Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

РӘХИМОВ БАКЫЙ СИБГАТУЛЛА УЛЫ

30 нчы еллар 'башында бик күп яшьләр, партия һәм комсомол чакыруы буенча, авыллардан беренче бишьеллык төзелешләренә эшкә киттеләр. Унҗиде яшьлек колхозчы Бакый Рәхимов та Балтач районындагы туган авылы белән саубуллашты. 1930 елда ул Юдинодагы ФЗӨ мәктәбенә керде. Мәктәп тимер юл транспорты өчен эшче кадрлар хәзерли иде. Аны тәмамлагач, Бакый машинист ярдәмчесе булып эшли башлады. Ул берничә ел Казан тимер юлында поездлар йөртте. Ә 1938 елда, бер урында төпләнергә исәпләп, әле генә сафка баскан Казан кинопленка фабрикасына слесарь булып керде. Бакый тиздән яңа урында үзен оста куллы һәм күндәм эшче итеп танытты; ул бит ФЗӨ мәктәбендә үк инде слесарьлык хәзерлеге буенча иң яхшы укучыларның берсе иде, паровоз йөрткәндә дә ремонт эшләрендә катнашырга туры килгәләде.

Ләкин Рәхимовка фабрикада озак эшләргә туры килмәде. Еллар тынычсыз чак иде, фашизм башлап җибәргән икенче бөтендөнья сугышы бара, аның дәһшәтле ташкыны совет чикләренә якынлаша иде. 1939 ел азагында фин сугыш чукмарлары Ленинградның иминлегенә куркыныч салды һәм аннары сугыш башлап җибәрде. Армия сафларына алынган Рәхимов 86 нчы мотоукчы дивизия составында фронтка юнәлде. Яшь слесарьга разведка батальонында пулеметчик булып хезмәт итәргә туры килде.

1940 елның февраль урталарында, совет гаскәрләре зур хәзерлектән сон дошманның төп оборона линиясенең куәтле ныгытмаларын штурмлаган вакытта, 86 нчы дивизия Фин култыгы яры буена тупланган һәм сугышка керергә приказ көтә иде. Финнарның Выборг янындагы ныгытылган районына чыгу өчен, 22 февральгә каршы төндә частьлар култык бозына керделәр.

Боз өстендә поход тәүлек буе дәвам итте, суык та, кар да сугышчыларны туктата алмады. Барлык частьларга да, бигрәк тә разведка ясап һәм юл салып алдан баручыларга кыен булды. Рәхимов хезмәт итә торган разведка батальоны сугышчылары көндез дә, төнлә дә ял күрмәделәр. Алар һәрвакыт аяк өстендә булып, артларыннан килүче полкларга юл күрсәтәләр, аларны барганда һәм ял иткәндә хәвеф-хәтәрдән саклыйлар иде.

Дошман урнашкан ярга якынлашкан саен, разведчикларның җавап-лылыгы арта барды. Яр алдында ныгытылган утраулар дәһшәтле бастионнар булып тора. Дивизия юлында дошман оборонасының иң куәтле пунктларыннан берсе Койвисто-Бьерке утравы иде, шуны алган хәлдә генә, алга баруны дәвам итеп була, ә шул ук вакытта атакага озак хәзерләнергә дә ярамый, чөнки ап-ачык 'боз өстендә дошман ныгытмалары каршында тоткарланып торганда, зур югалтуларга дучар булырга мөмкин иде.

22 февральдә кичкә таба дивизия командиры разведчикларга финнарның оборона системасын ачыкларга приказ бирде. Ләкин разведчиклар отрядларының утрауга якын килергә омтылыш ясаулары барып чыкмады, көчле ут астында алар кире китәргә мәҗбүр булдылар. Шул чакны батальон командиры капитан Васильев әлеге операцияне биш кеше белән генә кабатлап карарга ниятләде, кечкенә төркемгә утрауга үтеп керү җиңелрәк булыр дип өметләнде ул. Разведкага сугышчылар үз теләкләре белән генә катнаша дип игълан ителгәч, рядовой Рәхимов хәтәр заданиене үтәргә барырга берен-челәрдән булып теләк белдерде. Капитан Васильев командалыгындагы бу группага бары биш кеше алынды.

Төнге сәгать бердә, кардай ак халатларын киеп, разведчиклар алга юнәлделәр. Дошман сакчылары күзенә юлыкмый гына, алар текә ярга якынлаштылар, анда тимер чыбык киртә сузылуын һәм яр буе артиллериясенең ике орудиесе урнашканын күреп алдылар. Кыялы текә ярдан югарыга күтәрелеп һәм чәнечкеле тимер чыбык линиясен тавыш-тынсыз гына үтеп, кыю сугышчылар батареяның тылына чыктылар һәм көтмәгәндә финнарга ташландылар, һөҗүмнең кинәт ясалуы нәтиҗәсендә, эш уңышлы чыкты — дошманнарның бик азы гына качып котыла алды.

Ярдан артык ераклашмыйча, разведчиклар якындагы поселокка юл тоттылар, аннан бу вакытта туптан аталар иде. Дошман батареясының утрауга якынлашып килүче совет частьларын капшап карарга тырышуын аңлап, капитан бу батареяны сафтан чыгарырга карар бирде; моны утрауда рус разведчиклары барлыгын допшан белгәнче эшләргә кирәк иде. Кыю разведчиклар ату 'белән мавыккан артиллеристларга төнге шәүләләр кебек ташландылар, һәр разведчикка өч-биш кеше өчен сугышырга туры килде. Пуля, гранаталар белән, ә кайчак хәтта приклад белән сугып Рәхимов берничә финны егып салды, аның кулы яраланды, әмма ул сугышуын дәвам иттерде. Бәрелештә орудие расчетының күпчелек солдаты һәлак булды, кайберләре генә качып котыла алды.

Разведчиклар орудиеләрне сафтан чыгардылар да, артык бер минут та тоткарланып тормыйч!а, төнге караңгылыкка кереп югалдылар. Әмма аларның эшләре турындагы хәбәр дошман гарнизоны частьларында инде таралып өлгергән иде һәм, гадәттә булгалаганча, кечкенә генә бер төркем кыю сугышчы дошман телендә көчле отрядка әверелде. Күп тә үтми, совет сугышчылары дотка юлыгып, сиздерми генә аңа якынлашуга һәм амбразураларга берничә граната ыргытуга, финнар ныгытмаларын ташлап качтылар. Күрше дот та шулай булып калды.

Шуннан ары дошман белән бәрелешләр кузгатып тормыйча, разведчиклар бик саклык белән генә утрауның эченәрәк юнәлделәр, очраган ныгытмаларны билгеләп бардылар, аларның күбесендә инде беркем юк иде. Иптәшләреннән беркадәр кырыйдарак барган Рәхимов кинәт аяк атлаган тавышлар ишетте. «Биредә юл якын, ахрысы», — дип уйлады ул һәм, чыннан да, озакламый юл кырыена ук килеп чыкты. Ул ташлар арасына яшеренде. Берничә минуттан соң флннарның бер отряды күренде, аннары икенчесе, өченчесе... «Бер батальоннан да ким булмас», — дигән фикергә килде разведчик, үтеп барган подразделениеләрне санап. Алар утрауның уртасына таба баралар иде.

Рәхимовиың белдерүен капитан зур игътибар белән тыңлады. Димәк, болай килеп чыга: биш батыр' сугышчының кыю хәрәкәтләреннән алданган дошман утрауның төньяк өлешен калдырып китә. Җыелган мәгълүматларны командованиега вакытында тапшыру өчен, частька кайтырга вакыт ,иде. Сәгать тә инде иртәнге җиденче иде.

Иртәнге куе томан астында разведчиклар частька кайттылар. Аларның мәгълүматларыннан файдаланып, штаб операция планын эшләде һәм, башта артиллериядән ут ачып тормыйча, пехота көче белән генә утрау яулап алынды.

Кыю сугышчыларның бишесен дә командование бүләкләүгә билгеләде. Рәхимовка аеруча зур бүләк тапшырылачак иде. Ләкин ул бу югары бүләкне — Советлар Союзы Героеның Алтын йолдызын алырга өлгермәде, шуннан соңгы сугышларның берсендә һәлак булды.