Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЗАҺИДУЛЛИН ФӘХРЕТДИН ГАРИФ УЛЫ

1941 елның сентябрендә Фәхретдин Заһидуллин өстәмә көчләр составында аерым сапер батальонына килгәндә, Тихвин янында саперларга эш күп иде. Гаскәрләр монда, урман һәм зур сазлыклар арасында урнашып, һөҗүм сугышлары алып баралар иде. Башка еллардагыга караганда, ул елны иртә башланган каты салкыннарда да катмаган тоташ баткаклыклар биредә саперларның төп дошманы иде. Фәхретдин, иптәшләре белән бергә, сугышка кадәрге елларда действительный хәрби хезмәттә алган күнегүләрен эшкә җигеп, авыр шартларда ату позицияләре корды һәм ныгытты, юллар салды. Еш кына бу эшләрне саперлар дошман уты астында башкардылар.

Батальонда татар солдатлары байтак иде. Сугыш алдыннан Себердә яшәгән Заһидуллин аларның Татарстан турында сөйләүләрен кызыксынып тыңлый, республика турында, үзенең балачагы һәм яшьлек еллары үткән Кукмара районы турында сораша иде.

Фронт гаскәрләре Тихвин шәһәрен азат иткән һәм оккупантларны Волхов аръягына алып ташлаган ноябрь — декабрь айларындагы һөҗүм сугышларында саперлар алга баручы частьларга юллар салдылар. Алар йөзләрчә мина кырларын зарарсызландырдылар. Урман юлларын аударылган агачлардан арчыдылар һәм немец ныгытмаларын шартлаттылар. Кеше үтә алмаслык сазлыкларга бүрәнәләрдән юллар салганда. Заһидуллнн һәм анын иптәшләре кайчакта хәтта муеннан диярлек сасы саз суы эчендә торып эшләделәр.

Беренче җиңүдән соң Заһидуллин ике елдан артык Волхов һәм Карелия фронтларында булды, күп кенә һөҗүм һәм оборона сугышларында катнашты. Бу вакыт эчендә ул сержант исеме алды һәм отделение командиры булды.

Гади саперны дивизиядә генә түгел, бәлки армиядә данга күмгән вакыйга Ватан сугышы башлануга өч ел тулган истәлекле елның 21 июнендә булды.

Бу көнне һөҗүмгә күчкән совет гаскәрләре Свирь елгасын кичәргә хәзерләнделәр. Ул операцияләрдә сапер батальоны зур роль уйнары. Батальон үзендә булган көймәләр һ. б. белән Свирь елгасының финнар кулындагы десант отрядларын күчерергә тиеш иде.

Елганы кичә башлау алдыннан, безнең артиллерия хәзерлегенә җавап итеп, финнар да көчле ут ачтылар. Саперлар елганы кичәргә әзерләнделәр. Снаряд кыйпылчыклары батальонга сизелерлек югалтулар китерү белән бергә һава тутырылган резина көймәләрнең тышчаларын да тишкәләделәр. Аларны шул ут астында ук ремонтларга туры килде.

Заһидуллин отделениксендә берничә сугышчы сафтан чыкты, шулай да көймә вакытында әзер булды.. Аның тышчасы берничә урыннан тишелгәч, сержант аларны тиз генә ямады да, беренче булып суга төшерде. Кечкенә генә көймәгә леметчылар группасын утырткач, ул ярдан кузгалып китте. Ләкин минут та үтмәде, көймә яңадан зарарланды. Фәхретдин, каушап калмады, зарарланган урыннарга агач бөкеләр тыкты һәм, кул астыңдагы ике өрдергечне алып, пулеметчылар ярдәмендә, көймәгә берөзлексез һава тутырырга кереште.

Свирь елгасы өстендә — бу урында аның иңе дүрт йөз метрга җитә иде — снарядлар һәм миналар шартлавыннан су баганалары күтәрелеп торды. Алар көймә тирәсендә ешая башлагач, Заһидуллин суга төтен шашкалары ташларга кушты. Шуннан соң аның көймәсе төтен пәрдәсенә капланып дошман урнашкан ярга беренче булып чыкты. Пулеметчыларны ярга төшергәч, батыр сапер шундук кайту юлына борылды.

Кыска гына вакыт эчендә сержант елга аша рәттән унтугыз рейс ясады. Ул каршы як ярга кораллары-киләре белән өч йөз илле кешене һәм берничә орудиене чыгарды. Дошман урнашкан ярдан үзебезнең якка чыкканда да аның көймәсе буш булмады, аңа яраланган сугышчылар утырды. Финнар елганы утка тотуларын туктатмадылар, ләкин Заһидул-линның юлында ут стенасы киртә була алмады. Пулялар һәм снаряд кыйпылчыклары аны ничектер читләтеп үттеләр, ул салкын канлылык беләк көймәнең тишекләрен ямап аңа берөзлексез диярлек һава тутыра торды. Бу көймәсе ахырда тәмам эштән чыккач, ул башка көймәгә күчеп утырды һәм десантчылар яулап алган плацдармга кешеләр ташуын дәвам иттерде.

Свирь елгасын кичкәч, совет гаскәрләре финнарны Карелиядән бәреп чыгардылар. Саперлар батальоны һөҗүм итүчеләргә зур булышлык күрсәтте. Нәкъ шул вакытта Заһидуллаң партия оешмасына гариза бирде. Гаризасында ул: «Мине большевиклар партиясенә член итеп алуыгызны үтенәм, чөнки мин партия члены булырга телим һәм немец илбасарларын- тәмам җиңү өчен бөтен көчемне, сәләтемне, әгәр кирәк була икән, тормышымны да бирергә әзер торам», — дип язды. Батальонның алдынгы һәм батыр сугышчысының үтенече канәгатьләндерелде.

29 июньдә, һөҗүмнең тугызынчы көнендә, безнең частьлар яңа су киртәсенә очрадылар. Финнар, чигенгән вакытта, елга аша салынган күперне шартлатканнар иде. Командир сержант Заһидуллинга күпернең торышын тикшерергә һәм аның аша чыгу мөмкинлеген ачыкларга боерды.

...Ярдан бераз читтәрәк урнашкан фин автоматчылары җимерек күпергә килү юлларын утка тоттылар. Ләкин Фәхретдинне пулялар туктата алмады. Ул, ачык урыннан шуышып үтеп, күпер астына төште. Биредә батыр егеткә пулялар гына түгел, зуррак куркыныч туды. Күпернең күп өлешен җимерергә өлгермәгән финнар, аны артиллерия белән ватарга тырышалар, төз атылган һәр снарядның күпер астына салып калдырылган тол зарядын шартлатуы мөмкин иде. Ләкин Заһидуллаң бу куркыныч турында уйламады, ул күпернең төзек калган терәкләрен, про-летларын карады һәм аларның күтәрү мөмкинлеген чамалады.

Икенче күпер янына сержант куаклык аша барырга булды. Ләкин куаклыкка барып җитәргә өлгермәде, уң кулына пуля тиде. Тиз генә ярасын бәйләгәч, ул яңадан ярга таба йөгерә башлады. Фәхретдин пулялар яңгыры астында кыска йөгерешләр ясап җиргә бер ятты, бер торды. Шулай ул, билгеләнгән урынга барып җитеп, күпер астына төшеп яшеренде... Сугышчан бурыч тулысынча үтәлде...

Свирь елгасын кичкәннән соң нәкъ бер ай үткәч — 21 июльдә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Заһидуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелде.