Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

УГАНИН СЕМЕН АРТЕМЬЕВИЧ

Өлкән сержант Уганин хезмәт иткән укчы дивизия Киевская дигән мактаулы исем йөртә иде. Моны ул Киевны азат итү өчен немец-фа-шист илбасарлары белән сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен алды. Дивизия частьлары 1943 елда шәһәр урамнарына Октябрь социалистик революциясенең 26 еллык бәйрәме алдыннан беренче булып керделәр.

Татарстанда туып үскән, элекке Чүпрәле районының Матак авылы крестьяны чуваш улы Семен Уганин Украина башкаласы өчен батырларча сугышты. Днепр аша чыкканда аның миномет расчеты елганы полкның алдагы подразделениеләре белән бергә кичте һәм көнбатыш ярда десантчыларның плацдарм өчен 'көрәшләренә булышлык итте. Минометчылар пехота белән бергә рәттән берничә көн буена дошманның рәхимсез контратакаларын кире кайтардылар һәм соединениенең төп көчләре елга аша чыкканчыга кадәр бирешмәделәр.

Дивизия Днепр яр буйларыннан Киевка таба үтеп кергән көннәрдә Уганин подразделениесе куркыныч хәлгә эләкте. Немец пулеметчылары укчыларны җиргә кыстылар һәм башларын күтәрергә дә ирек бирмәделәр. Подразделение урнашкан җиргә килә торган барлык юллар да ут астында булып чыкты. Килеп туган хәлгә дөрес бәя биреп, Семен үзенең минометы белән ачык позициягә күчте һәм дошманның ике пулеметын сафтан чыгарды. Немецларның уты сүлпәнләнде, шун-цан соң пехота атакага күтәрелә алды.

Кривая Гора авылы янында Уганин тагын укчыларга читен хәлдән котылырга булышты. Монда аның миномет уты белән немец автоматчылары взводы таркатылды һәм бер пулемет юк ителде.

Украинада Совет Армиясенең һөҗүме киң фронт белән Кара диңгез буйларыннан алып Белоруссия чикләренә кадәр җәелде. Оккупантлар өлкә артыннан өлкәне калдырдылар, уннарча мең гаскәрләре чолганышка эләктеләр һәм дөмектеләр яки коралларын ташладылар.

Басып алган күп кенә шәһәрләрне югалтып, обороналарының көчле терәк пунктларыннан мәхрүм калып, немецлар үз позицияләрен Умань янында ашьж-пошык ныгытырга керештеләр. Ләкин безнекеләр аларга ныгып өлгерергә һәм тар-мар ителүдән соң аякка басарга ирек бирмәделәр.

һаваларның кинәт үзгәрүе дә безнең гаскәрләрне туктата алмады. Март башында берничә көн эчендә бу яклардагы кыш иртә язга алышынды. Җылы көннәр карны эретте, кырларны һәм юлларны үзле балчыклы пычрак каплады, ерганаклар ташып елгаларга әверелделәр. Пленга төшкән немецлар соңыннан сөйләгәнчә, шушындый юл өзегендә совет гаскәрләренең һөҗүм итү ихтималына алар һич тә ышанмаганнар.

1944 елның соры томанлы 5 марты иртәсендә сугышка беренче булып совет артиллериясе кереште. Бергә туплап яудырылган ут дошман ныгытмаларын берничә километр тирәнлектә астын-өскә китерде, һәм шуннан соң пехота кузгалды.

- Дошманны үзегезнең комсомол расчеты исемен акларлык итеп кыйнагыз! — дип мөрәҗәгать итте атака алдыннан Угановка һәм аның сугышчыларына подразделение комсоргы.

— Киев янында фашистлар безнең миналардан котыла алмадылар, монда да ычкына алмаслар!—дип җавап бирделәр комсомолецлар.

Пехотачыларның Рубанный Мост авылына таба хәрәкәтенә булышлык итеп, минометчылар төз аттылар. Уганин утны һөҗүм итүче сафлар алдына һаман эчкәрәк күчергәннән-күчерә барды. Подразделение-ләргә юл ачып, кайнар мина кыйпылчыклары кырга сибелде. Миналар запасы беткәч, өл>кән сержант та расчет солдатлары белән бергә атакага китте. Немецлар окобына бәреп кереп, укчылар белән бергә минометчылар да штыклар һәм гранаталар кулланып сугыштылар. Уганин дүрт фашистны чәнечте, аннары, дошманны эзәрлекли барып, тагын өчесен үтерде.

һөҗүм көннән-көн уңышлырак көчәйде. Пычрак «диңгезләрен», ташыган елгаларны һәм дошманның терәк пунктларының каршылык күрсәтүен ерып чыгып, частьлар һаман алга уздылар. Уганин сугышчылары, тездән! пычракка бата-бата, минометны күтәреп алып бардылар, һәм аларның бер генә тапкыр да дусларыннан — укчылардан калышу очрагы булмады. «Минометчылар гадәттән тыш батыр һәм оста эш иттеләр», — дип язды соңыннан полк командиры, Семен Артемьевичны Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим иткәндә.

Уманьнан соң немецлар Көньяк Бугта да, Днестрда да ныгып кала алмадылар. Киев дивизиясе Днестрга килеп җиткәч, Уганин елга аша чыкты һәм контратакалаучы дошманны төз яудырылган ут белән каршылады. Немецлар якын ук килгәндә, миномет атмый иде инде, әмма сугышчылар, түгәрәк оборона биләп, винтовкалар һәм кул пулеметы белән каршы тордылар. Гитлерчылар тукталдылар. Шул чакта Уганин солдатларны атакага күтәрде. Көтелмәгән һөҗүмнән котлары очкан немецлар чигенделәр.

Котютан районындагы һөҗүм вакытында Уганин минометы һәрвакыт пехотаның сугышчан сафларында булды. Сугыш барышында минометчылар үз подразделениеләреннән аерылдылар һәм дошман боҗрасына эләктеләр. Командир фашистларны якынрак җибәрергә һәм бары тик дошманны чәнчелдерерлек итеп кенә атарга приказ бирде. Кыю сугышчыларны үтерергә яки бирелергә мәҗбүр итәргә маташулар барып чыкмады. Патроннары беткәч, минометчылар штык белән үзләренә юл ачтылар һәм яраланган иптәшләрен дә алып чыктылар. Молдавиядәге һәм аннан соң туган илебез чикләреннән ераклардагы бик күп сугышларда өлкән сержант Уганин сугышчылары һәм ул үзе дә тагын зур геройлыклар күрсәттеләр.