгә аеруча комачаулый торган терәк узелларының урынын аныклап, ул алар өстенә барлык орудиеләренең залпын туплый иде.
Гитлерчылар Висланың аръягына алып ташландылар. Алар анда ныгып калырга маташсалар да, бу барып чыкмады.
Беренче десант отрядлары белән бергә, Тапиков орудиеләрен понтоннарга төяп елга аша чыгарды һәм көнбатыш ярда яулап алынган плацдармда пехотага ныгырга ярдәм итте. Ул һәрвакыт бераз алдарак урнашкан күзәтү пунктында булып, сугышның барлык детальләрен яхшы күреп, дивизионның ударларын я дошманның ут нокталарына, я пехотасы тупланган урыннарга күчерә торды.
5 февральдә Висла аръягында аеруча каты сугышлар жәелеп китте. Ул көнне немецлар котырынып берничә тапкыр контратака ясадылар. Алар, уңайлы позицияләреннән чигенмәскә теләп, бөтен көчләрен куйдылар. Гитлерчыларның күп санлы отрядлары плацдармны саклаучыларның окопларына берничә тапкыр якынлаштылар.
Фашистларның юлын һәркайчан куәтле артиллерия уты каплады, пулялар һәм гранаталар очты. Елганы кичкән безнең барлык орудиеләр һәм тылдагы резерв аргполклары атуларын туктатмадылар. Тапиков дивизионы һәм капитан үзе дошманны бик оста кыйнадылар. Батыр офицер немецларның һәр атакасын үзенең күзәтү пунктында каршылады һәм батареяларына радио аша җитәкчелек итте. Снарядларның гитлерчылар өере өстенә төшүен һәм дошманның, кире борылып, яшеренү урыннарына качуын ул зур канәгатьләнү белән күзәтте.
Кичкә таба дошман алты тан-кысын һәм пехота батальонын тар гына участокта яңа контратакага ташлады. Тапиковның күзәтү пункты нәкъ аларның юлы өстендә иде. Ләкин командир аннан китмәде һәм шуннан торып дивизионга җитәкчелекне дәвам иттерде.
Бу юлы немецлар траншеяларның беренче линиясенә үтеп керә алдылар. Ирешкән уңышлары белән канатланып, алар безнең оборонаның эченәрәк омтылдылар. Фашистлар өере туп-туры Тапиков өстенә килә башлады. Бераз гына уңдарак танклар гөрелтесе ишетелде.
Дошманның оборонаны өзүе плацдармны югалту куркынычын тудырды. Шуңа күрә частьлар командирлары, өзелгән араны ябу һәм немецларны яр буена җибәрмәү өчен, ашыгыч рәвештә резервларны сугышка кертә башладылар.
Ләкин укчы подразделениеләр килеп җиткәнче үк дошман туктатылды. Моны капитан Тапиков эшләде. Берничә йөз гитлерчы белән йө> гә-йөз очрашудан ул каушап калмады, кыю рәвештә сугышты. Радист аша ул батареяларына танкларга ут ачарга приказ бирде, ә үзе, пулемет янына ятып, немец автоматчыларын кырды.
Бу сугыш кыска һәм каты (булды, анда бу герой танкларга һәм фашистлар батальонына каршы бер ялгызы көрәште. Дошман автоматчылары берничә тапкыр алга омтылып карадылар, ләкин уннарча үлек калдырып, кире чигенергә мәҗбүр булдылар.
— Үтә алмассыз, бандитлар! — дип кычкырды Тапиков качучы гитлерчыларга.
Радистка команда бирү өчен, гашеткадан ул минутлап кына аерылды, аннары, дошман сафларына үлем чәчеп, гашеткага яңадан басты. Башта «ырыйдарак килгән танклар тигезсез көрәш барган җиргә таба борылдылар һәм батыр капитан урнашкан окопка орудиедән снарядлар яудыра башладылар. Ләкин Тапиковиы бу да куркыта алмады.
— Коммунист намусы белән ант итәм, үләрмен, ләкин чигенмәм! — диде ул радио аша үзенең артиллерист дусларына һәм пулеметтай атуын дәвам иттерде.
Танк орудиесенең бер снаряды Тапиковны һәлак итте, ләкин фашистлар тантана итә алмадылар — аларның атакасы өзелде. Иң кыек вакытта килеп өлгергән укчылар оборонаны өзеп кергән дошман автоматчыларын юк иттеләр, ә танклары артиллериянең җимергеч ударына чыдый алмыйча кире чигенделәр.