Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЗАВАРЫКИН ИВАН АЛЕКСАНДРОВИЧ

Шөгергә я.кын гына урнашкан Иске Куак авылының егерме яшьлек егете Иван Заварыкинның язмышын комсомол путевкасы хәл итте, шул путевка белән ул 1936 елда хәрби пилотлар мәктәбенә килде.

Фронтка Заварыкин Ватан сугышының беренче көннәрендә үк эләкте. Штурмовиклар авиациясе полкында ул Ленинград янында сугышчан очышлар ясады.

Штурмовикларга бик авыр шартларда хәрәкәт итәргә туры килде. Самолетлар саны буенча алганда, тулы өстенлек немецлар ягында иде. Ләкин совет очучылары үзләренең геройлыклары белән һавада гитлерчыларның һөҗүмен кире кайтардылар һәм җирдә аларның гаскәрләренә каты ударлар ясадылар.

Озак вакытка дошман боҗрасында калган Ленинград өчен барган сугышларда Заварыкинның дәһшәтле машинасы илбасарларның тылындагы юллар һәм кичү урыннары өстенә, аларның батарея позицияләре һәм тәэминат базалары өстенә килеп чыга иде. Кыска гына вакыт эчендә Иван Александрович штурмлау һәм дошманга бомба ударлары ясауның танылган остасы булып әверелде.

Нева ярлары (буендагы сугышларда үзен күрсәткән полкны бер елдан көньякка күчерделәр, ә анда Сталинград тирәсендә тарихи сугышлар кыза бара иде. Бирегә, Волга янына, илебезнең төрле якларыннан яңа көчләр, резервтагы частьлар килә торды.

— Сезгә училищедан килгән очучыларны сугышчан сафка кертү эшен тапшырабыз,— дип задание бирде дивизия командиры Заварыкинга.

Яшьләр группаларына җитәкчелек итеп очулар башланды. Тәҗрибәле пилот, яшь очучыларны осталыкка өйрәтү белән бергә, аларга батырлык, ныклык үрнәге дә күрсәтте.

Ул көннәрдә берәү дә ял итүне -белмәде. Часть аэродромында даими киеренкелек хөкем сөрде. Очучылар заданиедән кайтып самолетларыннан төшәргә дә өлгермиләр, яңадан күтәрелергә приказ бирелә, һәркай-сы көненә берничә очыш ясый иде. Шулай да көн җитми иде.

— Алайса, төнлә очачакмын! — дигән карарга килде Заварыкин һәм үзенең авиация дивизиясендә беренче булып төнге очу серләрен үзләштерде. Бер группа самолет белән ул башлыча дошмлнның коммуникацияләре районнарында хәрәкәт итте. Караңгы пәрдә астыннан кинәт кенә тимер юл узеллары һәм күперләр өстенә штурмовиклар килеп чыккач, берничә минуттан анда ялкынга чолганган станция корылмалары һәм тетелгән эшелоннар, шартлатылган сугыш припаслары окладлары гына кала иде.

1943 елның җәендә совет армияләренең Кара диңгездән алып Заполярьега кадәр булган гаять көчле һөҗүмендә штурмовиклар полкы фронтның иң көньяк участогында — Азов дикгезе буендагы сугышларда катнашты. Сталинград янындагы сугышлар өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән капитан Заварь::::::-: часть командиры ярдәмчесе итеп 'билгеләнде. Аңа һәркайчан сугышчан заданнеләр үтәргә һәм фронттагы тормышларын әле генә башлаучы яшь очучыларның беренче остазы булырга туры килде. Коммунистлар аны үз сафларына кабул иттеләр.

Безнең гаскәрләр Днепрның түбәнге агымы тирәләренә һәм Кырымга килә торган юлларны томалаучы аеруча ныгытылган полосаларны өзү вакытларында Заварыкин, 5 нче удар армия частьларына һәм 2 нче мотомехкорпуока булышлык итеп, утыздан артык уңышлы очыш ясады. Җирдән дә, һавадан да һәрвакыт ут астында булуына карамастан, кыю очучы бер тапкыр да яраланмады һәм үз базасына һәрьюлы җиңү белән кайтты.

Иске Мариенгейм колониясе районында безнең җирдәге частьлар дошманның көчле каршылык күрсәтүенә очрадылар. Аларга ярдәм итү эше капитан Заварыкинга тапшырылды. Ике көн рәттән, 18 һәм 19 августта, алты «Ил» штурмовигы белән, истребительләр булышлыгында, ул гитлерчыларның баш өстендә очып йөрде һәм аларга зур зыян китерде. Штурмовикларның һәр атакасыннан соң җиңүле эз — ватылган техника, җимерелгән ныгытмалар гына кала иде. Шушы ике көн эчендә очучылар ун артиллерия 'батареясының һәм алты көпшәле минометлар подразделениесенең утын бастырдылар, берничә танкны һәм үзйөрешле орудиене (бомба белән ваттырдылар. Шуның аркасында немецларның оборонасы хәлсезләнде, һәм поселок яулап алынды.
Заварьжин еш кына дошман колонналарын «ауларга» чыга иде. Шундый очышларның берсендә, бер яшь очучы белән бергәләп, ул төп юллардан кырыйда бара торган танклар һәм автомашиналар колоннасын күреп алды. Күзәтүләрнең нәтиҗәсе турында радио аша полкка хәбәр итте дә кайту ягына юнәлде. Ул аэродромга төшкәндә, анда инде унике штурмовиктан торган группа һавага күтәрелергә әзер тора иде, һәм ул шундук аларны дошман -колоннасы ягына алып китте. Кинәт һәм тиз ясалган һөҗүм уңышлы чыкты. Колонна тулысынча тар-мар ителде. Немецлар 17 танк һәм 35 автомашина югалттылар.
Август — сентябрь айларындагы сугышлардан соң командование Заварыкинга Советлар Союзы Герое исеме бирергә тәкъдим җибәргәндә, аның шәхси сугышчан хисабында инде дошманның юк ителгән 40 танкысы, 130 лап автомашинасы, 20 артиллерия батареясы һәм башка күп кенә техникасы һәм җанлы >көчләре исәпләнә аде.

Бу саннар Украинадагы һәм туган илебез чиге аръягындагы яңа сугышларда тагы да үсте. Ләкин 1945 елның 1 мартында исәп өзелде: бу көнне герой-очучы сугышчан заданиедән кире кайта алмады...