Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

РОМАНОВ ГРИГОРИЙ ГРИГОРЬЕВИЧ

1944 елның сентябрендә гвардийче укчы дивизия частьларында: «Резервка, ялга чыгабыз икән», — дигән хәбәр таралды, һәм озакламый полклар, үзләренә алмашка килгән частьларга позицияләрен тапшырып, тылга күчтеләр.

Гвардиячеләр тылда булган көннәрдә артиллерияче офицер Романов взводы сугышчыларының эше муеннан иде. Алар батареясы буйсынган укчы полк яңа сугышларга хәзерләнде, өстәмә көчләр алды. Шуңа да карамастан, сугышчыларның уку-өйрәнүләрдән һәм эштән бушаган чаклары, чын-чыннан тыныч сәгатьләре дә була иде. Бу сәгатьләрдә өлкән лейтенант Романов һәрвакыт үз взводы сугышчылары арасында була, алар белән учак янында әңгәмәләр үткәрә, газеталар укый, яңа хәбәрләр сөйли иде. Бу гадәт аңарда политработник булып эшләгән вакытлардан калды.

Сугыш башында Романов батарея политругы иде. Сугышка хәтле ул күп еллар партия эшендә эшләде: башта партиянең Аксубай район комитетында инструктор, аннары пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире хезмәтен үтәде. Сугышның өченче елында Романов, запастагы офицерлар полкында яңадан хәзерлек үткәннән соң, строевой командир булды.

Артиллеристлар үзләренең әңгәмәләрендә Белоруссиядәге сугышларны, Барановичи шәһәре янында дошман оборонасын штурмлауларын, үзләре азат иткән районнарда халыкның аларны ничек шатланып каршылауларын искә төшерәләр иде. Фронтлардагы хәл әңгәмәләрдә һәркемне дулкынландыра торган иң төп мәсьәлә иде. Романов совет гаскәрләренең уңышлары, Гитлер Германиясенең һәлакәт сәгате якынлашу турында сөйли иде. Еш кына сүз дивизиянең киләчәктә нинди сугышларда катнашачагы турында да бара иде.

— Хәзер, илбасарлар безнең җирдән куып чыгарылгач, безнең алда башка халыкларга да фашистлар коллыгыннан котылырга ярдәм итү бурычы тора. Көньякта совет гаскәрләре Балкан илләренә азатлык алып киләләр, ә безме поляк халкы көтә, — ди иде Романов.

Гвардиячеләрнең ялы һич көтелмәгәндә өзелде. 4 Октябрьда аларга Нарев елгасының көнбатыш ярында плацдарм биләгән частьларга ярдәмгә барырга туры килде. Гитлерчылар ул плацдармны безнең гаскәрләр кулыннан ничек кенә булса да тартып алырга маташтылар. Немец командованиесе, уңышка ирешү өчен, сайлап алынган берничә танк һәм пехота берләшмәсен сугышка кертте. Гвардияче дивизиянең тревога белән күтәрелгән частьлары 4 октя-брьда төш вакытында дошманның куәтле артиллерия уты астында Наревны кичтеләр, ә ике сәгатьтән соң немец танклары һәм пехотасының атакаларын кире кайтардылар. Романов взводы үзенең 76 миллиметрлы орудиеләрен укчы подразделениелар позициясендә картада 118,5 саны белән күрсәтелгән кечкенә генә биеклектә урнаштырды. Полк командиры Романовны:

- Немецлар башта биеклекне алырга тырышачаклар һәм, әгәр уңышка ирешә калсалар, безнең тылга үтеп керәчәкләр, нык торыгыз,— дип кисәтте.

Бу участок чыннан да дошманның игътибар үзәгендә булып чыкты. Дошманның көчле артиллерия һәм миномет утын танклары, самолетлары алыштырды. Кичкә таба немецлар, уңышка ирешә алмагач, атакаларын туктаттылар, ләкин икенче көнне «иртән яңа көч белән аны кабат башлап җибәрделәр.

«Нарев елгасының аръягындагы плацдарм өчен сугышта гвардия өлкән лейтенанты Романов зур батырлык күрсәтте,—диелә ул көнге вакыйгалар турында артиллерист офицерны бүләкләү листогында — 5 Октябрьда немецлар Дзержинец авылы районындагы 118,5 биеклеген атакаладылар. Иптәш Романов взводына дошманның артиллерия-миномет давылы ябырылды, аннан соң, бронетранепортерлар һәм пехота булышлыгында, 18 танкысы ташланды. Батыр офицер куркып калмады, танкларны якынга җибәреп, ут ачты...»

Нәкъ документта әйтелгәнчә, башта взводның ут позициясенә снарядлар һәм миналар яуды, аннары күзәтүче: «Танклар килә!» — дип хәбәр итте. Озакламый командир да снарядлар һәм миналар төтене эчендә фашист машиналарының силуэтларын күрде. Алар, стройны саклап, үз пехоталары алдына чыгып, биеклеккә якынлаша башладылар.

Романов орудиеләренең расчетлары дошман танкларын каршыларга әзер иделәр инде. Алар команда гына көттеләр. Командир исә, минут саен биеклеккә якынлашып килгән танкларны күзәтеп, взводның беренче залплары ук дошман өчен һәлакәтле булырлык моментны көтте. Командир кулын күтәреп: «Ут ачарга!» — дигән ишарә ясап залп бирелгәч тә, сугыш кырында дошманның ике танкысы бер үк вакытта тукталып яна башлады. Калган танкларның строе бозылды, ләкин алар, юнәлешләрен үзгәртеп, алга баруларын дәвам иттерделәр һәм биеклекне флангтан уратып уза башладылар. Дошманның яңадан өч танкысы янды. Ләкин артиллеристларның да хәле шәптән түгел иде. Немецларның снарядлары бөтен участокны теткәләде. Романовны берничә снаряд кыйпылчыгы яралады. Взводта үлүчеләр һәм яраланучылар минут саен арта барды. Ниһаять, дошман снарядлары ике орудиенең икесен дә сафтан чыгарды.

Биеклектә орудие залплары тыну белән, немец пехотасы алга ыргылды һәм фашистлар, бөтен бугазларына акырып ата-ата, оборонадагы отряд окопларына якынлаштылар. Взвод дошманны карабиннардан, автоматлардан атып, гранаталар ыргытып каршылады. Сугыш шау-шуы арасында сугышчылар командирларының:

- Чигенмәскә! Фашистларны кырырга! — дигән нык тавышын ишеттеләр.

Немецлар артиллеристларның окопларына бөтенләй диярлек килеп җитсәләр дә, совет сугышчыларын каушата алмадылар. Романов тагын яраланды; бу юлы аның уң кулы хәрәкәтсез салынып төште. Ләкин ул элеккечә үк сафта калды. Командирның тәненә снаряд кыйпылчык-лары һәм пулялар тагын һәм тагын тиделәр. Дошман куып җибәрелгәч, сугышчылар өлкән лейтенантны медсанбатка китерделәр; врачлар аның тәнендә 17 яра санадылар. Ярты елдан соң, сәламәтләнгәч, Романов Советлар Союзы Герое Алтын йолдызын тагып туган районына кайтты.