Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЧЕКИН БОРИС СЕРГЕЕВИЧ

1941 елның беренче маенда Чистайда тантаналы митингта аэроклуб курсанты чыгыш ясады. Үз иптәшләре исеменнән ул хезмәт ияләрен:
- Әгәр дошман белән очрашырга туры килсә, без Ватаныбыз интересларын көчебезне һәм тормышыбызны кызганмыйча сакларбыз! — дип ышандырды.

Ул Татарстанның Яңа Чишмә районында туып үскән, Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумы курсанты Борис Чекин иде. Аэроклубны тәмамлаганнан соң Борис 1941 елның июнендә иптәшләре белән пилотлар мәктәбенә җибәрелде һәм 1943 елны, укуын төгәлләп, очучы-штурмовик булды. Яшь очучы Ленинград янына фронтка 1944 елның январенда совет гаскәрләренең һөҗүме башлану алдыннан килде.

Үзенең «ИЛ-2» самолетында лейтенант Чекин беренче сугышчан очышларын Ораниенбаум районында ясады. Болытлар түбәннән генә йөзгән һәм күзәтү алып барырга кыен булган уңайсыз һава шартларында штурмовиклар көнгә берничәшәр тапкыр күккә күтәрелделәр.

Фронт гаскәрләре, немец оборонасын өзеп, Ленинградны дошман камавыннан тәмам азат иттеләр. Борис хезмәт иткән Солнечногорск штурм авиациясе полкы коры җир гаскәрләре белән бергә, тар-мар ителгән дошманны эзәрлекләп, аның юлларга һәм елгаларны кичү урыннарына килеп тыгылган көчләренә удар ясады. Штурмовиклар чигенүче гитлерчыларны һәм аларга ярдәмгә килгән резервларны бомбалар һәм пулемет уты белән юк иттеләр.

Апрель башында Чекин кечерәк кенә бер группа очучылар составында немецларның контратакага «күчәргә маташкан частьларын штурмлады. Дошман урнашкан район зенит артиллериясе белән саклануга да карамастан, Борис цель өстенә дүрт тапкыр үтеп керде. Ул дошманның взводка якын пехотасын тар-мар итте, бер танкысын яндырды һәм ике зенит орудиесен юк итте.

Икенче көнне штурмовиклар Великая елгасындагы «ичү урынына удар ясадылар. Бомбалар һәм орудие-пулемет уты белән Чекин зенит батареясын челпәрәмә китерде һәм фашистларның яңадан бер танкысын яндырды.

Дошманның кичү урынын тар-мар иткәннән соң, совет самолетлары түбәннән генә очып тыныч кына фронт линиясенә таба юнәлделәр. Нәкъ шул чакта аларга алты фашист истребителе һөҗүм итте. «Ил»лар өчен бу очрашуның җитди куркынычы бар иде. Истребительләргә караганда аларның маневр ясау мөмкинлекләре кимрәк булганга, очучылар «мессер»ларга каршы сугышканда зур осталык күрсәтеп кенә уңышка ирешә алалар иде. Штурмовикларны үзара ярдәм күрсәтү генә һәлакәттән коткарды. Әмма бу сугыш^ корбансыз булмады. Борис анда үзенең Чистайда бергә укыган иң якын дусты Анатолий Новиковны югалтты. Чекинның үзенә дә фашистлар һөҗүме вакытында җиңел булмады. Аның самолеты бик нык зарарланды, ә стрелсгы каты яраланды. Шулай да ул, маневр ясап, дошманның атакаларын иптәшләре ярдәмендә кире кагып, самолетын аэродромга кайтарып җиткерде.

Озакламый штурм полкы очучылары немец асларыннан үч алдылар. Ул көнне алар Тартудагы мактаулы «Герман Геринг» истребительләр эскадрильясы урнашкан аэродромга удар ясадылар. Аэродромда дошманның очу кырыннан күтәрелергә өлгермәгән 17 самолеты юк ителде, ә биш машинасы штурмовикларны озата барган истребительләр тарафыннан бәреп төшерелде.

Чекинга фашист козгыннары белән аннан соң да күп тапкырлар сугышырга туры килде. Карелия муенында дүрт «ил»ның дүрт «фокке-вульф» истребителе белән сугышуы полк тарихына иң күренекле вакыйга булып керде. «Ил»лар алар белән дошман колоннасын штурмлаганда очраштылар.

Немецларның беренче атакасы барып чыкмады: совет самолетлары бик түбәннән очтылар һәм аларга астан һөҗүм итәргә мөмкин түгел иде. Чокыр-чакырлы җир һәм калкулыклар очучыларга маневр ясарга һәм дошман утыннан читкә тайпылырга ярдәм иттеләр. «Фокке-вульф»ларның берсе бик якын килгәч, безнең самолетлар барысы да аңа ут ачтылар. Борис үз стрелогы күрсәтүе буенча машинасын төбәп атарга мөмкинлек бирерлек хәлгә китереп борды. Фашистлар, якыннан ут ачарга омтылып, һаман якынрак килергә тырыштылар. Ләкин штурмовиклар, оста маневрлар ясап, алардан читкә тайпылдылар яки ут белән сакландылар. Сугышның бер моментында бер немец очучысы Чекин машинасына якын ук килеп, орудиедән очередь бирде, әмма штурмовик шул мәлдә җиргә сырышты һәм дошман снарядлары аңа тимәделәр. Бераз вакыттан Чекинның стрелогы уңышка иреште: ул дошман истребителенең маңгаена терәп атты, фашист козгыны янып җиргә мәтәлде.

Әмма бу югалту немецларны сугыштан туктатмады. Алар җиңүгә ирешү өчен хәлләреннән килгән бөтен нәрсәне эшләделәр: бер үк вакытта ике яклап атакалауны да, югарыдан омтылышлы һөҗүм ясауны да, совет штурмовикларын берәмләп атарга уйлап, машиналарның строен таркатыр өчен аларның уртасына залплар бирүне дә кулландылар. Ләкин фашистларның бу тырышлыклары нәтиҗә бирмәде. Фронт линиясенә җиткәч, алар кире борылып киттеләр. Совет очучылары чыдамлылыклары, югары очу осталыклары, батырлыклары һәм үзара ярдәмләшүләре нәтиҗәсендә җиңүгә ирештеләр.

Карелия муенының көчле ныгытмаларын штурмлаганнан соң, полк 1944 елның сентябрендә Эстонияне азат итүче гаскәрләргә булышлык күрсәтте. Монда Чекинга дошманның җанлы көчләрен һәм т.ехникасын юк итү өчен гадәти очышлардан тыш, Чуд күле, Нарва һәм Балтик буе районнарында фашистларның оборонасын разведкалау һәм фотога төшерү өчен дә еш кына очышлар ясарга туры килде. Немецларның материктан диңгезгә куып төшерелгән частьлары утрауларда ныгып калырга маташканда, штурмовиклар морякларның һәм пехотаның десант отрядларына Эстониянең Дого, Муху һәм Эзель утрауларын алуда да булышлык күрсәттеләр.

Эстониядәге сугышлардан соң, Солнечногорск авиаполкы 3 нче Белоруссия фронтына күчерелде һәм 1945 елның январеннан башлап Көнчыгыш Пруссия операциясендә катнашты. Немец сугыш чукмарларының калканы булган Көнчыгыш Пруссиядә гитлерчылар аеруча нык каршы тордылар. Очучыларга алда бик күп сугышчан очышлар ясарга туры килде. Биредә Чекин җитәкчелегендәге «Ил»лар группасы, һәр көнне һавага берничәшәр тапкыр күтәрелеп, дошман ныгытмаларын өзүче коры җир гаскәрләре атакасына булышлык күрсәтте.

Штурмовиклар еш кына немецларның танк колонналарына һөҗүм иттеләр. Бу батыр һәм кыю сугышларда алар дошманның 126 машинасын юк иттеләр. Шундый очышларның берсендә лейтенант Чекин өч «Ил» белән дошманның танклар һәм пехотадан торган көчле отряды яшеренгән урман өстеннән очып барганда танкларның урманнан чыга башлауларын күрде. Ул радио аша командирының:

— Цельләрне үзегез сайлагыз! — дигән приказын ишеткәч, самолетын немецларның алдагы танклары бара торган авыл ягына юнәлтте. Очучылар, немец колонналары өстеннән унбер тапкыр очып узып, алар-ның дүрт танкысын яндырдылар һәм дүртесен ваттылар. Нәтиҗәдә немец частьлары хәзерләнгән контратака өзелде.

Бу вакытта Борис Чекин үзенең куркусызлыгы һәм хәрби осталыгы белән полкта иң яхшы штурм ударлары осталары рәтенә күтәрелгән һәм эскадрилья командиры урынбасары итеп билгеләнгән иде инде.

Бер ел эчендә яшь очучы алты хөкүмәт бүләге алды. Ул 154 сугышчан очыш ясап, дошманның 22 танкысын, ике бронемашинасын, гаскәр һәм йөкләр төялгән 61 автомашинасын юк итте. Дошман зенитчыкларына каршы көрәштә ул немецларның 19 батареясын һәм 37 аерым артиллерия ноктасын тынарга мәҗбүр итте. Лейтенант Чекинның хезмәтләренә югары бәя биреп, һава көчләре армиясе командующие аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы үтенечне яклады. Полкның сугышчан юлы Кенигсбергны штурмлау белән төгәлләнде. Ныгытылган шәһәрнең бирелү көненә кадәр штурмовиклар группасы дошман ныгытмаларына бер-бер артлы ударлар ясады, һәр группа көн саен, кимендә бишәр тапкыр атака ясап, коры җир гаскәрләренә булышлык күрсәтте.

1945 елның 9 маенда, шатлыклы җиңү көнендә лейтенант Чекин га-дәти булмаган задание белән соңгы очышын ясады. Бу юлы аның машинасына үлем чәчә торган корал түгел, ә Германиянең тулысынча һәм һичсүзсез капитуляция ясавы уңае белән немец гаскәрләренең каршылык күрсәтүче калдыкларын корал ташларга өндәүче листоклар төялгән иде.