Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ГАЛИЕВ ФӘХРАЗИ ГАЛИ УЛЫ

Идел ярларында 'каты сугышлар барган көннәрдә батарея командиры, агалы-энеле Галиевләрне мактап, еш кына:

— Чын егетләр! Берсеннән-берсе яхшырак! — дия иде. Әйе, Фәхрази белән Миргалим Галиевләр хезмәт иткән расчет батареяда гына түгел, бәлки бетен полкта да иң яхшы расчетларның берсе иде.

Фәхрази белән Миргалим һәрвакыт бергә булдылар. Алар Җәмәк авылында ишле крестьян семьясында туып үстеләр, икесе дә колхоз басуларында трактор йөрттеләр һәм 1942 елның апрелендә беркөнне армиягә алындылар. Армиядә дә алар бер-берсеннән аерылмадылар. Бер орудие расчетына билгеләнеп, 1943 елның январенда Сталинградның ялкын чорнаган урамнарында бергәләп сугышчан чыныгу алдылар. Анда бу ике туган үзләрен танкларны куркусыз юк итүчеләр, төз ату осталары булуларын күрсәттеләр. Бер сугышта алар бер көн.эчендә генә дә дошманның дүрт танкьгсын сафтан чыгардылар.

Днепрга килеп җиткәч, елга аркылы беренче (булып пехота отряды чыкты һәм уңъяк ярда 'плацдарм яулап алу өчен сугышка кереште. Алар көчле дошманга каршы көрәштә искиткеч кыюлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Немецлар алдан ук әзерләнгән ныгытмалардан совет десантчыларын туктаусыз контратакаладылар, ә елганы кичү районында авиация һәм артиллерия ударлары белән плацдармдагы-ларга сулъяк ярдан ;ярдәм алу мөмкинлеген кисәргә тырыштылар.

Артиллеристлар, һәр минутта иптәшләренә ярдәм итәргә әзер булып, Днепрны кичәргә приказ бирелүен түземсезлек белән көттеләр. Бу приказны алар 26 октябрь көнне кич алдылар.

Полк командиры майор Сердюков беренче паром белән китүче артиллеристларны:

— Без көткән сәгать җитте. Ашыгыгыз, сезне аръякта түземсезлек белән көтәләр, ашыгыгыз!—дип озатты. Бу сугышчылар арасында Фәхрази Галиев тә бар иде.

Катер паромны Днепрның уртасына да алып чыгарга өлгермәде, һава «юнкерс»лар гөрелтесе белән тулды, ракеталар елганы көндезге кебек яктырттылар. Шул минутта ук Днепр өстенә бомбалар һәм немец батареялары җибәргән снарядлар ява башлады. Галиев, каушап калмыйча, кулына карабин алып, самолетларга ут ачты. Бронебойщиклар да аның үрнәгенә иярделәр. Яр буендагы зениткалар телгә килде... «Юнкерс»лар, шундый бердәм каршылыкка очрагач, читкәрәк киттеләр.

Берничә минуттан соң елганы кичү урынына фашист самолетларының яңа төркеме килеп чыкты. Бу юлы алар катерны яндырдылар, һәм парсм көчле агым иркендә калды. Катердагы ялкын, куәтләнгәннән-куәтләнә барып, паромга кабыну куркынычы туды. Судно командасы янгыннан сакланып суга сикерде. Артиллеристларның да бер өлеше, шул исәптән Галиев тә расчеты белән бергә суга төште. Алар катер янына йөзеп барып, аны паромнан аердылар һәм читкә җибәрделәр.

Паромны яр буена ишкәк белән (илтеп җиткерделәр. Артиллеристлар, муеннан суда торып, биек ;яр (буендагы тар гына полосага орудие-ләрне һәм снаряд ящикларын бушаттылар. Яр өстенә бормалы тар сукмаклардан гына менәргә мөмкин иде. Алар буйлап орудиеләрне тартып менү турында уйларлык та түгел иде. Ләкин артиллеристлар югалып -калмадылар, үзләре белән алып килгән бауларны альш ярга күтәрелделәр һәм, көчле ут астында, орудиеләрне бауларга эләктереп өскә күтәрә башладылар.

Озакламый алар пехотачылар янында иделәр инде. Артиллеристлар нәкъ вакытында килеп өлгерделәр: немецлар танк атакасына хәзерләнәләр иде.

Атака таң беленгәч башланды. Дошманның (бер танкысы нәкъ Галиев орудиесенә таба шуышты. Төз атылган ике снаряд белән Фәхрази аны яндырды. Аннары Галиев утны дошманның автоматчыларына күчерде. Гитлерчыларның тыгыз сафлары, тиз арада сирәкләнеп, туктап калдылар. Немецларның бер автомашинасы дөрләп яна башлады. Дошман ныгытмалары арасында шартлаган снарядлардан куе төтен күтәрелде...

«Тигр»лар1га ышыкланып, ундүрт танк яңа контратакага ташланды. Алар, туктаусыз ата-ата, безнең -позицияләргә якынлаша бардылар. Бу танкларга каршы безнең барлык орудиеләр һәм танкка каршы ата торган мылтыклар ут ачтылар, пехотачылар кулларына гранаталар алып аларны җимерергә хәзерләнделәр.

Ул чакта орудие янында Галиев сержант Иван Юдин белән икәү генә калганнар иде инде. Ләкин алар ун кеше урьшына сугыштылар. Сержант Юдин ут (һәм төтен эчендә орудиене өзлексез корып торды, ә Галиев төзәп ата бирде.

Шулай алар көн буе сугыштылар. Елга аръягыннан ярдәм төнсез килә алмады, әмма исән калган бер төркем сугышчы үз постын ташламады. Аларга үзләренә алмаш килгәнгә кадәр дошманның егерме ике контратакасын кире кайтарырга туры килде.

...Галиевнең (батырлыгы һәм аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында белгәч, авылдашлары аңа:

«Кадерле якташыбыз! Без синең белән, батыр улыбыз белән горурланабыз. Чал чәчле әтиең һәм без барыбыз да сиңа батырлыкларың өчен рәхмәт укыйбыз. Без колхоз кырларында намуслы хезмәтебез белән сезгә, фронтовикларга, дошманны тизрәк тар-мар итәргә булышлык күрсәтергә тырышабыз. Яшебез-картыбыз— барыбыз да җиңү хакына хезмәт итәбез. Без ышанабыз, озакламый дошман җиңелер һәм син, кадерле батырыбыз, җиңү яулап илгә кайтырсың», дип яздылар.

Тугай җиреннән шундый җылы хат алу Фәхрази өчен зур шатлык булды. Бу хат аңа сугышларда һәм походларда яңа көч бирде. 1944 елның язында көньякта, Кара диңгез буендагы далаларда барган һөҗүмнәрдә катнашып, Галиев Кривой Рог, Николаев, Одесса тирәләрендә сугышты. Меңләгән киртәләр аша үткән бу юл җиңел булмады.

Одессадан соң совет сугышчылары Днестрга чыктылар. Ләкин Галиневкә дошман территориясендә сугышырга туры килмәде: ул, яраланып, госпитальгә керде. Ә ул хезмәт иткән полк сугышчан юлын дәвам иттерде.