Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ВОЛОСТНОВ НИКОЛАЙ ДМИТРИЕВИЧ

ВЛКСМның Юдино район комитеты 1943 елның 5 ноябренда Николай Волостновны комсомолга алып ялгышмады. Ялгышырга мөмкин дә түгел иде, чөнки аның унҗиде еллык кыска гына гомере иптәшләренең күз алдында үтте. Ул биредә урманнар белән чолганып алынган Ивановское авылында 1926 елны туды, шунда мәктәптә укыды, аннары, семьясына ярдәм итәргә теләп, урман хуҗалыгына бик яшьли эшкә керде.

Тышына бөек юлбашчының силуэты төшерелгән комсомол билетын райком секретаре кулыннан алганда, Николай Ленин комсомолы члены исеменә тап төшермәскә сүз бирде. Ул сүзендә .нык торды. Дошманны җиңү өчен тормышын биргән Советлар Союзы Герое Николай Волостновның исемен хәзер барлык якташлары зур горурлык белән искә алалар. Бу данлы исем район комсомол оешмасы исемлегенә мәңгелеккә кертелде, Большие Ключи мәктәбе пионерлар дружинасы байрагына алтын хәрефләр белән чигелде, Васильево поселогы урамнарының берсенә бирелде...

Комсомолга алынып берничә көн үткәннән соң, Николайның тормышында икенче бер әһәмиятле вакыйга булды: аңа хәрби комиссариаттан повестка килде. Николайны армиягә озатканда, аның әнисе Пелагея Константиновка елый башлады. Николай аны тынычландырырга тырышып:

— Елама, әни! Ни өчен сугышырга барганыбызны беләсең бит. .Дошманны җиңгәч кайтырбыз! — диде.

Өйрәнү полкында берничә ай вакыт бик тиз үтеп китте. 1944 елның мартында пулеметчы Волостнов Белоруссиядә сугыша иде ийде. Ул бик күп гитлерчыларны теге дөньяга җибәрде һәм, бер сугышта үзенең дә иңбашы һәм кулы яралангач, госпитальгә керде. Көнчыгыш Пруссия өчен хәлиткеч сугышлар барганда, ул яңадан сафка кайтты.

Көнчыгыш Пруссия гвардия сержанты Волостновка тимер-бетон белән капланган гаять зур крепость булып күренде. Ул чыннан да шулай иде. Анда һәр хутор, һәр шәһәрчек өчен сугышырга туры килде. Бу сугышларда Николай үзенең яхшы сугышчы булуын күрсәтте, һөҗүм итүче укчыларга ут белән булышлык күрсәткәндә дә, ныгытмада урнашкан дошман пулеметы белән аерым сугыш алып барырга туры килгәндә дә, ул батырларча һәм тәвәккәл сугышты. Рота командиры капитан Андреев Волостнов расчетын күп тапкырлар башкаларга үрнәк итеп куйды. Февраль аенда Николай «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

...1945 елның апрелендә Кенигсберг алынды, ләкин немец гаскәрләренең диңгез ярына кысрыкланган калдыклары көчле каршылык күрсәттеләр. Волостнов хезмәт иткән гвардияче полк фашистларның соңгы ныгытмаларын — Земланд ярымутравын штурмларга кереште, анда аерата каты сугышлар барды.

15 апрельдә Гаутен местечкоеы районында немецлар гвардиячеләргә каршы контратака башладылар. Алар, совет гаскәрләре стенасын җимереп, диңгезгә тәмам кысрыкланудан котылу өмете белән, полк позицияләренә ярсып ташландылар.

Николайның пулеметы ике ротаның сугышчан позицияләре уртасында урнашкан иде. Ул аларга ут белән булышлык күрсәтте. Дошман совет сугышчылары окопларын снарядлар һәм миналар белән күмде. Атакада немец пехотасы белән бергә аларның үзйөрешле орудиеләре дә катнашты. Фашистлар, күп югалтуларга очрап, гвардиячеләрне кысрыклый башладылар, һәм менә шул иң авыр минутта Волостновның батырлыгы бу сугышны совет гаскәрләре файдасына хәл итте.

Волостнов укчылар белән бергә чигенмәде. Ул «максим»ы янында ялгызы гына калды, аның расчетташ иптәшләре һәлак булганнар иде инде. Яңа атака менә-менә башланырга тиеш иде, һәм ул дошманга каршы торырга хәзерләнде: пулеметын тагын бер тапкыр тикшереп чыкты, ленталар тутырылган тартмаларны якынрак куйды, юеш җиргә шинелен җәеп, пулеметы артына уңайлабрак ятты.

Аңа дошманны озак көтәргә туры килмәде. Алда каралып торган урманнан гитлерчыларның үзйөрешле орудиесе килеп чыкты, һәм шул ук вакытта траншеялардан немец пехотасы күтәрелде. Николай, үзйөрешле орудие белән артиллеристлар шөгыльләнәчәген белеп, аңа пуля әрәм итмәде, ул якынлашып килүче автоматчыларны күзәтте. Аз гына да иелмичә бетен бугазларына акырып килүче исерек гитлерчыларны күргәч, атмый торуы кыен иде, ләкин ул, ал арны якыннан тур~ы атып дөмектерү нияте белән, пулеметыннан ут ачарга ашыкмады.

Снаряд тигән үзйөрешле орудие кыр уртасында тукталып калды. Дошман пехотасы арасында да снарядлар шартлый башлады. Шуңа, да карамастан фашистлар автоматтан ата-ата алга таба йөгерүләрен дәвам иттерделәр. Алар килеп җитәргә йөз метрлап ара калгач, Волостнов пулеметы да телгә килде.

Исән калган гитлерчылар кире борылып траншеяларына яшеренгәч кенә, Волостнов җиңел сулап куйды һәм пулемет гашеткасыннан кулын алды. Ләкин тиздән аның әйләнә-тирәсендә снарядлар шартлап ярылды, окобы янында җир ишелде, әче төтен тынын кыса, күз алды караңгылана, башы әйләнә башлады...

Снарядлар һәм миналар шартлавыннан колаклары тонган, корымга һәм балчыкка буялып беткән Николай дошман окопларыннан яңадан атакага килүчеләрне зур түземлек белән көтте. Бу юлы алар бераз сакланыбрак, бик нык иелеп һәм яшеренә-яшеренә килделәр. Волостнов тагын баягыча ук секундларны һәм метрларны санады һәм, фашистлар беренче атакаларында мәетләр өеме калдырган урынга җиткәч кенә, ут ачты. Уннарча соры-яшел фигуралар, тагын җиргә кадалып, хәрәкәтсез калдылар.

Яңадан снарядлар давыл куптарды, яңадан атака башланды. Николай берничә тапкыр яраланды. Ләкин ул: «Бу яралану яралану түгел»,— дип, яраларын да бәйләргә гвакыт әрәм итмичә, атуын дәвам иттерде.

Гитлерчылар яңадан кире чигенделәр...

Бишенче контратака да, алдагылары кебек үк, артиллерия һәм миномет уты каплавы астында башланды. Бер снаряд Николайның янында ук шартлады. Пулеметчы шунда ук биленең бик каты авыртуын тойды. Аның куллары пулемет гашеткасыннан аерылды. Ләкин берничә секундтан соң «максим» фашистлар өстенә яңадан үлем сибәргә тотынды.

Уңышсызлыктан котырынган немецлар, алларында тик бер пулеметчы гына ятканны күреп, һам^н саен якынрак килделәр. Аларның күбесе пулемет утыннан дөмекте, ләкин егылганнар урынына яңалары басып, алга таба үрмәләделәр. Пулемет тагын чираттагы лентасын атарга керешкәч, кинәт аның янында ук, снаряд шартлавыннан, ут баганасы күтәрелде. «Максим» тынып калды, Николай тагын яраланды.
— Бетте сержант!—диделәр сугыш барышын күзәткән гвардиячеләр, һәлак булган иптәшләре өчен һәркайсының йөрәге әрнеде. Ләкин шунда ук алар канга баткан Николайның, окобыннан күтәрелеп, кулына автоматын тотып, немецларга каршы ташланганын күрделәр. Сугышчылар Волостновның:
— Ватан өчен! Ура! —дип кычкыруын ишеттеләр, һәм алар барысы да аның артыннан атакага күтәрелделәр. Дошман, траншеялардан бәреп чыгарылып, диңгезгә кысрыкланды. Әмма Волостнов җиңүчеләр арасында юк иде инде: снаряд аның тормышын өзде.

Яңа кабер янында кайгы митингысы булды. Бу митингта Волостновның сугышчан дуслары:

— Безнең байракта — герой каны! Якынлашып килгән җиңү көнендә без бу байракны фашист рейхына кадаган вакытта герой да безнең белән бергә булыр!—диделәр.