Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ХӘБИБУЛЛИН ЗӘКИ ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

Балтик буеннан 1 нче Белоруссия фронтына күчерелгән Двина укчы дивизиясе 1945 елның январь башында Варшавадан көньяктарак совет гаскәрләре хәзерләгән һөҗүмнең төп юнәлешенә эләкте. Частьларның сугышка хәзерләнергә һәм немецларның куәтле оборонасын өзәргә кирәк булган участокны өйрәнергә берничә көн генә вакытлары бар иде. Бу кыска гына вакыт дошман позицияләренә ныклы разведка ясауга, сугышчан өйрәнүгә китте. Командование двиналылар алдына боз өстеннән Висла елгасы аркылы чыгу һәм Пулько районында гитлерчылар оборонасын өзү бурычын куйды. Дивизия командиры булачак һөҗүмдә төп бурычны подполковник Хәбибуллин полкы үтәргә тиеш дип тапты. Полк көчле ут астында юка боз өстеннән елганың көнбатыш ярына беренче булып чыгарга һәм немецларның сигез айдан артык вакыт эчендә җентекләп корган өч полоса ныгытмаларын өзеп үтәргә тиеш иде.

Үз дивизиясендә генә түгел, корпуста да, армиядә дә Хәбибуллин иң яхшы полк командирларының берсе булып санала иде. Бу югары абруйны офицер Ленинград һәм Рига яннарындагы сугышларда, хәрби тәҗрибәсе һәм армиядә озак вакытлар хезмәт итүе белән яулап алган иде. 1931 елда ул Саба районыннан Казандагы беренче татар укчы полкына гади сугышчы булып килгән һәм шуннан башлап хәрби хезмәт аның тормышында төп эшкә әверелгән иде.

14 январьга каршы төндә совет гаскәрләре Висланың көнчыгыш ярында сугышчан хәрәкәтләргә тулысымча әзер хәлдә тордылар. Хәби-буллин полкы беренче эшелонда иде. Советлар Союзы Герое капитан Маматов батальоны исә төнлә боз өстеннән елганы ике өлешкә бүлеп торган Кемпа-Канарска утравына үтте. Нейтраль зонадагы бу утрау еш кына бәрелешләр кабынып китү урыны булды, ләкин анда бер як та чын-чыннан ныгып урнаша алмады. Утрауның көньяк өлешендә алгы отряд атака өчен позициягә урнашкач, саперлар группасы, немецларның мина кырларында һәм инженерлык корылмаларында безнең гаскәрләргә үтәр өчен юл салырга дип, елганың көнбатыш ярына юнәлде.

14 январьда Висла өстендә гадәттәге иртәнге тынлык озакка сузылмады. Иртән сигез сәгать утыз минутта, кышкы соры төн таң вакытындагы эңгер-меңгер белән алмашынганда, совет артиллериясе бердәм эшкә башлады. Снарядлар шартлаудан күтәрелгән төтен һәм балчык кисәкләре көнне яңадан төнгә әверелдерде. Снарядлар, ярты сәгать буена елганың көнбатыш ярына явып, андагы дзотларны, пулемет ояларын, траншеяларны җимерделәр, немецлар оборонасының алгы линиясендәге тимер чыбык киртәләрен һавага очырдылар. Аннан соң батареяларның җимергеч залплары дошман оборонасының эченә күчерелде. Алгы отряд сугышчылары нәкъ тугыз сәгатьтә елга аркылы чыга башладылар. Полк артиллериясе дә, танкка каршы ата торган орудие расчетлары да пехота белән бергә хәрәкәт иттеләр.

Атакалаучы роталар, яр буена чыккач, саперлар тарафыннан мина кырларында әзерләнгән тыкрыклар аша немецларның башта беренче траншеяларына, аннары икенче траншеяларына бәреп керделәр. Подполковник Хәбибуллин атаканың барышы турындагы хәбәрне түземсезлек белән көтте. Озакламый команда пунктына алгы отрядның уңышлы рәвештә һөҗүм итеп баруы турында беренче хәбәрләр килде. Хәбибуллин телефон аша капитан Маматовка:

- Алга таба хәрәкәт итегез!—дип команда бирде.

Ун сәгатьтә капитан отрядның Пульконы алуы турында хәбәр итте.

Елга аша кичкән икенче һәм өченче батальоннар алгы отрядтан сулдарак хәрәкәт иттеләр һәм артиллерия булышлыгында фашистларны Острувек авылында атакаладылар. Озакка сузылмаган каты сугышта дошман гарнизоны тар-мар ителде, һәм полк подразделениеләре авылны алды. Дивизиянең башка частьлары да һөҗүмне уңышлы җәелдерделәр.

Пленга алынган фашистлар совет гаскәрләренең һөҗүме көтмәгәндә булуы, немецлар арасында паника кубуы турында сөйләделәр. Пулькода тар-мар ителгән сакчы батальоннан команда пунктына китерелгән бер обер-лейтенант Хәбибуллинга:

- Минем ротада егерме солдат кына исән калды, алар да, артык сугышырга теләмичә, пленга бирелделәр. Висладан соң Германиянең җиңүенә ышанучы немецлар аз калыр, — диде.
- Моны элегрәк тә — Идел буенда яки Днепрда ук аңларга мөмкин иде, — диде аңа подполковник.

Икенче көнне полк һөҗүмне дәвам иттерде һәм дошман тарафыннан ныгытылган Канары авылын штурмлап алды. Немецларның автоматчы отрядлары, үз гаскәрләренең чигенүен каплап, танклар һәм үзйөрешле орудиеләр булышлыгында, берничә тапкыр контратакага ташландылар. Бер контратака вакытында алар полкның алга күчкән команда пунктына үтеп керделәр. Хәбибуллин җитәкчелегендә штабның барлык офицерлары аларга отпор бирделәр.

Алга киткән полк дошманның тылына куркыныч тудырды. Дивизия тарихында бу сугышның соңгы этабы һәм Хәбибуллин полкының сугышчан хәрәкәтләре турында болай диелә: «Безнең подразделениеләрнең Канары — Магерова Воля шоссеена чыгулары һәм фронттан ясалган ударлары, камалуда калудан һәм тулысымча юк ителүдән курыккан немецларны чигенә башларга мәҗбүр итте. Безнең частьлар, фашистларның каушап калуыннан һәм паникага бирелүеннән файдаланып, дошман оборонасының өзелгән урыныннан омтылышлы рәвештә алга ыргылдылар».

Дивизия немецларны ял һәм тынгы белми һаман эзәрлекләп барды, һәр көнне Польшаның яңа шәһәрләре азат ителде һәм фашистларның алдан ук хәзерләнгән ныгытмалары сугышып алынды. Сугышларда үзен бик яхшы күрсәткән Хәбибуллин полкы 18 январьда Сохачев һәм Лович шәһәрләрен, 19 январьда Лодзь шәһәрен, 22 январьда Аргенау һәм Александров шәһәрләрен алганы өчен командование приказларында билгеләп үтелде. Җиңү рухы сугышчыларны алга алып барды. Подполковник һәр сугышчының йөзендә шатлык балкуын күрде.

11 көн дәвам иткән һөҗүм сугышларында безнең гаскәрләр 400 километрдан артыграк алга китеп 25 январьда Германия чикләренә барып җиттеләр. Анда Двина дивизиясе полклары һәм башка частьлар, Шнайдемюль шәһәрен камап алып, бик көчле ныгытмаларны штурмладылар. Совет гаскәрләре, шәһәрне берничә тапкыр атакалап карасалар да, югалтуларга очрап, кире чигенергә мәҗбүр булдылар, чөнки Шнайдемюль чын крепость кебек озак вакытлы оборонага хәзерләнгән иде. 29 январь совет частьлары өчен бигрәк тә авыр көн булды, бу көнне Хәбибуллин полкы шәһәр читләренә бәреп керде. Командир под-разделениеләрнең хәрәкәтенә юнәлеш биреп шәһәр бистәләре урамнарында һәрвакыт ут астында булды һәм, дошман ярсынып контратакага ташлангач, автоматчылар отряды белән бергә фашистларның басымына каршы торды.

Совет гаскәрләре, Шнайдемюльне штурм белән ала алмагач, аны камау боҗрасында калдырдылар. Ләкин полк сугышчыларына кре пость-шәһәрнең алынуын күрергә туры килмәде. Двиналылар дошман оборонасының икенче әһәмиятле үзәгенә — Арнсвальде янына күчерелделәр. Андагы көчле гарнизон һәм «Викинг» дивизиясе эсэсчылары белән берничә көнгә сузылган сугыштан соң Арнсвальде алынды.

Февраль ахырында подполковник Хәбибуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Командование, дивизиядәш һәм полкташ иптәшләре аны иң югары бүләк алуы белән котладылар һәм аңа, җиңү белән Берлинга чаклы барып җит, дип изге теләкләр теләделәр. Ләкин сугышчан дусларының теләге тормышка ашмады: 1 майда Альт-Группин урамнарындагы сугышларда дошман пулясы герой командирның гомер юлын өзде.