Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ДМИТРИЕВ МАКСИМ ВАСИЛЬЕВИЧ

1940 елны февраль аеның салкын 'бер төнендә танк бригадасының разведка отряды, боз өстеннән Фин култыгы аша үтеп, бөтен частьның килеп җитүен озак көтеп торды. Боз ватылу аркасында, танкларның яр буена чыга алмыйча, үз урыннарына кире кайтканлыхлары турындагы хәбәр отрядка килеп җиткәндә, кышкы озын төн үтеп, таң атып килә иде инде. Разведчиклар, бригаданы көтмичә, Карелия муенында фин ныгытмаларың штурмлаучы теләсә кайсы частька килеп кушылырга приказ алдылар.

— Ярый алай булса, обстановкага карап хәрәкәт итәрбез, — диде отряд командиры лейтенант Чепурной механик Дмитриевка, һәм фронт линиясенә таба хәрәкәт итү өчен танкистларны үзе билгеләгән маршрут белән таныштырды.

Ике көннән соң алар, укчы частьлар белән бергә, Койвисто районындагы ныгытылган утрауларга һөҗүм иттеләр. Моңа кадәр утраулар өчен сугышларда танклар кулланылганы юк иде, шуңа күрә, көтмәгәндә биш танкның булышлык күрсәтүе пехотаны рухландырып җибәрде. Танклар, һөҗүм итүче подразделениелар тезмәсе алдыннан боз өстеннән барып, утрауга бәреп керделәр һәм дошманның ут нокталарын юк иттеләр. Укчы полк командиры, булышлык күрсәткән өчен, отрядка шунда ук рәхмәт тә белдерде.

Ләкин яңа дуслар белән бергә озак сугышырга туры килмәде: берничә көннән отрядны 86 нчы дивизия карамагына тапшырдылар. Анда танкистларны туган семьяларындагы кебек каршы алдылар. Чыннан да, бу дивизия алар өчен туган дивизия иде. Биш машинаның да экипажы Казан һәм Татарстан егетләреннән тора иде, ә 86 нчы мотоукчы дивизия сугышка кадәр күп еллар Казанда торган иде. Танкистларның барысы да диярлек хәрби хезмәтне дә шушы дивизиянең бер батальонында башлаганнар, һәм алар, сугыш башланырга өч ай калгач кына, бүтән берләшмәгә күчерелгәннәр иде.

Танкист-механик Максим Дмитриев, үзенең иптәшләре кебек үк, төп Казан кешесе иде. Ул Казанда туды, мехчыларның ФЗӨ мәктәбендә укыды һәм армиягә кадәр өченче мех фабрикасында слесарь булып эшләде. Аннары 86 нчы дивизиядә хезмәт итте һәм шуннан үзе теләп Хасан күленә китеп, япон самурайларын тар-мар иткәч, яңадан үз частена кайтты.

Танкистлар, якташлары белән бергә хәрәкәт итеп, дошманга каршы күп кенә вак бәрелешләрдә катнаштылар, разведкага йөрделәр. Ниһаять, аларга зур сугышның уңышын тәэмин итү көне килеп җитте.

Бу — Кери авылы янында булды. Пехота берничә көн бу авылдан финнарны бәреп чыгарырга омтылып караса да, моряклардан торган гарнизон аңа зур каршылык күрсәтте. Күп кенә уңышсыз атакалардан соң дивизия командиры Чепурной отрядына сугышка керергә боерык бирде. Танкистлар дошманның терәк пунктларын юк итәргә һәм укчыларга юл ачарга тиешләр иде.

.Кернга яңа атака 27 февраль таңында башланды. Тирән кар да, көчле ут та танкистларны туктата алмады. Алар, үз артларыннан пехотаны ияртеп, авылга барып керделәр. Бронядагы тар ярыктан Дмитриевка сугыш кыры аз күренә иде. Ләкин ул, дошманның 'һәр хәрәкәтен күздән ычкындырмаска тырышып һәм фин орудиеләре снарядларыннан сакланып, танкны биналар арасына яшеренеп алып барды. Авылның үзәгенә барып җитәргә күп тә калмаган иде инде, кинәт аның күршесендәге танк тукталып калды.

— Аңа нәрсә булды икән? Булышырга кирәк! — диде .командир Дмитриевка һәм машина, иптәшләрен дошман утыннан каплау өчен, яны белен борылды. Ватылган машинаның экипажы тышка чыгып ремонт ясап бетергәнгә кадәр, Дмитриев танкысының бронясына пулялар һәм снаряд кыйпылчыклары туктаусыз явып торды.

Һөҗүм итүчеләрнең юлың җирле моряклар гарнизонының авыл уртасында тирә-ягы (биек таш койма белән уратып алынган казармалары киртәләде. Монда крепостьтагыдай яшеренгән финнар пулемет һәм орудиеләр уты белән совет пехотасының алга баруын туктаттылар һәм бер танкны сафтан чыгардылар. Атаканың яңадан тоткарлануы мөмкин иде. Лейтенант Дмитриевка кичекмәстән бу урынны читләтеп узарга приказ бирде һәм башка машиналар экипажларына да радио аша:

— Безнең арттан иярегез! — диде.

Танклар хәрби шәһәрчекне уң яктан узып кирпеч койманы ваттылар һәм һич көтмәгәндә фин казармаларының киң ишегалдына бәреп керделәр. Фин матрослары һәм офицерлар, паникага бирелеп, биналар эчендә кая барырга белм<и йөгереп йөри башладылар, аларның кайберләре, качып котылырга чамалап, мәйданга атылып чыктылар һәм пулеметлар утына эләктеләр. Берничә минуттан казарма ягыннан атулар тынды. Тәрәзәләрнең берсендә ак флаг күренде...

Вакытлы солых төзелү көне алдыннан бу кечкенә отрядка соңгы каты сугышта катнашырга туры килде. Ул вакытта дивизия частьлары Вьиборг тылына үтә торган юлда көчле каршылык күрсәткән бер авылны һәм ныгытмаларны штурмладылар. Анда финнарның баррикадалар һәм нык дотлар белән чолгап алынган утын склады куәтле терәк пунктына әверелдерелгән иде.

Складны штурмлау группасына старшина Фәйзуллин командасындагы ике танк һәм бер взводка якын чаңгычы-автоматчылар керде. Сугышчыларның бер өлеше машиналарга утырырга, калганнары танкларга бәйләнгән җепләргә тотынып, чаңгыда шуып барырга тиеш булдылар.

Финнарның ныгытмаларына кадәр ике километр тигез җирне алар бик тиз үттеләр. Машиналардан десантчылар сикерешеп төшкәч һәм чаңгычылар танклардан аерылгач, дошманның шуңарчы тын торган ут нокталары телгә килделәр.

Финнар янына барып җитәргә күп булса йөз метр ара калды. Тагын берничә секундтан танклар дотларның амбразураларын капларга тиешләр иде. Ләкин кинәт снаряд килеп тигәннән соң Дмитриевның танкысы сулга каера башлады: аның сул як гусеницасы өзелгән иде. Максим, зур түгәрәкләр ясап, машинаны бер гусеницада алып баруын дәвам иттерде, ә Фәйзуллин, стрелок белән бергә башняны төрле якка әйләндереп, дошманнарны утта куырды. Озакламый, дошманның икенче снаряды тиеп, Дмитриев машинасының двигателе сафтан чыкты, һәм танк кар өстендә, хәрәкәтсез мишень кебек, бер урында тукталып калды. Бераздан яңа снаряд башняны тиште һәм танк эчендә шартлады. Снаряд шартлаганнан соң аңына килгәч, Дмитриев аркасында снаряд кыйпылчыгы тигән урынның сызлавын тойды. «Иптәшләр исәнме икән?» — дип уйлады ул һәм иптәшләренә эндәште. Ләкин җавап бирүче булмады. Максим кыенлык белән урыныннан күтәрелде һәм үзенең Казаннан ук таныш булган иң якын дусты старшина Фәйзуллиннын үле гәүдәсен күрде, старшина янында ук орудиене коручы да хәрәкәтсез ята иде...

Дмитриев тирә-юньгә колак салды. Тынлык, ату тавышлары ишетелми, димәк, сугыш беткән. (Соңыннан Максим икенче танкның экипажы белән бергә янганын белде. Күп тә үтмәде, фин солдатлары ватык машинаны чолгап алдылар. Алар бөтен тишекләр аша танкның эчен карадылар, аның люкларын ачарга маташтылар, ләкин булдыра алмадылар. Машина эчендә кайсы-кайда аунап яткан гәүдәләрне күргәч, алар танкистларның барысы да үлгәннәр дип уйладылар.

Танк ике көн һәм ике төн дошман позицияләре янәшәсендә үк торды. Аның башнясына финнар прожектор урнаштырдылар һәм, караңгы төшкәч, шуның белән алгы чикне яктырттылар... Дошманнар янында ук булганга, Дмитриев машинадан чыгу түгел, кыймылдый да алмады. Утыз градуслы суык аның кыска туны аша үтеп кереп тәнен калтырата, ә салкын металл тәнен өтә иде, ләкин танкист котылуга өметен өзмәде.

Ул яраланганның өченче көнендә, 13 мартта, вакытлы солых төзелгәч кенә котыла алды. Совет сугышчылары Дмитриевны танк эченнән чак исән хәлдә таптылар һәм медсанбатка илттеләр.

Март ахырында дивизия командиры генерал Новосельский частька кайткан геройны югары бүләк — Алтын Йолдыз алуы белән котлады. Аңа офицер-хәрби техник исеме дә бирелде.

Максим Васильевич Дмитриев бөтен Ватан сугышын танк гаскәрләре сафында техник хезмәтендә үтте.