Исемлек
-
ГАБДРАХМАНОВ Бари Гали улы
ГАВРИЛОВ Аким Андреевич
ГАВРИЛОВ Петр Михайлович
ГАЛИЕВ Фәхрази Гали улы
ГАРИФУЛЛИН Габдулла Гарифулла улы
ГАФИЯТУЛЛИН Газинур Гафият улы
ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Миңнулла Сөнгат улы
ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ Гайфетдин Гыйльметдин улы
ГЫЙНИЯТУЛЛИН Габбас Гыйниятулла улы
ГОРБУНОВ Дмитрий Иванович
ГРАФОВ Владимир Сергеевич
ГРИГОРЬЕВ Виктор Антонович
ГУРЬЯНОВ Павел Яковлевич
Башка проектлар
ГЫЙНИЯТУЛЛИН ГАББАС ГЫЙНИЯТУЛЛА УЛЫ
1943 елның көзендә СССР Верховный Советы Президиумының сугышчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы Указлары игълан ителгәч, Днепрның көнбатыш ярына беренчеләрдән булып аяк баскан күп кенә батырлар бөтен илгә мәгълүм булдылар. Днепрның уңъяк ярындагы Украинаны азат итү өчен сугышларда үзләрен аеруча күрсәткән сугышчылар арасында Чистай колхозчысы сержант Габбас Гыйнчятуллин да бар иде.
Днепр ярларында барган сугышларда сержант Гыйниятуллин меха-никалаштырылган бригаданың беренче (батальонында бронөбойщиклар отделениесе командиры иде. Бригада елга буена 21 сентябрьдә Яготин авылы янында килеп чыкты. Ул анда чигенеп баручы илбасарлар белән очрашты һәм аларны ашыгыч рәвештә елганың аръягына чыгарга мәҗбүр итте. Немецлар елганың аръягына качканда машиналарын, артиллерияләрен ташлап -калдырдылар.
Бригада тарихында моңа кадәр дошманны җиңү турында телгә алынмаган иде әле. Чөнки ул, күптән түгел генә оештырылып, башта резервта торды һәм Днепрдагы сугышлар андагы күпчелек солдатлар •өчен беренче сугышчан сынау булды. Ләкин аның сафларында күп сугышларда булган тәҗрибәле фронтовиклар да >бар иде. Сержант Гый-ниятуллин шундыйларның (берсе иде. Бу тәҗрибәле сугышчылар под-разделениеләрнең үзәген тәшкил итәләр, һәм часть командиры аларга зур ышаныч баглый иде.
Габбас Гыйниятуллин сугышның беренче елыннан ук фронтта булды. Ул үзенең дәһшәтле коралын (бик яхшы үзләштерде, һәм бу корал акы беркайчан да кыен хәлдә калдырмады. Сталинград янында броне-бойщикларга немец танкларының котырывкы атакаларын кире кайтарырга туры килгәндә һәм фронтның башка участокларында да аның, танкка каршы ата торган мылтыгы дошман өчен куркынычлы корал булды.
Яңа частьта отделение командиры булгач, Гыйниятуллин яшь солдатларны төз атарга тына түгел, дошман танкларының бронясындагы йомшак урыннарны табарга, нык булырга, үз өстенә килүче дәһшәтле машиналардан курыкмаска да өйрәтте. Сержантның: «Дошманны җиңәргә теләсәң, аны якынрак җибәр Һәм шуннан соң кыю кыйна»,—дигән киңәше сугышчыларның хәтеренә нык кереп урнашты.
22 сентябрьгә каршы төндә беренче батальон Днепрны кичәргә хәзерләнде. Пулеметлар, сугыш кирәк-яраклары көймәләргә һәм салларга төялгәч, дошман, яр бу хәрәкәтве сизеп, артиллериядән һәм минометлардан ут ачты. Кайбер сугшчылар каушап калдылар. Моны күргән батальон командиры көймә эченә сикереп төште дә:
— Иптәшләр! Кемгә Ватан кадерле. шул дошманның
атуыннан курыкмаска тиеш. Безнең юлыбыз бер - алга гына! -
дип кычкырды.
Командир сүзләре белән рухланган сугышчылар елга аша чыга
башладылар. Дошман батареялары котырынып атуларын дәвам иттерделәр, көймәләрнең бер өлеше суга батть:. калганнары тиз-тиз бара бирделәр.
Габбас утырган көймәнең борыны ярга төртелгәч тә, бронебойщиклар, укчылар инде дошман белән сугышка керешкән урында ярга чыктылар.
Роталар, немецларны кысрыклап, Зарубенны азылы юнәлешендә елга буеннан эчкәрәк үттеләр. Бертуктаусыз пулялар сызгыруга, миналар шартлауга карамастан, сугышчылар кыска-кыска йөгерешләр ясап һәм түшләрендә шуышып дошманның терәк -ункгына якынлаштылар.
Озын һәм кәкре-бөкре итеп казылган траншеялар авылны бөтен яктан диярлек чолгап алганнар иде. Алар артында тагын бер рәт траншеялар, дзотлар...
Беренче траншеяны алгач, отр(яд алга, авылга таба юл тотты. Гыйниятуллин сугышчылары укчылар белән бергә, алардан ун адым да артка калмыйча барып, траншеяларда кул сугышларында катнаштылар, дошман ныгытмаларын, пулемет нокталарын утка тоттылар.
Дошманның сакчы заелонын алып ташлап, батальон авыл читенә барып җитте. Бер рота, аны читләтеп узып, немецларга тылдан удар ясады. Зарубенцы алынды. Бу сугышта Гыйниятуллин җиде фашистны дөмектерде.
Күп тә үтмәде, авылга дошман пехотасы һәм танклары якынлаша башлады. Совет сугышчылары аларны якын арага җибәрделәр, һәм залп яңгырады. Пулеметлар, минометлар, автоматлар пехотага, ә бронебойщиклар танкларга аттылар. Танкларның берсе яна башлады. Немецларга ярдәмгә тагын бер төркем танклар килде. Совет сугышчылары да ярдәмсез калмадылар. Сулъяк ярдан безнең артиллерия ут ачты, Һавага кызыл йолдызлы самолетлар күтәрелде... Бер сәгатьтән дошман отряды тулысынча тар-мар ителде.
Днепр ярында !яулап алынган плацдармны киңәйтү өчен бригадага озак һәм авыр көрәш алып 'барырга туры килде. Немецлар безнең под-разделениеләрнең позицияләрен көненә берничәшәр тапкыр контратакаладылар.
Григоровка авылы янында фашистлар, танклар ярдәмендә, беренче батальон позициясе аша елгага үтәргә маташтылар. Мылтык-пулемет уты һәм минометчыларның залплары дошман танкларын һәм алар артыннан килгән немец пехотасын туктата алмадылар.
Менә бронебойкалар да аттылар, ә Гыйниятуллин мылтыгының тавышы чыкмады. Сержант үзенә якынлашкан танкны күзәтә һәм ти-рә-яктагы бернәрсәне дә ишетми иде. Танк бөтенләй якынайгач, Габбас ана берничә пуля җибәрде. Машина яна башлады. Аның янәшәсендә тагын берничә танк тукталып калды: башка бронебойщиклар да Гыйниятуллиннан калышмадылар.
Плацдармда биеклекләрне алу өчен авыр сугышлар башланды. Бу биеклекләр яр буе полосасында дошманның бик әһәмиятле позицияләре иде, һәм батальонга аларга бару юлында һәр адым җирне каты көрәштә яулап алырга туры килде. Укчылар яңа рубежны алу белән, броне-бойщиклар дошман ударына каршы тору өчен алга чыга тордылар.
Бер биеклек янында фашистлар контратакага бик көчле танклар отрядын керттеләр. Бронебойканың беренче атуы алдан килгән танкны туктата алмады. Танк, тизлеген арттырып, Гыйниятуллин урнашкан участокка таба килүен дәвам иттерде. Менә хәзер танк аны изеп үтә дип торганда, ату тавышы (яңгырады, һәм танкны ялкын чолгап алды. Танк эченнән гитлерчылар сикерешеп чыктылар, аларны автоматчылар шунда ук кж иттеләр, ә сержант үз мылтыгы өчен яңа цель эзли иде инде. Озакламый ул икенче танкны да яндырды.
Танкларны юк итүче батыр яраланып госпитальдә дәваланганнан соң, Кама аръягындагы туган авылы Кызыл Яланга кайтканда Днепр аръягында сугышлар дәвам итә иде әле.