Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ЛИХАЧЕВ ПЕТР ТИМОФЕЕВИЧ

Татарстанда туып үскән, Порфировка авылы колхозчысы Петр Лихачев солдатлар сафында үлмәс герой булып мәңгегә калды. Аның батырлыгы СССР оборона министры приказы белән билгеләп үтелде. «Немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда,—диелә бу приказда,— өлкән сержант Лихачев Петр Тимофеевич искиткеч батырлык эшләде, кыюлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте... Аның социалистик Ватаныбызга чиксез бирелгәнлеге, хәрби антка турылыклылыгы, кыюлыгы һәм батырлыгы Кораллы Көчләребезнең барлык кешеләр составы өчен үрнәк булырга тиеш. Советлар Союзы Герое өлкән сержант П. Т. Лихачевның истәлеген мәңгеләштерү өчен, приказ бирәм: Советлар Союзы Герое өлкән сержант Лихачев Петр Тимофеевичны мәңгегә полкның беренче ротасы исемлегенә кертергә».

Петр Лихачев частька сугышның беренче көннәрендә килде. Элек иң тыныч һөнәр кешесе — кырчылык бригадиры, аннары трактор бригадасы учетчигы, хәзер ул үрнәк булырлык солдат иде инде. Элек колхоз кырларында әйбәт эшләгән кебек, ул сугышта да яхшы сугышты.

Болай караганда бүтәннәрдән берни белән дә аерылып тормаган бу яшь солдатның бәрелешләрдә ничек нык торганлыгын рота командиры бик тиз күреп алды. Еш кына Петрга нәкъ менә зур кыюлык һәм ныклык таләп ителә торган заданиеләрне: подразделениенең яңа чикләргә күчүен үзенең уты белән каплап тору, дошман көчләренә сугыш белән разведка ясау һ. б. ны тапшыра башладылар.

1942 елда полк бик күп җәфа чиккән Смоленск җирендә сугыша иде. Оккупантлар вакытлыча яулап алып башбаштаклык иткән һәр җирдә совет сугышчылары җимерелеп-ишелеп беткән авыл һәм шәһәрләрне, совет кешеләрен аскан дар агачларын һәм каберләрне күрделәр.

- Биредә илбасарлар бер генә тапкыр булмадылар,— дип сөйлиләр иде командирлар һәм политработниклар.— Иске Смоленск юлы буйлап Мәскәүгә Польша паннары, Наполеон армияләре барды... һәм шушыннан ук алар кире дә качтылар. Рус баһадирлары моннан Парижга кадәр барып җиттеләр, без дә, аларның варислары, Берлингача җитәрбез.

22 мартта Гжатск шәһәренә якынлашканда, Клячкино авылы янында, полк дошманның Контратакасын уңышлы кире кайтарды. Сугыш кызьш барганда, взвод командиры ярдәмчесе өлкән сержант Лихачев командалыгында уналты сугышчы, чигенүче немецларны эзәрлекли барып, алга таба шактый еракка китте. Качучы фашистларның үкчәләренә диярлек басып бара-бара, алар дошман позицияләренең үзәгенә килеп керделәр һәм ике дзотны кулга төшерделәр.

Артта калган совет подразделениеләренең алга хәрәкәтен туктатканнан соң, .немецлар бөтен көчләрен Лихачев группасын юк итүгә тупладылар. Дзотларга килү юлында һәм безнең окопларга алып бара торган тар гына полосада минут саен миналар шартлый башлады, төрле яктан пулемет утлары яудырырга тотындылар. Якын ук килеп җиткән танк туп-туры төзәп атарга тотынды. Шушы тыгыз ут стенасы кечкенә генә бер төркем батыр сугышчыны полктан аерды. Лихачев түгәрәк оборона оештырды. Ул һәрбер солдатка урын билгеләп куйды, ә бурычны аңлатып торуның кирәге юк: актык тамчы канга кадәр торырга туры киләчәген һәркем аңлый иде.

Немецлар бу рубежга ике тапкыр ташландылар, әмма күп солдатларын сугыш кырында калдырып, кире борылдылар. Ыргылып килгән гитлерчылар ташкынын күрү белән кечкенә отрядтагыларның берсе дә калтырап төшмәде. Алар һәркайсы өчләтә көч куеп сугыштылар. Командир үзе үрнәк күрсәтте. Ул атакага килүчеләрне пулеметтан төз атып каршы алды.

һәр сәгать саен отрядта кешеләр кими барды. Сугыш припаслары да бик аз калды. Аның каравы, атулар төгәлрәк булды: дошманны якынрак китереп, туп-туры төзәп аттылар.

- Бирешмәскә кирәк, ярдәмгә килерләр,— дип тынычландырды Петр иптәшләрен.

Полк командиры Лихачев группасы белән элемтә урнаштырырга берничә тапкыр тырышып карады. Төнлә белән шушы бик хәвефле заданииене үтәргә алынган элемтәче офицер кабельне дзотка сузып җиткерә язды, әмма ул үләр дәрәҗәдә яраланды. Аннары оборонадагы группага командир приказын җиткерүне яшь сугышчы Михеев үз өс-текә алды. Ул ничектер фашистлар заслоннары аша үтә алды.

- Ничек кенә булса да түзеп торырга, булышлык көтәргә! — Командирның әнә шул сүзләрен тапшырды ул.
Лихачев аңа:
- Приказ үтәләчәк, «беребез дә позицияне ташлап китмәс! — дип җавап бирде.

Отряд, бер минут тынгылык 'күрмичә, өзлексез ут астында тәүлектән артык бирешми торды. Инде күп сугышчылар һәлак булды, Петр үзе дә яраланды... Тигезсез сугыш утызынчы сәгать бара иде инде, шул чакта яңа, иң көчле атака башланды. Фашистларның бер өлеше дзотларга янәшә үк үтеп керде. Дошманнарны иңде ут ачып туктатырга мөмкин түгел иде, һәм өлкән сержант, исән калган солдатларны атакага күтәреп, немецларга каршы ташланды. Кул сугышына керешеп, Лихачев ике фашистны атып үтерде һәм үзе дә дошман пулясыннан ятып калды. Командир белән янәшәдә, соңгы сулышларынача сугышып, аның калган иптәшләре дә һәлак булдылар.

Берничә сәгатьтән соң полк яңадан дзотлар районын яулап алгач, аңда батыр сугышчыларның җансыз гәүдәләрен һәм тирә-якта өелеп яткан илбасарлар мәетләрен күрделәр. Дәһшәтле сугыш картинасы сүзсез дә иптәшләренең ныклыгы һәм каһарманлыгы хакында сөйли иде.

Смоленск тирәсеннән Татарстанның Куйбышев районына Петр Лихачевның һәлак булуы турындагы хәбә;р озак килми торды. «Бу хәбәр белән килешүе бик авыр,— дип язды геройның хатыны аның сугышчан дусларына язган җавабында.— Мин сездән үтенәм: каһәр төшкән фашистларны нык кыйнагыз, арт сабакларын укытыгыз, алардан барысы өчен дә үч алыгыз». Иренең үлүе хакында хәсрәт чиксә дә, ул балаларын чын совет патриотлары итеп, әтиләре истәлегенә лаөклы итеп тәрбияләп үстерергә вәгъдә бирде.

...Байтак еллар үтте. Лихачевның ике улы — Анатолий һәм Петр — әтиләре хезмәт иткән рота сафына бастылар. Анда, аның сугышчан автоматы кыйммәтле реликвия буларак сакланган частьта, яшь сугышчылар геройның лаеклы варислары булдылар. Һәр көнне кичке тикшерүдә беренче ротаның старшинасы:

— Советлар Союзы Герое өлкән сержант Петр Лихачев!—дип чакыра, һәм аңа уң флангтагы беренче солдат:
- Советлар Союзы Герое өлкән сержант Петр Лихачев Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышта батырлар үлеме белән һәлак булды! — дип җавап бирә.

Сугышчылар буыннан-буьшга алышына һәм алышыначак, берәүләргә алмашка ротага икенчеләре килер, ләкин Ватан сугышының утлы еллары солдаты Петр Тимофеевич Лихачев, гүя исән кешедәй, һәрвакыт алар белән бер сафта булыр.