Исемлек
-
ГАБДРАХМАНОВ Бари Гали улы
ГАВРИЛОВ Аким Андреевич
ГАВРИЛОВ Петр Михайлович
ГАЛИЕВ Фәхрази Гали улы
ГАРИФУЛЛИН Габдулла Гарифулла улы
ГАФИЯТУЛЛИН Газинур Гафият улы
ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН Миңнулла Сөнгат улы
ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ Гайфетдин Гыйльметдин улы
ГЫЙНИЯТУЛЛИН Габбас Гыйниятулла улы
ГОРБУНОВ Дмитрий Иванович
ГРАФОВ Владимир Сергеевич
ГРИГОРЬЕВ Виктор Антонович
ГУРЬЯНОВ Павел Яковлевич
Башка проектлар
ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ ГАЙФЕТДИН ГЫЙЛЬМЕТДИН УЛЫ
Гайфетдин Гыйльметдинов яшь чагыннан ук партия һәм калык эше өчен көрәшнең алгы сафында булды.
Коллективлаштыру чорында ул актив комсомолец, яшьләрнең танылган җитәкчесе һәм туган авылы Смәелдә уку өе мөдире иде. Колхоз оештыргач һәм соңыннан аның председателе булган абыйсы Рамазан белән бергә ул авылдашларының тормышын социалистик нигездә үзгәртеп коруда актив (катнашты. Смәел кулаклары һәм мулла бу активистларны — үзләренең элекке батракларын — күрәлмыйлар иде. Ләкин Гайфетдин белән Рамазан авыл ярлылары белән берлектә алларына куйган максатка кыю рәвештә бардылар, алар яңа тормышны, хуҗалыкның яңа коллектив формасын нык торып урнаштырдылар һәм пропагандаладылар.
Колхозда һәм аннары Донбасс шахталарында эшләгәндә, Гайфетдин, тыныч хезмәттән аерылып, сугышчан походка берничә тапкыр китте. Ул Хасан күле янында япон агрессорларына каршы сугышты, Финляндия фронтында катнашты һәм Ватан сугышының беренче көненнән үк үзе теләп фронтка китте.
Күиелсез чигенү айларында пулеметчы Гыйльметдинен уннарча гитлерчыны юк итте. Ул дүрт тапкыр яраланса да сафта калды. Камалышта калып, полкташ иптәшләренең күбесен югалтканда да, Гайфетдин пулеметыннан аерылмады һәм бер төркем иптәшләре белән камалыштан чыкты.
1942 елны сугыш юллары аны Сталинградка китерделәр. Тарихи сугышның
беренче көннәреннән башлап ахырына кадәр ул "Красный Октябрь" заводы территориясендә оборона тоткан полковник Гурьев
момандалыгындагы Гвардияче дивизия сафларында сугышты. Кан сеңгән,
яндырылган җирнең һәр метрын саклап, сержант Гыйльметдинов
отделениениесе пулеметчылары илбасарларны аяусыз рәвештә һәм ару-талу
белми кырдылар.
Идел буенда бөек җиңүдән соң дивизия байраклары Украинада, Донбасста җилфердәде. Шахта копрлары, терриконнар, эшчеләр поселок:лары Гайфетдин өчен таныш күренешләр... Ул биредә — Горловкада эшләгән иде, шуннан фронтка китте. Ләкин хәзер тирә-яктагы бөтен
нәрсә җимерек, хәрәкәтсез иде. Моны күргән сержант, ачынып: «Ярый, һәммәсе өчен дә түләрсез!» — дип уйлады.
Халык яши торган зур бер пункт өчен сугыш таң атканда башлан-Аз гына вакыт дәвам иткән артиллерия хәзерлегеннән соң подразделение дошман окопларына ыргылды. Гайфетдин отделеннесе беренче
булып алга ташланды, ләкин фашистлар көчле ныгытмага әверелдергән бер йорттан пулеметлар ут ачкач, җиргә ятарга мәҗбүр булды.
Сержант немецларны Сталинградта сыналган алым белән дөмектерергә карар бирде. Ул, отделениесен һәркайсы икешәр кешедән торган аерым штурм группаларына бүлеп, йортны камарга кушты. Сугышчылар пулемет уты куркынычсыз булган иңкү җиргә житкәч, амбразураларга танкка каршы кулланыла торган гранаталар очты, һәм йорт алынды.
Подразделение урман кырыйлап бер читкә китте. ШУул вакыт Гайфетдин якында гына туктал торган танкны күрде һәм, аңа утырып, гитлерчыларның тылына үтеп керергә һәм шау-шу күтәрергә карар бирде.
Сержантны тыңлаганнан соң танк .командиры:
- Әйбәт фикер! Утыр,— диде.
Танк немец окопларын читләтеп үтте һәм аның өстендә утырган десант, тылдан дошманга ташланып, паника тудырды. Эш Гайфетдин уйлаганча барып чыкты.
Бераз вакыттан соң аңнарына килгән гитлерчылар контратакага күтәрелделәр. Гайфетдин үзбәк егете Таҗикулов белән икәүләп пулемет
янына яттылар. Рота килгәнгә кадәр алар, туктаусыз атып, позицияләрен калдырмадылар һәм алтмышлап илбасарны юк иттеләр.
Шулай бәрелеш артыннан бәрелеш кабатланып торды. Гыйльметдинов, җ.иденче тапкыр яраланса да, сугышуын дәвам иттерде.
— Сине бернәрсә дә ала алмый, сержант. Тәнеңдә җаның нәрсәгә генә эләгеп тора икән? — дип шаярталар иде Гайфетдинне дуслары, аның ябык, күмер тузаны сеңгән йөзенә карап.
— Җиңүне күрәсе килә,— дия иде ул аларга һәм партия билетын күрсәтеп:
— Ә җаным минем менә шуңарда,— ди иде.
Катлам-катлам булып ята күмер,
Катлам-катлам артта тузан да.
Йөрәкләрдә саклап үч ялкынын,
Без барабыз алга, һаман алга,
Гвардия байрагы тотып кулларга, —
дигән юлларда батыр пулеметчының патриотик хисләрен дивизия шагыйре бик ачык сурәтләде.
Ниһаять, дивизия полклары озак көтелгән Днепрга барып җиттеләр. Елганы кичү 24 Октябрьга каршы төндә башланды.
Гыйльметдинов пулеметчылары елганы (беренче булып кичәргә боерык алдылар. Алар, дошман кулындагы ярга чыгып, үз роталары елга аша кичкәндә аңа ут белән булышлык итәргә тиешләр иде.
Менә көймә каршы як ярга якынлашты, һич көтмәгәндә дошман пулеметлары батырлар өстенә ут ачтылар. Пулялар кечкенә көймәнең кырыен чәрдәкләделәр, һәм ул бата башлады. Бу хәлдән бер генә юл белән — каршы як ярга кадәр йөзеп барып кына котылырга мөмкин иде, алар шулай эшләделәр дә.
Сержант елгага беренче булып сикерде. Салкын су аның тәнен көйдереп алды, аяк-куллары кургаш кебек авыраеп, буйсынмый башладылар, ләкин ул, актык көчен җыеп, ярга таба йөзде. Ниһаять, аның аяклары елга төбенә тиде. Ул, иелгән килеш, сай җирдән берничә адым йөгергәч, биек яр итәгенә чыкты һәм тиз-тиз генә окоп казып шунда яшеренде. Командирлары белән янәшәдә аның пулеметчылары һәм башка отделение .сугышчылары да урнашты.
Озакламый немецлар, батыр егетләрне күреп, тау башыннан алар өстенә гранаталар яудыра башладылар. Эшне озакка сузу ротаны һәлакәткә китерүе мөмкин ,иде, шуңа күрә десантчылар, бер кешедәй булып, урыннарыннан күтәрелделәр !һәм ярсып текә ярга ташландылар. Берничә минуттан алар өч рәтле тимер чыбык киртәләрен өзеп, немецларның траншеяларына бәреп керделәр.
Гыйльметдинов үз подразделениесендә төз атуы белән дан тота иде. Бу сугышта ул үзенең бу данын тагын да ныгытты. Ротаны елгага кысрыкларга омтылып, гитлерчылар берничә контратака ясап карадылар.
Ләкин Гайфетдин, кулга төшерелгән немец пулеметыннан атып, дошманны аяусыз кырды һәм аларның сирәгәйгән сафлары кире чигенергә мәҗбүр булдылар.
Икенче тәнне рота яулап алган плацдармга башка подразделениелар лә килеп төште, һәм алар бергәләп гитлерчыларны көнбатышка таба куып киттеләр.
Дивизиянең унҗиде сугышчысы Днепрда Советлар Союзы Герое асемен алды. Сержант Гыйльметдиновның күкрәгендә Ватан сугышы ордены һәм «Батырлык өчен» медаленә өстәлеп Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале балкыды.
Гвардиячеләр Украина буйлап азат итү походын дәвам иттерделәр. Яна сугышлар кабына торды. Шундый сугышларның берсендә герой сержант Гайфетдин Гыйльметдинов, дусты «максим»; янында, батырларча һәлак булды.