Исемлек
-
Габдрахманов Бари Гали улы
Гаврилов Аким Андреевич
Гаврилов Петр Михайлович
Галиев Фәхрази Гали улы
Гарифуллин Габдулла Гарифулла улы
Гафиятуллин Газинур Гафият улы
Гыйззәтуллин Миңнулла Сөнгат улы
Горбунов Дмитрий Иванович
Графов Владимир Сергеевич
Григорьев Виктор Антонович
Гурьянов Павел Яковлевич
ГАВРИЛОВ АКИМ АНДРЕЕВИЧ
Кече лейтенант Гаврилов башта танкист булып сугышты. Казан танк училищесын тәмамлаганнан соң, ул Курск дугасында танк экипажы командиры иде; Полтавага барып җиткән һөҗүмнәрдә катнашты, яраланды һәм контузия алды. Госпитальдән соң Аким пехотага күчәргә тиеш булды һәм Днепрны кичкәндә гвардияче укчылар взводы командиры иде.
Днепрны кичкәч, гвардияче укчы дивизия каты сугышларда дошманны һаман көнбатышка таба кысрыклый барды. Оккупантлар һәр ру-б,ежга теш-тырнаклары белән ябышып яттылар һәм еш кына контратакага күчтеләр. Алар бигрәк тә Киевны югалту белән килешә алмадылар. Киев янында немец командованиесе, ноябрь урталарында реванш алырга маташып, танклар һәм мотомеханикалаштырылган частьлардан торган көчле удар йодрыгын яңадан Украинаның башкаласы өстенә юнәлтте.
Дивизия, һөҗүм итүче дошманны туктатырга приказ алып, аны Житомир шоссеенда очратты. Фронтның бу бик авыр участогында немецларның уннарча танклары бергәләп атакага ташландылар; фашистлар, фронтны өзеп, олы юл буйлап Киевка чыгарга исәп тоттылар. Безнең данлы сугышчыларыбыз һәм артиллеристларыбыз, бу басымны уңышлы рәвештә кире кайтарып, гитлерчыларга җимергеч ударлар ясадылар. Тик бер 21 нче ноябрь көнне генә дә гвардиячеләр шосседа ватылган, яндырылган «тигр»лардан һәм бронялы башка машиналардан зур өем ясадылар.Бу сугышта Гаврилов -взводы немец пехотасын үзенең уты белән танклардан аерды һәм шул урында юк итте.
1944 елның кышы уң як яр Украинасына яңадан шатлыклы азатлык килү кышы булды. Белая Церковь янында Гаврилов сугышчылары, алгы подразделениеләр белән бергә, дошман траншеяларына бәреп керделәр. Алар Корсунь-Шевченковский янында йөзләрчә илбасарларны пленга алдылар, биредә гвардияче дивизия камалуда калган немец берләшмәләрен кыса баручы боҗраның бер буыны булды.
Яз, немец командованиесе аңа зур ышаныч баглавына да карамастан, совет гаскәрләренең омтылышлы һөҗүмен туктата алмады. Совет сугышчыларына тулып җәелгән елгалар да,- кырлар һәм үзәнлекләрдәге куәтле ташкыннар да киртә була алмады. Күктәге куе яңгыр болытлары авиациянең хәрәкәтен кыенлаштырды, баткаклыкка әйләнгән юллар олауларны һәм машиналарны тоткарлады, ләкин ашкынулы һөҗүм дулкыны алга таба тәгәрәвен дәвам иттерде.
5 мартта дошманның оборонасын өзгәннән соң, фашистларны эзәрлекләүче гвардиячеләргә күп кыенлыкларга очрарга туры килде. Гаврилов хезмәт иткән полк оборона өзелгән урынга беренче булып барып керде һәм, фланглардан удар ясап, немецларны Горный Тикич елгасына таба куды.
Баткак юллардан солдатлар ару-талуны белми алга бардылар. Юллардагы казылмаларда орудиеләр бата, машиналар утырып кала иде.
Шундый чакларда Гаврилов үзенең сугышчыларын:
— Яле, дуслар, тотыныгыз, ярдәм итик! — дип туктата һәм, тездән пычракка батып, үзе беренче булып машина йөртүчеләргә, артиллеристларга булыша башлый иде...
Горный Тикич елгасы, ярларыннан чыгып, немецлар белән безнең частьлар арасындагы киртәгә әверелде. Немецлар, елга аръягына чигенгәндә, күперләрне җимерделәр һәм, каршы як ярда ныгып, елга аша чыгу урыннарын ут астында тоттылар.
6 мартта таң алдыннан гвардиячеләр Антоновка авылы янында Горный Тикичка килеп чыктылар.
Часть командирына язган донесениесендә Гаврилов; «Урын елганы кичү өчен уңайлы», — дип хәбәр итте.
Шул минутта ук елганы кичәргә хәзерлек эшләре башланды. Ләкин көймәләр эзләү уңышсыз чыкты. Немецлар барлык көймәләрне үзләре
колак салып:
- Oзакламый безнекеләр килеп җитәрләр, — дип шатландырды аврзлоз солдатларын.
Елга аша чыгуны төгәлләп, дивизия һөҗүмне дәвам иттерде.
Немецларның оборонасы өзелгән урынга безнең танк частьлары нәм пехота килеп керде. Алар, оккупантларны куа барып, Көньяк Буг елгасын кичтеләр. Дошман, чигенмәскә, тукталып калырга маташып, жонтратакага яңа көчләр кертте.
Жабокрич авылы янында фашистлар гвардияче полкны камап алуга ирештеләр. Совет сугышчылары, түгәрәк оборонага урнашып, дошман басымын кире кайтардылар һәм аннары, үзләре атакага күтәрелеп, дошман боҗрасын өзделәр.
Немецларның ул уңышы кыска вакытлы булды. Аларның тылына совет танклары бәреп керделәр, һәм шуннан соң илбасарлар олауларын, техникаларын ташлап качарга мәҗбүр булдылар. Аларны эзәрлекли барып, гвардияче дивизия Румыния чикләренә ыргылды.
1944 елның 13 сентябрендә Гавриловка Советлар Союзы Герое
исеме бирелде.