Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ФОМИН МИХАИЛ СЕРГЕЕВИЧ

1943 елның июнендә Курск янында урнашкан солдатларга сугыш алардан бик еракта бара кебек тоела иде. Тын кичләрдә ай сүрән нурларын окоплар белән телгәләнеп беткән иркен кырлар өстенә коя, урманнарда һәм бакчаларда атаклы Курск сандугачлары гадәттәгечә сайрый иде... Кыска вакытлы ял сәгатьләрендә сержант Михаил Фомин иптәшләре белән бергә көндезге җылы сакланган җиргә сузылып ята һәм аны уйлары Кама буйларына, туган шәһәре Бондюгка алып кайталар иде. Анда, Бондюгта, химия заводында аның әтисе, бөтен туганнары һәм дуслары эшлиләр. Ул үзе дә сугыш башланыр алдыннан беренче тапкыр шул завод бусагасын атлап кергән, завод комсомолецларының дус семьясына кушылган иде.

Бәхетле көннәрне искә алу Михаилга рәхәт тә, күңелле дә иде. Ул бер хатында әнисенә: «Безнең фронтта урнашкан вакытлыча тынлыкның бетүен түземсезлек белән көтәм. Дошман белән тизрәк очрашасым, аны бугазлыйсым, изәсем, юк итәсем һәм өйгә, тыныч тормышка кайтасым килә...» — дип язды. Ләкин Фомин сугышта яңа кеше булмаганга фронтта озакка сузылган тынлык аны алдый алмады. Генерал Рокоссовский командалыгында Сталинград сугышларында катнашкан кешеләрне монда, Курск янына тикмәгә генә күчереп башка армияләр белән беррәттән дошман юлларына корыч стена кебек итеп куймадылар бит. Фомин һәм аның иптәшләре куллары кабарып чыкканчы күп көннәр буена анда юкка гына ныгытмалар казып, сугышка орудиеләрен хәзерләп, үзләре өчен дә һәм яңа килгән солдатлар өчен дә өйрәнүләр үттеләрмени?.. Әңгәмәләр вакытында Михаил яшь солдатларга үзенең фельдмаршал Паулюс армиясен тулысынча тар-мар иткәнгә кадәр катнашуы һәм шуның өчен Ватан сугышы ордены белән бүләкләңүе турында сөйли иде.

...5 июльдә, гитлерчылар Курск дугасында һөҗүмгә күчкәндә, Фомин хезмәт иткән гвардияче дивизия Курскидан төньяктарак урнашкан Поныри станциясе янында дошманның танк колонналарының юлын буды. Таң беленә башлау белән, наводчик Фомин орудие янына басты һәм караңгы төшкәнгә, дошман атакалары туктатылганга кадәр урыныннан китмәде. Артиллеристлар, икенче, көнне дә геройларча торырга һәм бер адым да артка чигенмәскә ант итеп, батырларча сугыштылар. Кешеләр һәм орудиелар сафтан чыктылар, ләкин исән калган батареяларның залплары фашистлар өстенә ут яудырды. Дошман атакаларын кире кайтарганнан соң туган «ыска гына тын алу минутларында Фомин әнисенә: «Кичәге бәрелештә безнең берничә сугышчан дустыбыз һәлак булды. Алар хәзер безнең арада юк, ләкин аларның даны мәңге яшәячәк. Тиздән, бәлки хәзер үк, без яңадан сугышка керербез, мин, әнием, һәлак булган иптәшләрем өчен үч алырга, бәхетебез өчен көрәшергә ант итәм», — дип язды.

7 июльдә сугышның өченче көне башланды. Иртәдән алып дошман самолетлары батарея өстенә ябырылдылар. Бомбалар җирне тетрәтте. Алар туплар янында шартлады, блиндажларны җимерде, окопларны иште. Истребительләр бөтен районны ут астында тоттылар, йөрү юлларына пулеметлардан пуля яңгыры яулы. Артиллерия һәм миномет утыннан файдаланып, дошманның уннарча танклары һәм пехотасы гвардиячеләрнең ярым җимерек позицияләренә ташланды. Атака артыннан атака кабатланды. Окопларда укчылар саны кимеде, орудиелар янында артиллеристлар сирәгәйде. Михаил да иртән үк яраланган иде, әмма ул ярасын бәйләгәч, үз урынында калды. Снаряд кыйпылчыгы орудие командирын сафтан чыгаргач, Фомин командирлыкны үз өстенә алды.

Менә орудиега таба беренче булып «тигр» килә башлады. Наводчик аны прицелга алды. Ату тавышы яңгырады, һәм танк гусеницасы өзелеп туктап калды. Әмма аның орудиесе артиллеристларга төбәлде. Михаил аңардан алдарак атып өлгерде һәм, яңа снаряд тигәч, «тигр»ны төтен чорнады. Фомин орудиесе берничә дошман танкысын, шул исәптән ике «тигр»ны, сафтан чыгарды. Немец автоматчылары да өлешсез калмадылар. Артиллеристлар бер рота чамасы гитлерчыны дөмектерделәр. Наводчикның үткен күзләреннән дошманның ике пулеметы белән танкка ата торган пушкасы да яшеренеп кала алмады.

- Уникенче атака. Сталинград янында артка бер карыш та чигенмәгән кебек биредә дә чигенмәбез, фашистлар үтә алмаслар!—диде Фомин исән калган иптәшләренә, гитлерчыларның һөҗүмгә кузгалган яңа өерен күреп.

Ачык позициядә бер ялгызы торган орудиегә таба берничә танк килә башлады, ләкин аларның икесе шунда ук «сөртенделәр». Т::гез-сез көрәш тагын да аяусызрак дәвам итте. «Сигезенче!» — дип кычкырды Фомин, яна башлаган танкка ымлап һәм, кинәт авыртудан бөгелеп, җиргә ауды. Бер айдан соң полкта сержант Фоминга Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указ укылды, ләкин ул үзе юк иде инде, соңгы сугышта алган каты ярадан госпитальдә үлде.

— Батырлар үлми!—диде митингта полк комсоргы. — Михаил Фомин да безнең белән бер сафта алга, җиңүгә кадәр барыр. Ком-сомолец-артиллеристлар үз иптәшләрен беркайчан да онытмаслар.

Гвардиячеләр Бондюгка геройның әнисе — Мария Семеновка Фоминага җибәргән хатларында: «Ватаныбызның данлы улы Михаил Ф-омин үзенең батырлыгы белән совет халкының немец илбасарларына каршы героик көрәше тарихына онытылмас сәхифә язды. Гвардияче сугышчылар һәм командирлар данлы сугышчының җанлы образын хәтерләрендә мәңге сакларлар. Дусыбызның үлеме өчен без немецлардан рәхимсез үч алырбыз, без фашистларны совет җирендә соңгы оккупант беткәнгә кадәр, дөнья кабахәт гитлерчылардан тулысыңча азат ителгәнгә кадәр тукмарбыз. Улыгызны безнең бәхетебезне һәм үз халкын немец илбасарларыннан батыр саклаучы, курку белмәс патриот итеп тәрбияләгәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез», — дип яздылар.