Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ВӘЛИЕВ ӘКРАМ ИСКӘНДӘР УЛЫ

Үзенә Советлар Союзы Герое исеме бирелгәнлеген белгәч, Әкрам Вәлиев, полкташлары белән үзенең шатлыгын уртаклашып:

— Тормышымда моның кебек зур бәхет булганы юк иде әле,—диде. — Рәхмәтемне белдерергә сүзләр таба алмыйм. Кыска гына итеп, бөтен йөрәгемнән: рәхмәт сиңа, Ватаным, син мине тәрбияләдең һәм герой иттең, диясе килә.

Татар халкының батыр улы бу зур ,бүләкне алуга 1944 елның августында Латвияне азат итү өчен барган сугышларда лаек булды. Бу вакытка инде гвардияче өлкән сержант Вәлиевнең ике еллык сугыш стажы бар иде. Балтик буена якынлашканда, ул батырларча сугышып яраланды, Кызыл йолдыз ордены 'һәй медальләр белән бүләкләнде.

Әкрам Вәлнез гвардиячеләр укчы полкында отделениегә командалык итте, рота комсомол оешмасының секретаре да иде. Полк Латвия чикләренә кергәндә, фашист илбасарларының язмышы хәл ителгән иде инде. Бик нык кыйналган, тетелеп беткән немец дивизияләренә щтө-нергә урын юк: арт якта—диңгез, ә көньякта совет гаскәрләре кин фронт булып Көнчыгыш Пруссиягә якынлашып киләләр иде. Әмма оккупантлар котылып калырга өметләнәләр иде әле. Гитлер пропагандасы, үзенең солдатларына рух өстәргә тырышып: «Бүгенге көрәштә Бал-тик бастионы Германиянең көнчыгыш чикләре алдында торучы кыя таштай нык!» — дип шапырынды.

һөҗүм башлау алдыннан полкка өстәмә көчләр килде. Комсорг Вәлиев, рота командиры һәм старшина белән бергә, яңа килүчеләрне каршы алды, алар арасында якташларыннан яки һич югында күрше Идел буе өлкәләреннән берәр кеше очратса, ул чын күңеленнән шатлана иде. Яңа сугышчылар килү белән комсоргка да мәшәкать артты. Яшь сугышчыга — комсомолецмы ул, түгелме, барыбер — фронттагы хәлләргә тизрәк күнегергә ярдәм итәргә — аның төп бурычы әнә шул иде.

Иң элек Әкрам яңа килүчеләрне полкның сугышчан тарихы белән таныштырды, аның традицияләрен изге итеп сакларга өйрәтте.

— Без —гвардиячеләр, димәк, без һәрвакыт алда, кайда кыенрак — шунда булырга тиешбез, — диде ул.

Яшьләрне тәрбияләү һәм өйрәтүгә комсорг активны, күпне күргән солдатларны тартты. Бу ирекле инструкторлар командирларга булышлык (иттеләр, һәрбер сугышчының үзенә тапшырылган коралын тизрәк үзләштерүе, уставларны җентекләп өйрәнүе турында кайгырттылар, һөҗүм башлану белән, гвардиячеләр, дошманны эзәрлекли барып,, аңа бер җирдә дә туктап торырга ирек бирмәделәр. Фашистлар зинданында газап чиккән меңләгән совет кешеләре — руслар, латышлар азат ителүне түземсезлек белән көткәнлеген алар яхшы беләләр иде. Полк подразделениеләре хутор артыннан хуторны дошман кулыннан азат иттеләр.

Резекне янында тар-мар ителгән немец частьлары, гвардиячеләр дивизиясе басымы астында, Айвиэксте елгасына таба чигенделәр. Алар бу рубеждагы биеклектә ныгып урнашырга һәм һөҗүм итүчеләрне яр буена якын китермәскә маташтылар.

4 августка каршы төндә майор Черников батальоны елгага якын килү юлларында төне буе сугыш алып барды. Вәлиев отделениесе немецлар урнашкан биеклеккә беренче булып килеп җитте. Өлкән сержант фашистларны, автоматтан атып һәм гранаталар ыргытып, пыран-заран китерде.

Немецлар, ут эчендә калган мәче кебек, яр буйлап әле анда, әле монда йөгерештеләр, ә таң алдынна»н тәртипсез рәвештә елга аша чыга башладылар. Аларны киртәләп, икенче як ярдан артиллерия атып торды.

Разведчиклар су буена ук килеп җиттеләр һәм елганы кичү урынында беркем юк икәнлекне белдерделәр. Озак та үтми, аларга берничә солдат белән Вәлиев килеп кушылды.

Куаклыклар арасына яшеренеп, разведчиклар иртәнге тонык томан жапланган елганы күзәттеләр. Көймәне батырырдай итеп төялгән стларның соңгы көймәләре әле каршы як ярга якынлашалар гына иле. Сугышчыларның берсе, автоматтан ике тапкыр очередь биреп, көймәдә утырган дүрт немецны бәреп төшерде, ә кешесез калган көймә дулкын өстендә йомычкадай чайкала башлады. Шул секундта ук Әкрам, күн итекләрен салып, суга сикерде. Аның:

— Алга, комсомолецлар! —дигән тавышы ишетелгәндә, ул йөз метр чамасы йөзгән иде инде. Аның артыннан, бүрәнәләргә тотынып, Синицын белән Кадыйров та елга аркылы йөзә башладылар.

Едга агымы белән көрәшеп, Әкрам көймәне куып җитте һәм үзебезнең якка алып китте. Озакламый, десантчыларның беренче группасы белән, ул дошман биләгән ярга чыкты. Җиргә сикереп төшү белән үк, сугышчылар дошманга каршы ут ачтылар. Немецларның бер өлеше, көймәләрен калдырып, качып таралышты, ә икенчеләре, киресенчә, үзләре контратакага күчте. Ләкин безнең сугышчылар фашистларны чигенергә мәҗбүр иттеләр.

Укчылар чигенүче немецлар артыннан ераккарак киткәч, Вәлиев көймәне яңадан кирегә алып чыкты. Шулай итеп, ул, һәр рейста солдатларның яңа төркемен утыртып, елга аша алты тапкыр кичте. Алар белән янәшә үк, бүрәнәләр, такталарга тотынып, көймәгә утырырга чират җиткәнне көтеп торырга теләмәгән сугышчылар йөзеп чыкты.

Елга буена китерелгән пулеметлар һәм минометлар, су аркылы килүчеләрне саклап, атып тордылар. Тагын берничә көймә кулга төшерелде. Немецларның артиллериясе өзлексез атып торды, югарыдан самолетлар уктай атылып һөҗүм итте. Вәлиевнең күп җирдән тишелгән көймәсенә су к'ерә башлады. Ләкин сугышчылар ару-талуны белмичә иштеләр, каскалар, котелоклар белән көймәдәге суны түктеләр, ә Вәлиев көймәне сугыш кайнаган җиргә юнәлтте.

Немецлар елга аша беренче булып чыккан укчылар группаларын тоткарлый алмадылар. Елга инде гвардиячеләрдән артта калды, алар дошман тарафыннан ныгытылган авылга килеп җиттеләр һәм бу терәк пунктны штурмладылар. Ә шул вакытта көймәләрдә һәм салларда елга аша полкның төп көчләре, артиллериясе, минометлары чыга башлады.

Гитлерчылар бэтен чаралар белән яр буен яңадан үз кулларына кайтарырга омтылдылар. Алар үз авиациясенең һөҗүмнәре һәм өермәдәй артиллерия уты артыннан контратака ясый башладылар. Ләкин Черников батальоны гвардиячеләре дошманның яңадан елга буена бәреп чыгарга өч тапкыр маташуын да кире кактылар, ә аннары үзләре атакага ташландылар. Вәлиев отделениесе һөҗүм итүчеләрнең беренче сафында барды.

Нәтиҗәдә дошман елгадан еракка алып ташланды һәм үзенең ныгытмаларын югалтты. Полк подразделениеләре зур шоссе юлын кистеләр һәм шуннан соң күп тә үтми берничә торак пунктны алдылар. Немецлар югалткан рубежларын кире кайтарырга бик нык маташып карадылар. Яңадан авиация һөҗүм итте, автоматчылар контратакага ташланды... Ләкин яулап алынганны кире бирү, чигенү гадәте совет гвардиясендә юк ул.

Айвиэксте ярларыннан гвардиячеләр диңгез буена, Рига шәһәренә юнәлделәр.