Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЛИПАТОВ НИКОЛАЙ ДМИТРИЕВИЧ

— Без — мәскәүлеләр, доброволецлар!—диләр иде үзләре хакында укчы дивизия солдатлары һәм командирлары. Казан эшчесе Николай Липатов әнә шул дивизиягә 1942 елның язында яңа өстәмә көчләр белән килде. Гәрчә бу частьның әле гвардияче исеме дә, күпьеллык тарихы һәм сугышчан орденнары да булмауга карамастан, дивизия сугышчыларының бу сүзләрендә горурлык яңгырый иде.

Бу дивизия сугышның беренче айларында, фашист илбасарлар Мәскәүгә ыргылганда һәм партия чакыруы буенча башкалада халык ополчениесе төзелгән вакытларда, барлыкка килде. Аның полклары Дзержинск районы доброволецларыннан: предприятиеләр эшчеләреннән һәм хезмәткәрләреннән, транспорт институты студентлары һәм укытучыларыннан, Тышкы эшләр халык комиссариаты һәм башка дәүләт учреждениеләре сотрудникларыннан тупланды. Дивизияне оештыру һәм өйрәтү срогы кыска булды: дошман илебез үзәгенә якынлашып килә иде. «Туган Мәскәвебезне саклап калыйк!» — дигән лозунг белән чыктылар ополченецлар сугыш линиясенә һәм гитлерчыларның көнчыгышка килү юлларын күкрәкләре белән капладылар, каты бәрелешләрдә дошманны кыйнарга һәм җиңәргә өйрәнделәр.

Рядовой Липатов дивизиянең артиллерия полкында телефонист булып хезмәт итә башлаганда, ул дивизия инде сугышларда чыныккан гадәти армия частена әверелгән, үзенең тәртип номерын алган һәм Ельня, Дорогобуж, Вшьма шәһәрләре тирәләрендә күп кенә сугышчыларын да югалткан иде. Дивизиягә яңа өстәмә көчләр: ураллылар, волгарьлар, рязаньлылар килеп кушылды. Ләкин кырык беренче елдагы патриот-даброволецларның традицияләре яши иде әле, һәм яшь сугышчылар, элеккеге ополченецлар кебек үк, мәскәүлеләр дигән дан белән горурланалар иде.

Липатов хезмәт итә башлаган алтынчы батарея командирына яңа телефонисттан зарланырга туры килмәде, чөнки Николай үз белгечлеген яхшы үзләштергән иде. Батарея ветераннары яшь элемтәче өчен үрнәк булдылар, алар аның киңәшчеләре һәм тәрбиячеләре иде. Алар ярдәмендә Николай күнекмәләр алды, ә батырлыкны исә аңа кемнән булса да алып торуның кирәге юк иде. Ел азагында инде ул тәҗрибәле сугышчы һәм коммунист була алды.

Артиллерия полкы Смоленск өлкәсе җирләрендә озак вакыт оборонада торды. Полк урнашкан участокта киң колачлы һөҗүм операцияләре алып барылмады, бары тик, сводкаларда әйтелгәнчә, «җирле характердагы сугышлар» гына 1бара иде. Ләкин бу аз сүзле мәгълүматлар дошман белән еш кына рәхимсез сугышлар алып барылганлыгын артиллериянең немец позицияләренә кинәт һөҗүм ясауларын искәрткәнен күп кеше белми иде, ә алар барысы да артиллеристлардан даими сугышчан хәзерлек таләп итәләр иде.

1943 елның җәе Смоленск яклары халыкларына азатлык алып килде. Курск янында нык җиңелүгә дучар ителгәннән соң, фашистлар Көнбатыш фронтта да артка тәгәрәделәр. Шул ук юлдан, моннан ике ел элек илбасарлар меңнәрчә янгын төтеннәре эченнән Мәскәүгә ыргылган юлдан, хәзер совет гаскәрләре аларны рус җиреннән куаладылар. һөҗүм итүчеләр ташкынынд

а барып, полк уннарча торак пунктларны азат итүдә катнашты. Липатов һәм аның дуслары юл күрсәткеч такталарда «Алферово», «Селивановское»... дигән сүзләрне укыдылар, ә ул авыллар урынында алар бары тик хәрабәләр һәм көл-күмер өемнәре генә күрделәр... Гитлерчылар командованиесе Мәскәүгә яңа поход ясау турында хыялланды һәм совет башкаласына сикереш ясарга бик якын булган районнан аерылырга теләмәде, һәр җирдә фашистлар аяусыз каршылык күрсәттеләр.

Артиллерия полкына Клин авылы янында дошманның бик көчле контратакаларын кире кайтарырга туры килде. Бирегә яңа резервлар өстәп, немецлар -полкны авыр хәлгә куйдылар.

Липатов батарея командиры белән бергә күзәтү пунктында иде. Анда ул фашистлар хәрәкәтен һәм үз орудиеләре снарядларының кайда төшеп ярылуын күзәтә, кирәкле саннарны исәпләп чыгарыл, телефонистка тапшыра, ә телефонист, сугыш гөрелтесендә телефон трубкасына кычкырып, 1бу цифрларны батареяларга җиткерә, һәм, бер минуттан соң ук, снарядлар цельгә төгәлрәк төшә башлыйлар иде. Тирә-юньдә сызгырып очып торган снаряд һәм бомба кыйпылчыкла-ры телефон кабелен өзделәр, аппарат тынып калды.

- Тизрәк элемтә урнаштырырга!—дип боерды командир. Окоптан ачык урынга чыгуы бик куркыныч иде. Шулай да Липатов окоптан тиз генә сикереп чыкты да, иелеп, куаклар һәм чирәм эченнән сузылган чыбык буйлап йөгерде. Снарядлар, һаваны ярып, зәһәр сызгыралар, алар үз яныңда ук ярылалар сыман иде. Николай тиз генә янәшәдәге снаряд чокырына сикерде, анда бер мизгелгә капланып ,ятып торды, аннары тагы, бер кулы белән чыбыкны капшап, алга ыргылды. Тынып калган чыбыкка кайчан җан керәсен батареяда нинди түземсезлек белән көтүләрен Липатов белә иде. Хәзер элемтәченең кыюлыгы һәм батырлыгы иптәшләренең тормышын, сугышның уңышын хәл итә иде. Шул уй белән (һаман алга йөгерде ул. Менә ул өзек урынны табып, аның очларын секунд эчендә ялгады да:

- Элемтә әзер! — дип хәбәр итте.

Чыбыкның һәр өзелүендә эш әнә шулай кабатланды. Бары тик фашистлар күзәтү пунктына бөтенләй якынлашкач кына, кыю сугышчы батарея янына кире кайттылар.

немецлар артполкның тылына үтеп керделәр һәм аны күршедәге ьлардан аердылар. Артиллеристлар, түгәрәк оборона оештырып, лак сәгатьләр буе дошман һөҗүменә каршы тордылар. Орудиелар туп-туры төзәп танкларга һәм пехотага аттылар, ә разведчиклар, ездовойлар, снаряд биреп торучылар — орудиеләр янында булмаганнар-ның барысы да — фашистларны пулеметтан һәм мылтыклардан ут яудырып каршы алдылар. Липатов, элемтәчеләрнең кечкенә бер төркемен җыеп, гранаталар белән һәм винтовкалардан атьга уннан артык илбасарны юк итте.

Дошман каршында һич чигенмәскә, туры килсә, үләргә дә әзер булган артиллеристлар барлык атакаларны кире кайтардылар. «Пехота килеп җитәр, коткарыр»,— дигән өмет белән сугышчылар ахыргача торырга әзер иделәр. Ниһаять, флангтан «ура» авазы яңгырагач, алар икеләтә көч белән гитлерчыларга ташландылар. Шулай итеп, чолганыш боҗрасы өзелде.

Август һәм сентябрь айларындагы шушы сугышларда Липатовның кыюлыгы ике сугышчан медаль белән билгеләнде. Бер ел үткәч, һөҗүм юллары артполкны Смоленскидан Польшага китерде. Туган илне азат итеп, совет гаскәрләре тугандаш поляк халкын фашистлар изүеннән коткара башладылар.

- Хәзер Варшаваны күрербез, ә аннары Берлинга керәчәкбез,— дип шатландылар сугышчылар.

Ләкин Варшавага кадәр әле ерак иде, ә дошманның каршылык күрсәтүе артканнан-арта барды. 13 августта Грабув авылы янында алтынчы батарея немецлар пехотасының танклар булышлыгы белән ныгытылган көчле отряды ударына эләкте. Фашистлар зур югалтуларга дучар ителде, әмма батареяның да орудиеләре сафтан чыкты, кешеләре һәлак булды. Күзәтү пунктындагы разведчиклар һәм элемтәчеләрнең баш очыннан үз орудиеләренең снарядлары һаман сирәгрәк оча башлады, ә аннары соңгы снаряд ярылды да, безнекеләрнең атуы тынып калды. Липатов юкка гына телефон аппараты тоткасын борып азапланды һәм позывнойларны кабатлады: батарея җавап бирмәде.

— Җавап бирмиләр,— дип килеп әйтте ул командирга.
— Безнең һәлак булган иптәшләребезгә мәңгелек дан, алар өчен үч алыйк!—дип мөрәҗәгать итте командир үз янындагы сугышчыларга.

Артиллеристлар геройларча сугыштылар. Элемтәче Коренев автоматтан (пуля яудырып берничә дошманны дөмектерде. Разведчик комсомолец Ловаков, авыр яраланган булса да, сугыш азагына кадәр командир янында калды.

Немецлар һаман алга үрмәләделәр. Менә күзәтү пункты жнына ук диярлек дошман пулеметчылары килеп чыкты, һәм шул минутта окоп брустверы өстенә Николай Липатов сикереп менде. Кулына гранатасын кысып тотып, ул ике сикерүдә пулемет янына килеп җитте. Менә шартлау тавышы яңгырады һәм пулеметчылар юк ителде. Ләкин, пуля эләгеп, герой-телефонист та җиргә ауды. Бөтен гәүдәсе белән ул пулеметка капланган иде, гүя үлгәннән соң да күкрәге белән үзенең иптәшләрен саклап калырга тели иде...

«Аның үлеме җиңү китерде,— дип язды дивизия газетасы.— Ватаныбыз даны хакына тормышын биргән коммунист, сугышчы Николай Липатовның исеме һәр сугышчының йөрәгендә мәңге саклансын».

1944 елның 26 Октябренда аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.