Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

БАҺАУТДИНОВ ГЫЙЛЬМИ АБЗАЛ УЛЫ

Язмыш сугыш вакытында Баһаутдиновны фронттан фронтка, илнең бер читеннән икенче читенә күчереп йөртте.

1942 елның январенда Шөгер районы хәрби комиссариаты Гыйльмине яшьтәшләре белән бергә Сарабиккол авылыннан армиягә алды. Май аенда инде ул Севастопольдә иде. Пулеметчы Гыйльми ике ай буена, герой шәһәрне обороналауның соңгы көненә кадәр, ялкын чорнаган урамнардагы һәм Кырым ярының тар гына полосасындагы сугышларда катнашты.

Севастополь яшь сугышчыны чыныктырды. Урта Донда ул фашистларның атакаларын нык торып кире кайтарды. Аннары Украинада һөҗүм сугышларында катнашты һәм авыр яраланды. 1944 елда Баһаутдинов Ленинград янында дошман ныгытмалары калдыкларын тар-мар итүчеләр сафында булды һәм шунда күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме алды.

...Карелия муены Ленинград юнәлешендә дошманның бик каты ныгытылган соңгы терәге иде. Финнарның бетон һәм металл белән капланган оборона корылмалары линиясе озак еллар буена эшләнгән иде.. Шуның өстенә аларны урманлы текә тау тезмәләре, исәпсез-хисапсыз инешләр һәм күлләр киртәләп торалар иде.

Әнә шунда кырык дүртенче елның 10 нчы июне иртәсендә совет гаскәрләре Гитлер ягында сугышучы финнарны совет җиреннән куып чыгару өчен кискен һөҗүм башладылар. Фронтның башка участокларында дошман инде Ленин шәһәре капкаларыннан еракка алып ташланган иде.

Сугыш куәтле артиллерия канонадасы белән башланып китте. Пехота частьлары батареялары, резерв артиллериясе, флот корабльләре, яр буе һәм Кронштадт фортларының орудиеләре дошман ныгытмаларына ут ачтылар. Артиллеристларга һавадан йөзләрчә бомбардировщиклар, штурмовиклар булышлык итте.

Менә һавага кызыл ракета очты. Рота буенча «Алга!» дигән команда яңгырады. Шул команда белән бер үк вакытта окоп 'брустверында сержант Баһаутдиновның -баһадир гәүдәсе күренде. Ул, зур сикерешләр ясап, автоматыннан ата-ата, снарядлар һәм бомбалар шартлаган җиргә таба юнәлде. Батыр егеткә башкалар да иярделәр.

Беренче ике траншеяга сугышчылар һичбер каршылык очратмыйча бик тиз барып җиттеләр: ал арда бер генә исән фин да калмаган иде. Ләкин финнарның бер дзотта сакланып калган пулеметы ротаның юлын бүлде.

— Амбразурага төзә һәм өзлексез ат!—дип приказ бирде Баһаутдинов үзенең пулемет расчетына, ә үзе, берничә граната алып, ныгытмага таба шуыша башлады. «Максим» ут ачты, әмма аның пулялары дзот эченә үтеп керә алмадылар, дошман пулеметы атуын дәвам иттерде. Пулеметлар дуэле барган арада, сержант, җиргә сыенып, агач төпләре һәм валуннар артына поса-поса үлем зонасын үтте һәм бер кырыйдан дзотка якынлашты. Хәл алып бер кавым хәрәкәтсез ятканнан соң, ул үлем чәчүче амбразурага граната ыргытты. Аның шартлавы .дошман пулеметының дәһшәтле тырылдавын беразга туктатты, ләкин озакламый пулемет яңадан телгә килде. Гыйльми икенче һәм өченче гранаталарны ыргыткач кына, пулемет бөтенләйгә тынды.

Дошман оборонасының беренче полосасын өзгәч, урманлы тау тезмәләре, күл һәм елга буйлары төп сугыш мәйданына әйләнде. Рота финнарны ныгытылган дачалардан бәреп чыгарды, юлларга аркылы салынган агач өемнәрен һәм 'блокгаузларны штурмлады. Агач башында утырган фин снайперы — «күке» вз!вод командирын үтерде. Бу хәлдән бер мәлгә аптырап калган сугышчылар Баһаутдиновның:

— Взводка мин командалык итәм, алга!—дигән сүзләрен ишеттеләр.

Дошман урман юлы аерылган урында ныгып алырга маташты. Гыйльми, пулемет артына ятып, берничә очередь белән башта бер пулемет оясын, аннары икенчесен тынарга мәҗбүр итте.

— Юк, безне туктата алмассыз!—дип кычкырды ул, агачлар ар« тыннан чыккан фин солдатларын берәм-берәм дөмектереп. Штыкка-штык килеп сугышканда, сержант яраланды. Ләкин ул, тиз генә ярасын бәйләп, яңадан сугышка ташланды. Полкның команда пунктында урманга кереп югалган җиденче ротадан түземсезлек белән хәбәр көттеләр. Ниһаять, команда пунктына элемтәче килде һәм барлык офицерларның һәм рота командирларының һәлак булуларын, әмма подразделениенең һөҗүмне дәвам итүен, дошманның бер төзек батареясы кулга төшерелүен, ә расчетының юк ителүен әйтте.

— Рота белән кем командовать итә соң? — дип сорады полк командиры подполковник Терехов.

— Сержант Баһаутдинов, — диде элемтәче.

Рота, урман эченнән алга барып, тирә-юньне фин снайперларыннан чистартты, дошман солдатларының аерым группаларын юк итте. Баһаутдинов үзе агач башындагы бер «күкене» бәреп төшерде. Аның расчетындагы пулеметчылар: Нечаев, Ломко, Маувашвили кыю хәрәкәт иттеләр, һөҗүм итүчеләр дошман оборонасының һаман эченәрәк керә бардылар.

Финнар коралларын, ут нокталарын ташлап калдырып, Сестра елгасы аръягындагы икенче оборона корылмаларында яшеренергә өметләнделәр. Анда аларның оборона калканнары чыннан да нык иде. Елга .буена киң итеп тимер чыбык киртәләре сузылган, елгага төшү юлы миналанган, ә елганың аръягындагы текә кыяларда гранитка чокып ясалган дотлар урнашкан иде.

Разведкаланган, ләкин үтүе бик кыен булган сукмаклардан барып, Баһаутдинов ротаны дошман һич көтмәгән участокка алып чыкты. Сугышчылар, үзләре белән алып килгән бүрәнәләр, такталар ярдәмендә, дошман уты астында, елганы кичеп, беренче киртәләрне үттеләр. Юхла авылы янында Баһаутдинов, финнарнын оборона корылмалары аша үтеп, үзенең укчыларын ике тапкыр атакага алып барды. Анда ул икенче тапкыр яраланды, ләкин ротага җитәкчелек итүен дәвам иттерде. Тимер чыбык киртәләрен өч урыннан өзеп, рота бөтен батальонга юл ачты. һөҗүм уңышлы барды.

...Карелия муенында тар-мар ителү Финляндияне капитуляциягә китерде. Совет гаскәрләре Ленинград яныннан башка фронтларга күчерелделәр.

Инде Германиядә барган яңа бәрелешләрдә Баһаутдинов элеккечә үк үз-үзен аямыйча, батыр сугышты.

Данциг юлында ул, зур 'булмаган штурм группасына командалык итеп, подразделениенең алга баруын тоткарлап торган әһәмиятле биеклекне алды. Баһаутдинов командасында унлап кына солдат, ә биек-лектәге траншеяларда дошман дүрт-биш тапкыр күбрәк иде. Ләкин совет сугышчыларының батырлыгы һәм куркусызлыгы аларны уңышка китерде. Пулемет уты астында, төн караңгылыгыннан файдаланып, командир беренче булып биеклеккә ташланды. Аның аягына пуля тиде, ләкин ул тукталмады, аксый-аксый дошман траншеяларына таба йөгерде. Траншеялар эчендә барган бу аяусыз сугышта алар андагы барлык гитлерчыларны юк иттеләр.

Совет гаскәрләре Данцигка якынлаша барган саен, немецларның контратакалары көчәйде. Шуларның берсен кире кайтарганда, герой-сержант Баһаутдинов батырларча һәлак булды.