Исемлек
ЗИННУРОВ НӘБИУЛЛА ШӘФЫЙК УЛЫ
Батальон комсоргы кече лейтенант Зиннуровны полкта белмәгән кеше юк иде диярлек. 1942 елның февраленнән башлап үт үзе хезмәт иткән полк белән бергә, Днепрга кадәр бик күп шыр сугышларны үтте, солдатлар арасында үзен батыр офицео. салэтле оештыручы һәм турылыклы иптәш итеп танытты. Киев янындагы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Геоое исеме бирелде.
Зиннуровны Югары Ослан районында якташлары сугышка кадәр үк актив комсомолец буларак беләләр иде. Армиядә дә үл тиз арада яшьләрнең танылган җитәкчесенә әверелде. Полк мәктәбен тәмамлаган сержант Зиннуров беренче сугышларда ук взвод командиры һәлак булгач аны алыштырды. Беркадәр вакыттан соң ул батальон комсоргы итеп билгеләнде.
Батырлыгы, солдатларның тормышы турында көндәлек кайгыртучан-лык күрсәтүе аркасында, комсорг яшь сугышчылар арасында мәхәббәт һәм ихтирам, өлкән иптәшләре һәм командирлар алдында авторитет казанды. Ул һәрвакыт, окопларда чакта да, ял вакытларында да, сугышта да солдатлар арасында булды. Зиннуров җитәкчелегендә комсомол оешмасы яшьләрне политик яктан тәрбияләде, подразделение-ләрдә дисциплинаны ныгытуга булышлык күрсәтте. Комсорг яшь сугышчыларны хәрби осталыкка үзе өйрәтте, аларны һичкуркусыз рәвештә атакага һәм теләсә нинди заданиегә алып барды.
Комсомолга алынган сугышчыга ВЛКСМ билеты тапшырганда, Зиннуров һәрвакыт:
— Ленин комсомолы члены исеменә лаеклы бул, дошманга каршы көрәштә бу исемне акла, — дия иде.
Курск янындагы сугышлар алдыннан да, Украинада һәм Днепрда барган һөҗүмнәрдә дә аның бу сүзләре яшь комсомолецларга юлдаш булдылар. Сугыш кыенрак булган саен, комсомол оешмасы сафлары шулкадәр үк активрак үсә барды. Комсомол сафларына иң батыр, иң сыналган сугышчылар керде. Уннарча патриотларның сугышка кергәндә куен кесәләрендә: «Әгәр һәлак булсам, мине комсомолец дип санавыгызны үтенәм», — дигән гариза була иде.
...Батальон Днепр аша совет гаскәрләренең алдынгы эшелонында кичте. Елганы кичәр алдыннан, комсорг батальон командирын:
— Комсомолецлар каршы ярда беренчеләрдән булырлар!—дип ышандырды.
Караңгы төшкәч, елганы кичү башланды, кече лейтенант Зиннуров алгы көймәгә утырды. Немецлар десантка каты ут ачтылар. Ләкин ул сугышчыларны тоткарлый алмады. Яр буена барып җиткәнче үк, Нәбиулла суга сикереп төште һәм, коралын баш өстенә күтәреп, сай урыннан алга таба китте. Комсоргның шәхси үрнәгеннән дәртләнгән сугышчылар аның: «Ватан өчен, алга!» — дигән командасы буенча ярга ташландылар.
Яктыра башлаганда, ярның яулап алынган участогы өчен немецлар белән безнекеләр арасында каты сугыш башланып китте. Немецларның атакалары берсе артыннан икенчесе кабатланды, әмма совет сугышчылары яулап алынган рубежны нык сакладылар. Зиннуров пулялар яңгырында, шартлаган снарядлар һәм миналар астында, сугышның иң кыен урыннарында булды. Сугыш башында ук яраланган булса да, ул янәшәсендәге пулемет тынып калгач, үлгән пулеметчыны үзе алмаштырды һәм һөҗүм итүче фашистларны кыра бирде.
Яр буенда сугыш көне буе дәвам итте. Төнлә елга аръягыннан өстәмә көч килгәч кенә, плацдармны саклаучылар тын алдылар. Плацдармга килгән подразделениелар оккупантларны Днепрдан һаман эч-кәрәк кысрыкладылар.
Киев янындагы сугышлар айдан артыкка сузылды. Ниһаять, Октябрь революциясенең 26 нчы еллыгы алдыннан совет гаскәрләре Укрaина башкаласына барып җиттеләр.
Сугышчылар шәһәр тирәсендәге соңгы ныгытмаларны штурмлауга гадәттән тыш зур күтәренкелек белән хәзерләнделәр. Ал арның күңелендә: рус шәһәрләренең атасы — борынгы Киев азат ителәчәк! — дигән нык ышаныч яши иде.
һөҗүм алдыннан Зиннуров батальонында комсомолның ачык җыелышы ясалды. Чыгышлар бик кыска булды: чыгып сөйләүчеләрнең һәркайсы тормышларын кызганмыйча сугышачакларын әйттеләр.
Икенче көнне полк шәһәр бистәсе Пущая Водица өчен сугыш башлап җибәрде. Дошман берничә тапкыр контратака ясап карады, әмма бу аңа берни дә бирмәде, ул чигенергә мәҗбүр булды. Дүртенче, иң көчле контратаканың үтә кыен моментында Зиннуров пулемет алып йорт түбәсенә менде һәм гитлерчыларга төбәп ата башлады. Немецлар аннан бөтенләй алып ташлангач, батальон алга китте, ә сугыш кырында дошманның өч йөзгә якын мәете аунап калды...
Ниһаять, озак көтелгән сәгать килеп җитте. Зиннуров батальонның алгы отрядында Киевка барып керде, һәр йорт почмагыннан, ишек алларыннан һәм өй тәрәзәләреннән туктаусыз очып торган пулялар астында батыр егетләр, урамнар аша шәһәр үзәгенә үтеп, кинофабрика бинасын илбасарлардан чистарттылар һәм Крещатикка беренче булып ,аяк бастылар.