Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ГАРИФУЛЛИН ГАБДУЛЛА ГАРИФУЛЛА УЛЫ

Агроном Гарифуллинның күкрәгендә балкый торган Алтын Йолдызда хезмәт эмблемасы — урак һәм чүкеч сурәте юк. Бу югары бүләкне Габдулла Гарифуллин Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен алды.

Аны агроном буларак белүче Балтач районы колхозчылары аның хәрби даны турында да онытмыйлар. Алар .якташларының Берлин өчен барган сугыш герое булганлыгын һәм анда дошман башкаласы кварталларының берсе өстенә кызыл байрак кадаганлыгын яхшы беләләр. Габдулла сугышка 1942 елны унсигез яшендә чакта туган авылы Янгулдан китте һәм Волхов фронтында артиллерия полкының бер орудие расчетында туп коручы булып хезмәт итә башлады.

Волхов фронты частьлары алдында фашистларның Ленинградны камаучы гаскәрләре тора иде. Ил белән элемтәсе өзелгән героик шәһәр бик авыр хәлдә иде. Дошман аңа бик якынга урнаштырылган орудиеләрдән ата, өзлексез бомбага тота, аны камау боҗрасын кыса иде. Ләкин шәһәр, ач, өшегән, җәрәхәтләнгән булуына карамастан, көрәште. Гарифуллннның полкташлары, Волхов фронтының башка сугышчылары кебек үк, ленинградлыларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген түземсезлек белән көттеләр. Бу аларның төп бурычлары иде.

Блокаданы өзү 1943 елның 12 январенда башланды. Биредә Волхов һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре, дошман кулында булган районда коридор ясап, бер-берсенә таба хәрәкәт иттеләр, һөҗүмнең беренче көнендә хәлиткеч сүзне артиллеристлар әйтергә тиеш иде. Һәм алар аны әйттеләр дә. Артиллерия хәзерлегеннән соң дошманның тоткарлау полосасы һәм ныгытмаларының беренче линиясе челпәрәмә китерелде. Пехота атакага күтәрелгәч, артиллерия полкы батареялары да алга үтеләр. Туп коручы Гарифуллин, иптәшләренә ату темпын тизләтергә ярдәм итеп, ару-талуны белми эшләде. Наводчик яралангач, ул аның урынына басты һәм бу эшне дә яхшы белүен күрсәтте.

Пехота белән бергә хәрәкәт итеп, яңа наводчик ачык позициядә торып атты. Ул төз атылган снарядлар белән немецларның өч дзотын . җимерде. бер орудиесен һәм ике пулеметын, илледән артык солдат һәм офицерын юк итте. Яралангач та Габдулла үз постында калды. Тик сугыш ахырында гына ул орудие командиры приказы буенча тылга китте.

Госпитальгә эләгеп берничә көн үткәч, Гарифуллин Ленинград блокадасының өзелүе һәм ике фронт гаскәрләренең кушылулары турында шатлыклы хәбәр ишетте. Дошманнан яулап алынган тар гына җирдә, герей-шәһәргә юл үтә торган урыңда, яңа сугышлар башланырга тиеш иле. Габдулла, һаман алга китә барган полкыннан каласы килмичә, госпитальдән тизрәк чыгаруларын сорады һәм озакламый иптәшләре янына кайтты.

Март аенла булган каты сугышларда Габдулла дошманның тагын ике дзотын юк итте һәм гитлерчыларның зур отрядын кырып салды.

Леникграл тирәсендәге сугышларда Гарифуллин частьның иң алдынгы наволчигы дигән исемне яулап алды, һәм аңа берничә тапкыр рәхмәт белдерелде. Комсомол оешмасы аңа рус булмаган милләттәге яшь сугышчылар — татарлар, казахлар һәм башкалар арасында агитация эше алып баруны да тапшырды.

Май аенда аны кече командирлар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Укырга китәр алдыннан ул батарея командирыннан:

— Ә укудан сон мине полкка кайтарырлармы соң? — дип сорады.

— Әлбәттә кайтарырлар һәм орудие командиры булырсыз,— диде аңа батарея командиры.

Шулай булды ла. Берничә айдан соң укудан кайткан яшь орудие командиры Ленинград янында оккупантларны тәмам тар-мар итү көннәрендә Новгород янында сугышты. Шуннан артиллеристларның чигенүче дошман гаскәрләре артыннан көнбатышка походлары башланды.

Полкның юлы Эстония, Латвия, Литва, Көнчыгыш Пруссия, Польша аша үтте. Тарту, Рига, Либаваны азат иткәннән соң, Ортельсбург, Дан-циг яннарында сугышлар булды. Ниһаять, кырык бишенче елның җиңүле апрель ае килеп җитте. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында полк Одерның көнбатыш ярындагы плацдармнан фашистик Германиянең башкаласына соңгы һөҗүмгә хәзерләнде. Полк тарихында 'бу турыда болай диелә: «Одерның аръягында дошманның тирән зшелонландырылган оборонасын өзү һәм аннан соң Берлин өчен булачак сугышларга хәзерләнгәндә, сугышчылар хәрби осталык һәм оешканлык үрнәкләре күрсәттеләр. Берлин өстенә Кызыл байрак кадарга омтылу сугышчыларда зур тәвәккәллек һәм ярсыну тудырды.

Артиллерия частьлары, һөҗүм итү районында һәр ике-өч метр арага бер орудие куеп, бик тыгыз урнашканнар аде. 16 апрельдә иртәнге сәгать 5 тә куе томан пәрдәсен һәм таң алды караңгылыгын орудиеләр һәм «катюша»ларның көчле ялкыны ертты. Дошман позицияләренә ут давылы ябырылды.
Гарифуллин сугышчылары пушканы бик тиз коралар һәм күрсәтелгән цельләрне төз атып юк итәләр иде. Пехотага алга баруы җиңел түгел иде, әмма артиллеристлар пехота белән бер сафта бардылар һәм, тупларыннан төзәп атып, фашистларның каршылык күрсәтүләрен сындырдылар. Гарифуллин, пехотага юл салып, немецларның биш ут ноктасын һәм күзәтү пунктларын җимерде.

Гаскәрләр, дошманга арадагы рубежларда тукталып калырга ирек бирмичә, һаман алга омтылдылар. Баганаларга кагылган юл күрсәтү язулары аларны Берлинга чакыра. Туп көпшәләренә, автомашиналарга һәм танкларга да зур хәрефләр белән: «Берлинга!» — дигән сүз язылган иде.

Берлин бистәләре һөҗүм итүчеләрне урамнарда һәм юлларда казылган чокырлар, баррикадалар белән каршыладылар, дотларга әверелдерелгән йортлардан алар өстенә ут яуды. Сержант Гарифуллинның пушкасы, укчы подразделениеләрнең штурм группаларыннан бер адым да калмыйча, йорт һәм подвал тәрәзәләренә бер-бер артлы снарядлар җибәреп, фашистлар ясаган киртәләрне челпәрәмә китерә барды. 23 апрель таңында полк батареялары, пехотаның алдынгы частьлары белән бергә, Берлинга бәреп керделәр. Артиллеристлар немец ныгытмаларына атылган снарядларга «Гитлерга!», «Халыкның газап чигүе һәм кан коюы өчен!» — дигән сүзләр яздылар.

Берлинга һөҗүм (башланганчы ук полк штабында дошман башкаласы өстенә кадарга дип Кызыл байрак әзерләп куелган иде. Бу байракны кадау хокукын алу өчен, батареялар арасында яшертен ярыш барды. Берлинга аяк баскан тантаналы көнне полк командиры майор Коршунов ул байракны сержант Гарифуллинга тапшырды.

Үзенә тапшырылган ышанычтан рухланган Габдулла, байракны кулына алып, сугышчылары белән полкның алдыннан китте. Алар өстенә тәрәзәләрдән, капка артларыннан, урам чатларыннан пулялар һәм гранаталар яуды, ләкин батыр егетләр, атуларга ату белән җавап бирә-бирә, урам буйлап алга бардылар, һәр (биек (бина сержантның игътибарын җәлеп итте, ләкин ул, (байракны б,ик биеккә, бөтен районда күренерлек бинага кадарга теләп, юлын дәвам иттерде.

Алда биек манара күренгәч кенә: «Менә моңа байракны кадарга ярый»,— дип уйлады Гарифуллин. Бу манараның нәрсәгә хезмәт иткәнен белми иде ул, хәер, моның әһәмияте дә юк иде. Манараның өске өлеше һәм шпиле барлык биналардан өскә калкып тора, шуңа күрә байрак өчен аннан да яхшырак урын табылуы икеле иде.

Орудие командиры һәм аның сугышчылары, манарага яшерен рәвештә килеп, анда урнашкан фашистларның барысын да дөмектерделәр. Манарага керү ишеге күз ачып йомганчы ватылды һәм Гарифуллин текә баскыч буйлап югары менеп китте.

Соңгы ярус. Сержант туктаусыз явып торган пулялар астында полк килгән урам ягындагы тәрәзәдән чыгып байракны беркетте.

Батыр егет җиргә төшеп җитәргә дә өлгермәде, немец пулеметы байракның сабын чәрдәкләде. Шуннан соң Гарифуллин, яңадан өскә менеп, байракны тагын да югарырак урнаштырды. Немецлар җиңел артиллерия снарядлары белән башняның түбәсен ишеп төшерделәр. Шартлау тавышыннан, очып төшкән ташлар һәм агачлар бәрелеп миңгерәгән Габдулла бераз вакытка аңын югалтты. Аңына килгәч, ул өс киемнәренең ертылган, автоматының ватылган булуын күрде, ләкин тәндә яра юк, иң мөһиме, байрак исән калган һәм ул берни булмагандай җилферди иде...

Сержант Гарифуллинны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән бүләкләү листогына полк командиры ул көнге вакыйгаларны тасвирлап болай дип язды:

«Артиллеристларның батырлыгы белән рухланган пехотачылар, «ура» кычкырып, алга ташландылар һәм шәһәрнең байрак кадалган кварталын алдылар. Сержант Гарифуллин, орудиесен пехота артыннан альш барып, үзе кадаган байракның горур җилфердәвен саклап, дошманның ут нокталарын якыннан төзәп атып юк итте». Шуннан соң Гарифуллин, үз полкташларына кушылып, урам сугышларында бер тәүлек эчендә дошманның станоклы тугыз пулеметын, бер орудиесен, фаустпатроннар белән коралланган сигез фашистны һәм утызга якын автоматчыны юк итте. Икенче көнне артиллеристлар җиңүле юлларын Берлин үзәгенә таба дәвам иттерделәр.