Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ДӘҮЛӘТОВ БАЯН ЕРКӘЙ УЛЫ

1943 елны ноябрь башында Актаныш районына лейтенант Баян Дәүләтовның язмышы турында бер-берсенә капма-каршы ике хәбәр килеп төште. Аның беренчесен Татар Әҗбие авылы колхозчылары газеталарда Советлар Союзының яңа Геройлары исемлегендә Баян исемен күреп шатлык белән каршыладылар. Ләкин озакламый шатлык кайгы белән алышынды: Баян хезмәт иткән частьтан аның туганнарына язылган хатта Геройның һәлак булуы турында хәбәр килде. Дәүләтовның сугышчан дуслары аның әнисенә: «Совет Ватаны өчен сугышларда Сезнең улыгыз Днепрның уң як ярында батырларча һәлак булды», — дип яздылар.

Днепр ярларына килеп җиткән укчы полкта лейтенант Дәүләтов озак хезмәт итмәде. Яшь офиңер бу частька нибары ярты ел элек, май аенда училищедан килде. Кыска гына вакыт эчендә, Курск һәм Орел явындагы сугышларда ул үзен оста, батыр командир итеп танытты. Үз взводындагы солдатлар өчен Баян яхшы иптәш тә, комсомол активисты да иде.

приказ бирде. Каты яраланган берничә сугышчы яр буена төшерелде, ә җиңел яраланганнар, яраларын бәйләп, окопта калдылар, Бераз ва-кыттан яр буена яңадан ыргылган немецларга бик каты отпор бирелде, һәм алар җиргә ятарга мәҗбүр булдылар. Елга буенда төрле урыннарда сугыш кабынып китте, анда яңа подразделениеләр елга аркылы чыга тордылар. Дәүләтовка да ярдәм килде. Яңа килгән сугышчылар үзләре белән җитәрлек кадәр сугыш кирәк-яраклары да алып килделәр. Шуннан соң инде һәр патронга, һәр пулемет тасмасына экономия ясап торуның кирәге калмады.

Салларга һәм паромнарга төяп уң як ярга артиллерия һәм минометлар чыгарылгач, плацдармны киңәйтү өчен көрәш башланды. Судан күтәрелгән иртәнге сыек томан астында укчылар атакага ташландылар һәм немецларны ныгытылган позицияләреннән бәреп чыгардылар. Икенче көнне, 17 Октябрьда, лейтенант Дәүләтов взводы Бывалки авылы өчен сугышта катнашты.

Бу авылга якынлашып килгәндә, сугышчылар дошманның көчле артиллерия, миномет һәм пулемет уты астына эләктеләр. Ләкин Баян, тиз генә маневр ясап, кешеләрне ут астыннан алып чыкты һәм, дошман һич көтмәгәндә, авылның көнбатыш кырыеннан бәреп керде. Андагы позициягә урнашкан немец ротасы шундук ут ачты. Дәүләтов солдатларны берничә кечкенә группага бүлеп, аларга ут нокталарын юк итәргә кушты. Дошман пулеметлары тынып калгач, взвод окопларга якынлашты һәм аларга гранаталар яудырды.

Дәүләтов взводы ачкан юлдан авылга бөтен батальон бәреп керде һәм уңышлы рәвештә авылның үзәгенә таба хәрәкәт итте. Кичкә таба немецлар Бывалкидан китәргә мәҗбүр булдылар.

Көнбатыш ярдагы плацдарм ныгыды һәм кинәнде, һәр адым җирне авыр сугышларда (яулап алып, совет сугышчылары һаман алга бардылар. Шул сугышларның берсендә лейтенант Дәүләтов батырларча һәлак булды.