Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЛАРИОНОВ СЕМЕН АРХИПОВИЧ

1943 елның Октябренда Семен Ларионовның авылдашлары Днепрдагы сугышлар өчен СССР Верховный Советы Президиумының Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы Указында аның да исемен күреп шатландылар. Соңгы биш ел эчендә ул туган якларында яшәмәсә дә, Беренче май районының Чирмешән авылында ярлы мордва семьясында туып үскән һәм колхоз төзелүнең беренче елларыннан башлап бригадир һәм тракторчы булып эшләгән яшь Семенны барысы да яхшы хәтерлиләр иде әле.

Ларионов Днепрга Орел кырлары аша килде. Бу Курск дугасындагы сугышта немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң булды.

Севск шәһәре Орел өлкәсе территориясендә дошманның иң көчле ныгытылган узелларының берсе иде. Анда өлкән сержант Ларионоз командалык иткән орудие расчеты немецларның өч пулеметын юк итте, ә дошман ныгытмаларын штурмлау башлангач, артиллеристлар, пехота белән бергә, төтен пәрдәсе астында фашистларның тылына үтеп керделәр һәм дошманның зур бер частеның команда пунктын кулга тәшерделәр. Бу участокта оборонада торган немецлар совет сугышчыларын күргәч, саклану урыны эзләп, траншеяларыннан чыгып тайдылар.

Ләкин шәһәрне югалту оккупантларның каршылык күрсәтүен йомшартмады, һәр авылны 1бик каты сугышып алырга туры килде. Сугышларның .берсендә Ларионов орудиесе яңадан алга үтеп кергәч, гитлерчылар аны пехотадан аердылар.

Камалуда калган артиллеристлар каушап калмадылар. Ларионов үзе бер сугышчы белән орудие янында калып, башка сугышчыларны түгәрәк оборонага урнаштырды һәм аларга дошманны якын җибәрмәскә приказ бирде. Совет сугышчыларының мылтык һәм граната утына да карамастан, немецлар позициягә якынлаша башлагач, ул аларга картечь җибәрде. Фашистлар зур югалтулар белән чигенергә мәҗбүр булдылар. Ләкин озакламый немец офицерлары чигенүче солдатларын туктаттылар. Камау боҗрасы яңадан кысыла башлады. Сугыш озакка сузылды, әмма совет сугышчылары бирешмәделәр, дошманның атакаларын бер-бер артлы кире кайтардылар. Фашистлар аларга берничә тапкыр бирелергә тәкъдим иттеләр: артиллеристлар аларның бу тәкъдименә снарядлар һәм гранаталар белән җавап бирделәр. Ниһаять, снарядлар запасы бетте. Инде нишләргә? Ларионов, ныклы бер карарга килеп, иптәшләренә:

— Сез камалудан чыгыгыз, мин сезне каплап торырмын, — диде.

Сугышчылар, арыш арасына яшеренеп, дошман боҗрасыннан читкә шуыштылар, ә Ларионов орудие янында ялгызы калды. Ул соңгы снарядларны аткач, дошман басымын автомат уты белән тоткарлап торды, аннары немец пулеметы янына шуышып барып, аны гранаталар белән юк итте. Нәтиҗәдә дошман боҗрасы өзелде.

Икенче .көнне сугыш яңадан дәвам итте. Ул көнне артиллеристлар Новоямское авылы янында дошманның танк атакаларын кире кайтардылар. Беренче снарядтан соң ук фашистларның бер танкысы туктап калды һәм яна башлады. Аннары артиллерия уты дошман пехотасы өстенә күчерелде, һәм бу ут немецларның взводка якын автоматчысын юк итте.

Фашистлар Средняя Буда авылы янында безнең һөҗүм итүче частьны аеруча нык контратакаладылар. Бу сугышта взвод командиры һәлак булгач, Ларионов взводка командалык итүне үз өстенә алды һәм сугышка оста җитәкчелек итте.

Полк командиры подполковник Горбунов өлкән сержантның бу батырлыгын билгеләп үтте, аны взвод командиры итеп раслады һәм Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә тәкъдим итте.

Полк Днепрга һәм Гомельгә якынлашкан саен, аның юлында киртәләр күбәйгәннән-күбәя 1барды: немецлар корган оборона рубежларына табигый киртәләр — елгалар, сазлыклар, урманнар өстәлде.

Десна елгасы шундый киртәләрнең беренчесе булды. Оккупантлар елга аркылы салынган барлык күперләрне шартлаткан булсалар да, бу безнең частьларны тоткарлый алмады. Ларионов взводы, пехотачыларга булышлык күрсәтеп, беренче тәнне үк елга аша чыкты һәм яулап алынган кечкенә генә плацдармны, немец оборонасын тулысынча тар-мар иткәнгә кадәр, берничә тәүлек үз кулында тотты. Бу сугышларда Ларионов дошманның контратакаларын үз орудиеләре белән генә түгел, уң як ярга чыккач кулга төшерелгән немец орудиеләреннән атып та кире кайтара барды.

Дошман нык оборона сызыгы хәзерләгән Снов елгасы янында Гомельгә таба яңа адым ясалды. Биредә дә гитлерчыларның совет гаскәрләре һөҗүмен тоткарлау планы челпәрәмә килде. Совет гаскәрләре, Снов аркылы чыгып, оккупантларны ныгытмаларыннан бәреп чыгардылар. Чираттагы су киртәсенә — Сож елгасына килеп җиткәч, сугышчылар гаҗәпләнеп:

— Мондый елгалар алда тагын күпме икән әле? — диештеләр.

Сентябрь ахырында Сож елгасы да артта калды. Монда Ларионов лга аръягына чыккач, сугыш кырын күзәтеп, атарга мөмкинлек бирүче калкулыкта урнашты. Биредә артиллеристлар, төзек калган күперне һәм елга аша кичү районын прицел астында тотып, пехота под-разделениеләренә көнбатыш ярга чыгарга зур булышлык күрсәттеләр.

Безнең һөҗүм итүче гаскәрләрне Гомельдән Днепр гына аерып тора иде инде. Ләкин аңа кадәр булган араны үтү дә җиңел булмады. Дошманның зур пехота һәм танк көчләре безнең гаскәрләрне һәр көнне контратакаладылар һәм һавадан бомбага тоттылар.

16 Октябрьда полк Днепрны Лоев шәһәре .каршыннан аз гына читтәрәк кичте. Елганы кичү алдыннан танкка каршы ата торган батарея сугышчылары янына полк -командиры килде, сугышчылар аңа илбасарларны аяусыз кыйнарга сүз бирделәр.

Ларионов взводы орудиеләрен һәм сугыш кирәк-яракларын паромга төягәндә, немецлар елга өстен өзлексез утка тоттылар. Дошманның күзәтүчеләре елга аша чыгучы артиллеристларны күргәч, батареялары-ның утын тагын да көчәйттеләр. Паромның арткы өлешенә мина килеп төште, һәм бер орудие су төбенә китте. Шуннан соң Семен, үзенең бер төркем сугышчылары белән бергә салкын суга чумып, орудиене зур кыенлык белән яңадан паромга сөйрәп менгерде. Солдатлар судан чыгып кына өлгергәннәр иде, снаряд кыйпылчыгы паромның тросын өзде, һәм аларга яңадан суга төшәргә туры килде.

Взвод, ярга чыгу белән, немец ныгытмаларына ут ачты, һәм пехота Шитцы авылын атакалый «башлады. Артиллеристлар атакага укчылар белән бергә бардылар. Дошманның ике пулеметы озак вакыт авылга якын килергә ирек бирмәде. Ларионов, орудиеләрен алга чыгарып, дошман пулеметларын тынарга мәҗбүр иткәч кенә, авылга юл ачылды. Төз атылган снарядлар дошманның андагы батареясын да сафтан чыгардылар.

Шитцы авылы алынгач, Ларионов взводы немецларның контратакаларын тәүлек буе диярлек кире кайтара барды. Артиллеристлар батырларча сугыштылар, командир аларны шәхси үрнәге белән рухландырып торды. Саперлар салган понтон күпер аша бөтен полк чыгып беткәнгә кадәр, алар шул позицияләрендә нык тордылар.

Днепрдагы сугышлар өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгәч, Ларионов, кече лейтенантлар курсын үтеп, офицер званиесе алды. Дошманны үз өнендә — Германиядә — кыйнаганда, ул инде башка частьта иде.