Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ГАБДРАХМАНОВ БАРИ ГАЛИ УЛЫ

Курганнар, курганнар...
Днепр аръягындагы далаларда йөзләрчә курганнар бар, 1944 елның январенда гвардия сержанты Габдрахмановның батареясы үткән юл буенда алар, борынгы сакчы манаралары кебек, тезелеп калдылар. Шулар арасында башкаларыннан һичнәрсәсе белән лә аерылмый торган, картада «Исемсез» дип аталган бер курган төбендә артиллеристларга дошман каршында ут калканы булып торырга туры килде. Созет гаскәрләре, дошман- оборонасын өзеп, омтылышлы рәвештә Кировоградка юл тоттылар. Немецлар, чигенгәндә, һәртөрле уңайлы ру-бежларда, һәр курганда, даладагы һәр инеш ярында ныгып калырга маташтылар... Ләкин бу аларга берни дә бирмәде, илбасарлар техникаларын һәм талап җыелган байлыкларны ташлап, тыныч халыкны фашист коллыгына куарга өлгерә алмыйча чигенделәр...

Артиллеристлар, үзләренең орудиеләре белән, һөҗүм итүче укчы подразделениеләрнең беренче сафларында бардылар. Тоткарлык килеп чыкканда, орудиелар шунда ук әзер хәлгә куела, наводчик Габдрахманов панорамага текәлә һәм, бер-ике снаряд атылып, дошманның ут ноктасы юк ителгәч, яңадан алга китәләр иде.

Немецлар, Кировоградны калдыргач, безнең гаскәрләрнең уңышлы һөҗүмен туктату өчен, бөтен көчләрен куйдылар. Алар һөҗүм итүче совет частьларына каршы бер генә көнне дә контратакага ташланмый калмадылар.

Сержант Габдрахманов хезмәт иткән гвардияче Полтава укчы дивизиясе полкларына 15 январьда шундый җимергеч атакаларның берсенә каршы торырга туры килде.

...Немец пехотасы танклар һәм үзйөрешле орудиеләр булышлыгында атакага күтәрелгәндә, Габдрахмановның пушкасы бөтен батарея белән бергә гвардияче часть оборонасы үзәгендә урнашкан Исемсез биеклектә ут 'позициясендә тора иде. Бу биеклекнең әһәмиятен аңлаган фашистлар төп ударны аңа юнәлттеләр.

Якынлашып килгән танкларны күргәч, батарея командиры сугышчыларга:

— Үткәрмәбез!—диде.

Габдрахманов аңа бөтен иптәшләре исеменнән:

— Сталинград һәм Курск янындагы сугыш ветераннары чигенмиләр, — дип җавап бирде.

Командир бу сүзләрнең бәясен белә һәм үзенең ветераннарына ышана иде. Аның артиллеристлары Идел ярларында һәм Курск янындагы окопларда, Полтава тирәсендә һәм Днепрда батырларча сугыштылар. Днепр плацдармындагы кыска гына сугышлар вакытында гына да на-водчик Габдрахманов ике орден — Кызыл Йолдыз һәм Дан орденнары белән бүләкләнде, һәм командир аның батырлыгы турында Татарстандагы туганнарына хат та язып җибәрде.

Немец танклары биеклеккә якынлаштылар. Аларның броняларындагы тәреләре инде ап-ачык күренә башлады. Артиллеристлар алдан килүче машиналарга төбәп берничә снаряд җибәрделәр. Башта беренче танк, аның артыннан икенчесе яна башлады. Габдрахманов беренче атуда ук үзйөрешле орудиене сафтан чыгарды.

Ләкин дошманның сафтан чыккан машиналарын башкалары алмаштырды. Немец снарядлары батарея позициясенә бер-бер артлы ява башлады. Габдрахманов янындагы сугышчы снаряд кыйпылчыгы тиеп сафтан чыкты, икенче бер сугышчыны баштанаяк туфрак күмеп китте. Озакламый орудие командиры да һәлак булды, һәм Бари бер иптәше белән генә калды.

. Биеклеккә менеп килүче дошман танкысы, тау итәгендә үскән куаклыкларны изеп, югарыга үрмәләде. Габдрахманов аңа якыннан төзәп атты, танк калтыранып туктап калды, аның моторы тынды. Тирә-якта-гы төтен бераз таралгач, Габдрахманов шул танк башнясының орудие көпшәсен аларга таба боруын күрде. Габдрахмановның башында: «Аңардан элек өлгерергә!» дигән уй чагылып узды, һәм аның снаряды нәкъ уртасына килеп тиде. Аңа артык атарга кирәк булмады: танкны шундук ялкын чорнап алды.

Биеклектәге орудиеләр берсе артыннан икенчесе тындылар. Батарея юмандиры үтерелде, бик күп сугышчылар һәлак булдылар. Фашистларның тагын бер үзйөрешле орудиесен сафтан чыгаргач, Габдрахманов та пушкасыннан аерылды, чөнки атарга снарядлары беткән иде.мм Орудие тавышлары тынып та өлгермәде, автоматлар телгә килде: гитлерчылар, тау итәгеннән килеп, биеклеккә өч яктан һөҗүм иттеләр. — Соңгыларына кадәр кырыгыз!—дип кычкырды Габдрахманов исән калган сугышчыларга һәм, автоматын кулына алып, фашистларга каршы ташланды. Кулларына корал тотарлык сугышчылар, инде аз калган булуларына карамастан, пуля һәм гранаталар белән немецларны биеклектән куып төшерделәр. Бәрелешнең башында ук каты яраланган һәм бик күп каны аккан Габдрахманов автоматы белән дошманны кыруын дәвам итте. Уңышсызлыктан ярсыган гитлерчылар җиргә ятарга мәҗбүр булдылар. Шул вакыт аларны безнең гвардиячеләрнең өстәмә көче биеклектән еракка алып ташлады, һәм сугыш совет солдат-ларыньт җиңүе белән тәмамланды.

Каты яраланган Габдрахманов берничә .көн госпитальдә үлемгә каршы көрәште, ләкин ул бу дошманны җиңә алмады. 23 нче январьда дуслары аны Кировоградта күмделәр.

1944 елның 13 сентябрендә аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.