Исемлек
-
ГАБДРАХМАНОВ Бари Гали улы
ГАВРИЛОВ Аким Андреевич
ГАВРИЛОВ Петр Михайлович
ГАЛИЕВ Фәхрази Гали улы
ГАРИФУЛЛИН Габдулла Гарифулла улы
ГАФИЯТУЛЛИН Газинур Гафият улы
ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Миңнулла Сөнгат улы
ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ Гайфетдин Гыйльметдин улы
ГЫЙНИЯТУЛЛИН Габбас Гыйниятулла улы
ГОРБУНОВ Дмитрий Иванович
ГРАФОВ Владимир Сергеевич
ГРИГОРЬЕВ Виктор Антонович
ГУРЬЯНОВ Павел Яковлевич
Башка проектлар
ГОРБУНОВ ДМИТРИЙ ИВАНОВИЧ
Татарстанның Апас районында Советлар Союзы Герое Горбунов исемендәге колхоз бар. Литва башкаласы Вильнюс шәһәре өстенә җиңү байрагы кадаган батыр сугышчы. Витебск шәһәре һәм Березина елгасы янындагы сугышлар героеның балачак еллары шунда, Биеш авылында үтте.
Тыйнак, укуга сәләтле һәм хезмәт сөючән Дмитрийның образы авылдашларының хәтерендә мәңгегә саклана. Балалык елларында ук ул хуҗалыгында эшләп семьясына булыша, колхозда эшли, мәктәптә бик яхшы укый. Җиденче классны тәмамлагач, Дмитрий авылда хат ташучы була, аннары ФЗӨ мәктәбендә укып слесарьлык һөнәрен үзләштерә һәм Хазандагы заводларның берсенә эшкә керә.
Яшь слесарь 1942 елның июнендә армиягә алына, укчы полкта хезмәт итә. Озак та үтми, ул инде фронтның алгы сызыгында була, бәрелешләрдә үзен кыю һәм инициативалы сугышчы итеп күрсәтә, өч тапкыр яралана.
Өлкән сержант Горбунов взвод командиры булган полк 1944 елның җәендә Витебск шәһәреннән көньяктарак дошманның оборонасын өзү
сугышларында катнашты, һөҗүм вакытында Дмитрий һәм аның сугышчылары юлны киртәләп торган елганы беренче булып кичтеләр, автоматлар һәм гранаталар уты белән батальонның елганы кичүен тәэмин иттеләр. Шуннан соң алар дошманга сиздермичә урман аша үттеләр һәм көтмәгәндә аның траншеялары артына килеп чыгып, фашистларны аннан бәреп чыгардылар һәм 16 солдатны пленга алдылар. , Алга таба хәрәкәт итеп, полк Лучесы елгасы янына килеп җитте. Елга кичүенә разведка ясарга һәм аргы як -ярда плаңдарм кулга төшерергә кирәк иде. һәрвакыт кыен заданиеләрне үтәгәндәге кебек, бу юлы да «шобага» өлкән сержант Гор(бунов взводына чыкты.
Елга янына яшертен генә бару юллары юк иде. Яр буена бары тип-тигез, ачык кырдан, түш белән шуышып кына барып җитәргә мөмкин иде. һәм шулай эшләделәр дә. Дөрес, немецлар бу шуышып килүче кыю егетләрне шундук күреп алдылар һәм ут ачтылар, ләкин шулай да взвод, бернинди югалтусыз, яр буена барып җитә алды.
Яр кырыенда өлкән сержант солдатларны туктатып:
— Ут белән каплагыз! — дип приказ бирде дә беренче булып текә ярдан суга сикерде.
Ул сай җиргә барып чыкканчы, взвод, төз атып, немецларның атуын шактый сүлпәнләндерергә мәҗбүр -итте. Судан чыккач, Дмитрий снаряд чокырына посты һәм солдатларга кул изәде: елга аша чыга башларга мөмкин. Командирның һәм иптәшләренең автомат утына «.яшеренеп», сугышчыларның беренче төркеме дә елга аша чыкты. Шул рәвешчә берсен-берсе ут белән каплап торып, бөтен взвод елганың икенче ярына чыкты һәм оборона биләде.
Немецлар, кичекмәстән, үзйөрешле пушка ярдәмендә бер пехота ротасын контратакага җибәрделәр. Өлкән сержант үзе танкка каршы ата торган мылтык белән өч тапкыр атып үзйөрешле пушканы яндырды. Шуннан соң, төп терәкләреннән мәхрүм калгач, совет укчыларының бердәм утына түзә алмыйча, фашистлар кире чигенделәр. Ләкин алар моның белән генә тынычланып калмадылар. Сугыш аз дигәндә ике сәгатькә сузылды. Немецларның һәр контратакасыннан соң взвод һаман алга хәрәкәт итте. Ул плацдарм өчен барган сугышка яңа под-разделениеләр дә килеп кушылды...
Фронт юллары полкны көнбатышка таба һаман еракка алып барды. Көндәлек сугышларда Горбуновның сугышчан осталыгы үсте. Полк Березина елгасы янына килеп чыккач, өлкән сержант аеруча батырлыклар күрсәтте. Немецлар анда -барлык күперләрне шартлатканнар, ә кичеп чыгарга уңайлы урыннарны нык саклыйлар иде.
Бу елга аша кичү планын билгеләгәндә, полк командиры майор Хә-мидуллин төп рольне Горбуновка йөкләде.
— Сезгә героик эш тапшырабыз, үтәп чыга алсагыз, полк уңышка ирешәчәк,— диде майор, бурычны аңлатып.
Горбунов взводы, хәзерләнә торган удар урыныннан бер кырыйда-рак, Березина елгасының өч тармакка аерылган сазлыклы киң тугае аркылы чыкты һәм урман аша барып дошман позицияләрен кырыйлап узды. Взвод, көтелмәгәндә удар ясап, елга кичүендәге немец заставаларын бәреп чыгарды, һәм полк елганы кичте.
Шуннан соң ул полк берничә көн буена чигенүче дошманны эзәрлекли барды һәм Литва башкаласы Вильнюска бара торган шоссега килеп җитте.
Полк командиры дошманның тылына кереп шоссены кисәргә карар бирде һәм шул мөһим бурычны өлкән сержант Горбуновка йөкләде.
Взвод шундук юлга чыкты. Кеше йөрми торган, таныш булмаган урман сукмакларыннан барып, сугышчылар дошман тылына 20 километрга эчкәре үтеп керделәр һәм билгеләнгән урынга, кечкенә елганы кисеп үтә торган юлга килеп чыктылар. Алар тирә-якка разведка ясап, күпер сакчыларын юк иттеләр һәм үзләре шунда түгәрәк оборона биләделәр.
Юлда машиналар һәм мотоцикллар колоннасы күренгәч, Дмитрий:
— Командасыз атмаска! — дип приказ бирде.
Засаданы күрмичә, гитлерчылар күпергә якынлаштылар һәм шул чакны өермәдәй утка эләктеләр. Алты машина һәм өч мотоцикл юк ителде, ә калганнары шосседан читкә ташландылар. Озак та үтми немец автоматчылары белән дә шундый ук хәл булды. Алар барысы да шунда ятып калдылар.
Үзләренең тылында барган йтышлар фашистлар арасында паника тудырды. Юлларын бүлгән отрядның '.көче күпме булганлыгын беямә-гәнлектән. немецлар шосседан чыгып гади юллар белән сыздылар.
«Фашистлар кача, юл ачык», — дигән донесение җибәрде Горбунов.
Полк, шоссега чыгып, дивизиянең авангардында дошманны Вильнюска кадәр куып барды.
Литва башкаласы өчен сугыш берничә көн дәвам итте. Горбунов автоматчылары, ана кадәр урманнарда сугышкан кебек, шәһәр урамнарында да кыю һәм җитез хәрәкәт иттеләр. Алар ишек аллары һәм тар тыкрыклар аша дошманның ныгытылган позицияләрен әйләнеп уздылар һәм, немецлар алдына көтелмәгән яктан килеп чыгып, гранаталар яудырдылар. Кинәт һөҗүм итеп, взвод берничә мөһим терәк пунктны алды.
Квартал артыннан кварталны үтеп, полк подразделениеләре шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт иттеләр. Шул вакытта лейтенант Андриановны һәм Горбуновны штабка чакырдылар.
— Әнә, тау өстендәге манараны күрәсезме? Ул — Литва халкының борынгы изге урыны — Гедимин манарасы, — диде майор. — Сезгә шунда кызыл байрак кадарга приказ бирәм!
Горбунов взводы Пионер урамы буйлап һөҗүм итте. Йорт стенасына сыенып, ул үзәк телеграфның биек бинасына таба юнәлде, аннан немецлар бөтен мәйданга һәм теге манаралы Сарай таулары итәгенә атып торалар иде. Телеграф бинасына якын ук килеп, сугышчылар тәрәзәләргә ата башладылар, аннары (бинага бәреп керделәр. Алар баскычларны, коридорларны һәм бүлмәләрне сугыша-сугыша яулап алдылар. Соңгы рәхимсез бәрелештән соң, Дмитрий Горбунов белән рядовой Скачков түбәгә менделәр. Шул минутта ук флагштоктан кара свастикалы фашист флагын каерып ташладылар, һәм шәһәр өстендә, нур чәчеп, беренче ал байрак җилферди башлады... Озак та үтми, Гедимин манарасы өстендә кызыл флаг күтәрелде—анда, Горбунов ачкан юл белән үтеп, Андрианов солдатлары җиңүгә ирешкәннәр иде.
Литва (башкаласында фашистлар хакимлеге бетте. Азатлык сәгатен башка шәһәрләр дә көтә иде. Совет гаскәрләре ашкынулы марш белән алга юнәлделәр.
28 июль көнне Каунаска якынлашканда Горбунов кечкенә отрвд белән немец позицияләренә еракка үтеп керде. Тылдан ясалган удар дошман оясында каушау һәм чуалыш тудырды. Берничә дистәләп фашистны юк итеп һәм сигезен пленга алып, отряд полк урнашкан җиргә кайтты.
Бер сәгатьтән үк Горбунов группасы яңадан немецлар тылына китте. Әмма бу походтан герой кайта алмады: атыш вакытында ул һәлак булды.
Белоруссиядә һәм Литвада кыска вакытлы һөҗүмнәр вакытында Горбунов взводы өч йөздән артык фашистны юк итте, йөздән артык дошман солдатын һәм офицерын пленга алды. Взвод сугышчылары үзйөрешле дүрт орудиене сафтан чыгардылар, күп кенә трофейлар кулга төшерделәр. Аларның героик эшләре легендага әверелде. Батырларның һәм аларның командиры — коммунист Горбуновның үрнәге барлык сугышчыларны рухландырды.