Исемлек
ҖӘЛИЛОВ МУСА МОСТАФА УЛЫ (Муса Җәлил)
Татар халкының патриот-шагыйре Муса Җәлилнең исеме, аның үлмәс батырлыгы. «Моабит дәфтәрләре» хәзер бөтен дөньядагы миллионнарча кешеләргә билгеле. Аның героик тормышы, дошман белән көрәштә каһарманлыгы. Ватаныбызга турылыклыгы хакында китаплар, пьесалар язылды. Шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләрдә укыйлар, алар музыкада һәм халык җырларында яңгырый.
Сугыш алдыннан Муса Җәлил Татарстан язучылары Союзы председателе, күп кенә шигырь, җыентык һәм поэмалар авторы иде. Нәкъ менә гитлерчылар илебезгә юлбасарларча һөҗүм иткән көннәрдә Казанда композитор Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосына язылган "Алтынчәч" операсын куюга хәзерлек төгәлләнеп килә иде.
1941 елның июнендә Җәлил инде армиядә иде. Ярты ел буена ул башта Курск өлкәсендә, аннары Татарстанда — Минзәлә шәһәрендә политсостав курсларында укыды. Январь аенда, өлкән политрук званиесе алып, Мәскәүгә һәм аннан Волхов фронтына китте.
«Отвага» исемендә чыга торган армия газетасы сотруднигы булып эшләп, Җәлил сугыш геройлары турында, рядовой сугышчылар һәм офицерлар, аларның ныклыгы, сугышчан осталыгы турында күп яза. Май ахырында ул Казанга болай дип хәбәр итә: «Фәкать алгы сызыкта гына кирәкле геройларны күрергә, материаллар тупларга, сугыш барышын күзәтергә мөмкин. Шуңа күрә мин еш кына фашистлар белән барган канлы сугышларны күзәтеп кенә калмыйм, шунда катнашам да".
Частьларга барып йөрү, газетаның чираттагы номерлары өчен материаллар хәзерләү, фронт тормышы кыенлыклары күп көчне ала. Ләкин шундый шартларда да шагыйрь иҗат итә. Хатлары белән бергә Казанга аның яңа шигырьләре дә килә, матбугатта басылып чыга...
«Мин хәзергә фронт лирикасы белән генә чикләнәм, ә инде зур әйберләр язуга, исән калсам, җиңүдән соң керешермен, — дип фикер уртаклаша Муса югарыда китерелгән хатында. — Минемчә, фронт лирикасы да — бигрәк тә хәзер, кирәкле һәм мөһим жанр...»
1942 елның язында Волхов фронтында хәлләр бик авырлаша. Җәлил хезмәт иткән армия гаскәрләре группасы, чолганышка эләгә. Группа бер ай чамасы дошман боҗрасында сугыша. Азык-төлек һәм сугыш припаслары запасы бетсә дә, ачлык Һәм өзлексез сугышлар белән теткәләнгән частьлар июньнең соңгы көннәренә кадәр фашистларның атакаларын кире кайтаралар. Сирәк куаклар үскән сазлы җирләрдә, пычракта, суда сугышчыларның окоплар казырга һәм бомбалардан, снарядлардан яшеренергә дә мөмкинлекләре булмый.
Сафларында инде мең кеше дә булмаган совет сугышчылары отряды, дошман камалышыннан чыгарга соңгы аяусыз омтылыш ясап, 22 июньдә Мясной Бор авылы янында гитлерчыларга каршы атакага ташлана. Күп кенә батырлар сугыша-сугыша һәлак була, әмма калганнары, дошман боҗрасын өзеп, чолганыштан чыгалар.
Котылучылар арасында Муса Җәлил булмый. Ул яраланган килеш, калган бөтен көчен туплап, сугышуын дәвам иттерә, һәм, дошман кулына эләгергә теләмичә, соңгы пулясын үзе өчен калдыра. Ләкин револьвер осечка бирә, атмый, һәм Җәлил пленга эләгә. Бу фаҗигале хәлне шигырьгә салып, шагыйрь Ватанга мөрәҗәгать итә:
Кичер мине илем, синең бөек
Исмең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмәлмадым
Бу тәнемне соңгы сулышта.
Юк, мин сине тузан бөртегедәй
Сансыз гомерем өчен сатмадым.
Волхов шаһит, изге сугыш антын
Соң чиккәчә керсез сакладым...
Коммунистларны, бигрәк тә политработникларны гитлерчылар пленга алмыйлар иде. Ләкин сугышчылар өлкән политрукны сатмадылар — аның кем икәнен белгертмәделәр. Җәлилнең дошманнарга үз исемен белгертәсе килмәде, һәм үзен Гумеров дип атады. Хәрби әсирләр төркеме белән ул бер лагерьга эләкте, аннан икенчесенә... фашистлар татарларны җыйган лагерьлар бу юлда озак этап булдылар.
Рус булмаган милләт әсирләрен аерым лагерьларга ябып, гитлерчылар совет солдатларын илгә хыянәт итәргә күндерергә һәм алардан сугышчан отрядлар төзергә омтылдылар. Әнә шулай, революциядән соң чит илгә качкан татар милләтче-акгвардиячеләре ярдәмендә алар татар легионы оештырырга теләделәр. Кешеләрне шунда барырга мәҗбүр итү өчен, фашистлар төрле авантюристлар һәм муллаларның «вәгазьләренә» генә ышанып калмадылар; максатка ирешүдә аларның төп коралы ачлык һәм җәзалаулар булды.
Ай артыннан айлар узды. Җәлил иреккә чыгу юлын эзләде, иң яшерен уйларын уртаклашырдай һәм көрәшкә яңа көчләр туплардай ышанычлы иптәшләр эзләде.
Акрынлап кечкенә, ләкин бердәм группа оеша. Аңа Мусага Мәскәүдә һәм Казанда вакытта ук билгеле булган язучы Абдулла Алиш, журналист Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, яңа танышлар — Казахстан инженеры Нәзиф һадиев, Ташкент экономисты Гариф Шабаев һәм башкалар керә.
Дуслар качу турында планнар кордылар һәм гамәлгә ашмаслык булганлыктан, алардан үзләре үк баш тарттылар. Читтән ярдәмсез, коралсыз гына лагерь корылмаларының теге ягына чыгу читен иде. Күп санлы сакчылар, вышкалардагы пулеметлар, чәнечкеле тимер чыбык коймалар әсирләрне иректән нык аерып тора иде. Германиянең үзендә урнашкан лагерьга күчерелгәннән соң, аларнын качуга мөмкинлекләре тагы да азайды.
Баш имәгән бу сугышчылар нык тордылар. Ләкин аларны үз җәфалары гына борчымады. Коммунистлар (ә группада алар күпчелек иде) әсирләр массасыннан читтә кала алмыйлар иде. Алар бәхетсезлек килгәндә иптәшләренең күңелен күтәрүне, аларда азатлыкка чыгуга ышанычны ныгытуны үзләренең бурычлары итеп куйдылар. Биредә Җәлилнең шигырьләре дә ярдәм итте. Сугышка кадәрге, сугыш кырында һәм лагерьда туган яңа шигырьләр үзеннән-үзе бер кешедән икенчесенә күчте, туган як хатирәләрен искә төшерде, турылыкка, көрәшкә өндәде...
Даими интектергән ачлык һәм фашистларның җәзалау, мәсхәрәләүләре шулай да үзенекен итте: тоткыннарның аеруча хәлсезләре, рухи йомшаклары җәфа чигүләргә түзмәделәр һәм легионга керделәр. Дошманнар ашыгып легионның беренче батальонын укмаштырдылар, аны фронтка җибәрергә әзерләделәр.
Җәлил һәм аның дуслары гитлерчыларга аяк чалырга кирәклекне аңлыйлар иде. Әмма моңа ничек ирешергә? Озак вакытлар беркем дә: легионга барырга кирәк, дигән куркыныч сүзне әйтергә кыймады. Ә бердәнбер юл шул гына иде. Легионнар арасында оешма төзергә, аларны восстаниегә күтәрергә, алынган коралны фашистларның үзләренә каршы борырга кирәк иде.
Немецлар тарафыннан укмаштырылган «татар милли комитеты»ның дошман разведкасына сатылган эшлеклеләре, әсир Гумеровның чынлыкта кем икәнлеген белеп алып, тырышып-тырышып аны үз якларына аударырга омтылдылар. Алар шагыйрьнең исемен һәм авторитетын үзләренең әшәке эшләрендә файдаланырга теләделәр, һәм, ниһаять, Җәлил аларның тәкъдименә риза булгач, сатлык җаннар бик шатландылар. Мусаның үз исемен сер итеп саклауны таләп итүе генә фашист ялчыларына һәм аларның хуҗаларына ошамады. Бу хәл 1943 елның яз башында булды.
Киеренке эчке көрәштә шушы авыр карарга килеп, Җәлил: бу адымымны аңларлар һәм киләчәктә миңа — шагыйрь һәм коммунистка — хурлыклы тап төшмәс дип ышанды. Иң якын кешесенә — хатынына багышлап язган «Ышанма» дигән шигырендә ул болай ди:
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
«Алмаштырган илен», — дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.
Илдән киттем ил һәм синең өчен
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алыштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала!..
Яшерен алып барыла торган кыен, хәтәр көрәш башланды. Хәзер инде патриотлар аяк-куллары белән бары тик лагерь барагы стеналарына гына, сакчылар күзәтүенә генә бәйләнмәгәннәр иде. Легионерларга культура хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнгән хәлдә, Җәлилнең төрле лагерьларда булырга, йөзләрчә хәрби әсирләр белән әңгәмә алып барырга, музыкантлар, җырчылар исеме астында ышанычлы кешеләр сайлап алырга мөмкинлеге булды — Әхмәт Симаев Берлинда радиостанциядә эшли башлады, Шабаев татар телендәге әдәбият бастырып чыгарыла торган типографиягә урнашты. Бүтән иптәшләре «Идел-Урал» газетасында эшләделәр яки Польшаның Радом шәһәре янындагы Едли-но лагерена җибәрелделәр, анда татар легионы подразделениеләре оештырыла һәм өйрәтелә иде.
Яшерен эш алып баручылар саны артканнан-арта барды, шуның белән бергә аларның эшләре дә активлашты, легионерлар массасына йогыңтылары үсте. Оешма членнары — офицерлар, сержантлар — роталарда, взводларда командирлык постларының күпчелеген биләделәр. Пропаганда ротасы патриотларның барлык эшләренең үзәге булды, ул легионда немең частьлары үрнәгендә оештырылган иде. Муса Җәлил Едлннога берничә тапкыр килде һәм, озак вакытлар шунда булып, һәр подразделениедәге сугышчан группалар җитәкчеләре белән очрашты. Пропаганда ротасының ул яшәгән барагында әсирләр өчен тыңларга мөмкин булган бердәнбер радиоалгыч бар иде, яшерен эш алып баручылар, шпионнарга сиздермичә генә, Мәскәүне тыңлыйлар, Совинформбюро сводкаларын һәм башка хәбәрләрне язып алалар, аларны роталарга җиткерәләр иде. Легионерлар арасында Берлиннан китерелгән патриотик листовкалар да таратыла иде.
Немец командованиесе рөхсәте белән лагерьда үзешчән сәнгать кичәләре, концертлар үткәрелә. Анда легионерлар татар җырлары җырлыйлар, үз музыкантлары, артистлары чыгыш ясый иде. Анда еш кына Муса Җәлил шигырьләре янгырый. Бу шигырьләрдә әйтеп бетерелмәгән фикерләр, яшерелгән урыннар да бар иде, әмма сугышчылар авторның нәрсә әйтергә теләгәнлеген төшенәләр, күңелгә ятышлы юлларны хәтерләрендә саклыйлар, аларны үзләре ясаган блокнотларга язып алалар иде.
Фашистлар ныграк котырынган саен, патриотлар шулкадәр кыюрак эш иттеләр. Күпчелек әсирләрнең булышлыгына ышанган хәлдә, алар легионерларны, шулай ук күршедәге хезмәт лагерьларыңдагы тоткыннарны азат итүне хәзерли башладылар.
Уйланылган планны гамәлгә ашыру өчен җирле халык белән элемтә булдырырга кирәк иде. Җәлил моны да эшли алды. Поляклар арасындагы яңа иптәшләр аша ул партизаннар бел^н элемтәгә керүгә һәм алардан ярдәм алуга өмет баглады.
Гомуми восстание хәзерләү белән бер үк вакытта легионерларның кечкенә бер төркеменең качуын хәзерләү алып барылды. Кыюларның шундый бер төркеменең болай куркусыз рәвештә качуы фашистларны тәмам чыгырдан чыгарды.
Ниһаять, немец шпионнары яшерен эш алып баручыларның эзләренә төштеләр. Беркөнне, август аенда, фашистлар пропаганда ротасы барагына бәреп керделәр һәм, җентекләп тентү ясаганнан соң, Җәлилне,, оешманың бүтән җитәкчеләрен һәм членнарын кулга алдылар. Шул ук вакытта Берлинда да кулга алулар булды.
Муса Җәлилне Берлинның Моабит төрмәсенә яптылар. Анда ул суд булганны көтеп, берничә ай ятты. Озак вакыт алып барылган тикшерүләр кулга алынучыларны гаепләү эшенә материаллар өстәмәде диярлек, гестапоның сорау алулары һәм җәзалаулары да аларны сөйләргә мәҗбүр итә алмады.
Төрмә камерасында Җәлил ялгыз булып чыкмады. Шыксыз, караңгы читлектә язмыш аңа Бельгиянең оккупантларга каршылык күрсәтү сугышчысы Андре Тиммермансны күрше итте. Бельгияле антифашист Җәлил тормышының соңгы чорында аның дусты һәм шаһите булды.
Үлемгә хөкем ителүнең котылгысыз булуына шикләнергә туры килми иде. Әмма бу хәл Җәлилнең рухын төшерә алмады, үзенең солдат һәм коммунист булу бурычын үтәп, ул, ничек яшәгән һәм көрәшкән булса, шулай —дошман каршысында тез чүкмичә, кыю үләргә әзер иде.
Герой-шагыйрьнең туган илебезгә чиксез бирелгәнлеге, аның өчен үзенең тормышын бирергә дә әзер булганлыгы аның «Җырларым» шигырендә аеруча ачык чагыла:
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә ,бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Соңгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә
һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Батыр көрәшче-шагыйрьнең иҗат чишмәсе төрмәдә дә кипми. Сакчылар күзәтүеннән яшереп, ул кайчак камерага эләккән немец газеталары кырыеннан үзе ясаган кечкенә генә дәфтәргә ялкынлы шигырьләр яза. 1944 елның мартында судка киткәндә, Тиммерманс белән хушлашып, Җәлил аңа чиксез кыйммәтле шул дәфтәрен—туган халкына фашист тоткынлыгыннан җибәргән үзенең соңгы сәламен тапшыра. Дустыннан ул, фашистларны җиңгәннән соң, дәфтәрне Советлар Союзына тапшыруын үтенә.
Гитлерчылар суды Муса Җәлилне, Абдулла Алишны һәм яшерен оешманың башка җитәкчеләрен үлем җәзасына хөкем итә. 1944 елның августында аларны Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерәләр.
Берлинны штурмлау көннәрендә совет солдатлары Моабит төрмәсе ишек алдында, үзенең шушында ябылган булуы һәм үлемгә хөкем ителүе турында Җәлилнең кыска гына язмасын таптылар. Бу —шагыйрьнең язмышы турында беренче хәбәр иде. Ләкин исән калган аз сандагы шаһитларның сөйләүләре, архив документлары һәм Бельгиядән алынган «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре патриот-шагыйрьнең героик көрәше тарихын ачканчы, аның тавышын совет халкына җиткергәнче, күп еллар узды.
Ватаныбыз үзенең турылыклы улының батырлыгын лаеклы бәяләде. 1957 елда, Муса Җәлилнең тууына илле ел тулу көннәрендә, мәрхүмгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, ә аның йөрәк каны белән язылган Моабит шигырьләре Ленин премиясе белән билгеләп үтелде.