Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ВӘҖЕТДИНОВ ГЫЙМАЗЕТДИН ВӘҖЕТДИН УЛЫ

1940 елның январь башында, ак финнарга каршы сугыш барганда, 86 нчы Казан мотоукчы дивизиясе фронтка китәргә приказ алды. Полкларда бу приказны күптән көтәләр һәм аны намус белән үтәргә хәзерләнәләр иде.

Юлга чыгар алдыннан митинглар һәм җыелышлар булды. Аларда сугышчылар һәм командирлар дошманга каршы көрәштә көчләрен һәм тормышларын аямаска сүз бирделәр.

Митингта рота командиры кече лейтенант Вазетдинов:

—- Без Кызыл Армиянең героик традицияләренә турылыклы булырбыз. Без, сугышчылар, кыенлыклардан курыкмыйбыз, совет чикләренең иминлегенә янаучы дошманны тар-мар итәрбез, — диде.

Дивизия, Ленинградка барып җитеп, фин култыгы буена урнашып, сугышларга хәзерләнә башлаганга кадәр байтак вакыт үтте. Ниһаять, 22 февральдә частьлар култык бозы аша походка чыктылар. Алар алдына гаять җаваплы бурыч — дошманга сиздермичә, култык аша ныгытылган Выборг районының тылына чыгу һәм дошманның үз иленең үзәк районнары белән элемтәсен өзү бурычы куелды.

Азыр поход бер тәүлеккә сузылды. Ротаның алдында барган кече лейтенант Вазетдинов бөтен юл буена бер генә сәгать тә ял итә алмады. Ул маршта һәм привалларда ротасындагы тәртипне нык күзәтте, хәлсезләнгән сугышчыларны дәртләндерде, артта калучыларга һәм өшегәннәргә ярдәм күрсәтү турында кайгыртты. Яр буена рота сугышчан сәләтен тулысынча саклап барып җитте.

Моңа кадәр дә Вазетдиновның Финляндиядәге сугыш шартлары турында күп тапкырлар укыганы һәм ишеткәне бар иде. Ләкин шулай булса да, аңа кыялар һәм куе урманнар арасында хәрәкәт итәргә, ныгытылган утрауларга боз өстеннән һөҗүм ясарга һәм крепостька әверелдерелгән авылларны штурмларга күнегүе җиңел булмады.

Рота сугышка керүенең беренче көннәрендә үк, бер авылга яшерен рәвештә флангтан барып чыгарга һәм батальонга атака вакытында булышлык күрсәтергә приказ алды. Ул кичекмәстән юлга чыкты. Барыр юл тар гына, әйләнә-тирәдә урман, юл читендә калын һәм авыр кар бүрекләре кигән чыршылар утыра, аяк астында да бил тиңентен кар иде.

Дозорлар да, шулай ук барлык сугышчылар да засадага эләкмәс өчен һәр агачны, һәр шикле урынны җентекләп карап бардылар. Дошман миналарына эләкмәс өчен юлны да яхшылап тикшерергә туры килде.

Алгы дозор засаданы үз вакытында күреп, аның белән атыша башлады. Командир приказы белән рота юлга ятты һәм пулеметчыларны алга үткәрде.

— Финнар чаңгыларда безнең тылга төшәргә чамалыйлар, — дип хәбәр иттеләр командирга.

һәм, чыннан да, озак та үтмәде, як-яктан һәм арттан ату тавышлары яңгырады.

Пассив оборонаның һәлакәткә китерүе мөмкин иде, шуңа күрә Вазетдинов камалудан тизрәк алга чыгарта карар бирде. Ул, үзе белән бер взводны алып, алгы дозорга шуышып барды һәм аннан бер төркем сугышчыга дошманның артына төшәргә кушты. Дошман тылында үзе җибәргән сугышчыларның гранаталары шартлаганны көтеп карда ятканда, кече лейтенантка вакыт бит акрын уза кебек тоелды. Ниһаять, көткән минутлар килеп җитте, һәм отряд «ура» кычкырып атакага күтәрелде.

Билгеләнгән урынга рота вакытында барып житте һәм дошманга искәрмәстән һөҗүм ясады.

һөҗүм уңышлы тәмамланды: финнар авылдан бәреп чыгарылды. Ләкин озакламый хәл кыенлашты: дошман, өстәмә көчләр алып, контратакага ташланды. Аның һөҗүмен кире кайтаруның иң кискен минутында пулемет расчеты һәлак булды. Вазетдинов, шунда ук, пулемет янына үзе ятты.

Карсак таулар арасында урнашкан Скиппари авылы дошманның көчле терәк пунктына әверелдерелгән иде. Аның тирә-ягын тимер чыбык киртәләр, траншеялар һәм озак вакытка исәпләнгән (бетонлы ут нокталары чолгап алган, ә ачык урыннар финнар тарафыннан, алдан ук төзәп атып, тикшереп куелган иде.

Батальон бу авылны артиллерия (булышлыгы белән берничә тапкыр атакалады, ләкин атакалар уңыш китермәделәр. Вазетдинов ротасының юлын дошманның ике пулеметы каплап торды. Аларны юк итми торып, алга китүе мөмкин түгел иде. Чираттагы атака вакытында рота җиргә яткач, Вазетдинов ул пулеметларның берсе янына мөмкин кадәр якынрак барырга карар бирде һәм бер төркем сугышчыга пулеметчының игътибарын үзләренә җәлеп итәргә кушып, үзенең ике группа солдатлары белән, карга чума-чуйа пулемет оясына таба шуышты. Ниһаять, алар, гранаталар ыргытып, дошман пулеметын расчеты-ние белән юк иттеләр, һәм шуннан соң рота, ә рота артыннан бөтен батальон дошман траншеяларына бәреп керде.

Скиппари авылы һәм аның тирәләре өчен көрәш тагын берничә көн дәвам итте. Финнар ныгытмаларыннан бәреп чыгарылды, ләкин дошман белән яңа сугышларның берсендә, 8 мартта, Вазетдинов батырлар үлеме белән һәлак булды, һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме үлгәннән соң бирелде.