Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ХАЛИКОВ ИСЛАМ РӘХИМ УЛЫ

Шөгер егете, яшь эшче Ислам Халиков сугышка кадәр Кара диңгез турында нәрсә генә белә иде икән? Мөгаен, әллә ни күп түгелдер -тулы булмган урта мәктәптә география дәреслеге, аерым китаплар һәм кинофильмнар биргәнне генә белгәндер.

Ә менә армиядә өлкән сержант Халиковка өч ел буена әнә шул ерактагы диңгез буенда сугышырга туры килде. Диңгез пехотасының Новороссийск бригадасы белән ул аның ярлары буйлап көнчыгыштагы, Кавказ чикләреннән көнбатыш чигенә кадәр йөзләрчә километр үтте. Танкка каршы артиллерия дивизионында Ислам орудие командиры иде.

Бригада бик хаклы рәвештә Новороссийская дигән исемне йөртте. 1942 елның ноябренда бригада сугышчылары янгын эчендә дөрләгән шәһәрне соңгылар булып калдырдылар һәм тау сыртларында позицияләр биләп, һөҗүм итүче илбасарларның яр буе тирәләрендә эчкәре керү юлларын бүлеп тордылар.

1943 елның февралендә, башка частьлар белән бергә Новороссий-скидан көньяктарак, Мысхано янында яр буена төшеп, бригада зур батырлык эшләде. Биредә, легендар «Кече җир»дә, дошман чолганышында диңгез пехотасы ярты ел дошманга бирешми торды. Үз яннарында совет плацдармы яшәү куркынычын аңлап, фашистлар бик котырындылар, ләкин моряклар аларның атакаларын ныклык белән кире кайтардылар, гомуми һөҗүм башлану һәм шәһәрне азат итү көнен көттеләр.

Оккупантларның Новороссийскида башбаштаклык итүләренә бер ел үтеп «итте. 1943 елның сентябрендә совет гаскәрләре дошман ныгытмаларын штурмлый башладылар. «Кече җир»дәге диңгез пехотасының хәрәкәтләре шәһәргә көнчыгыш яктан удар ясаган төп көчләрнең һөҗүме һәм корабльләрнең яңа десант төшерүләре белән бергә кушылды, Халиков һәм аның иптәшләре-артиллеристлар:

— Новороссийск өчен! Ватаныбыз өчен! — дип кыйнадылар дошманны.

Барлык тоткарлыклар аша үтеп, гитлерчыларны бетонланган ояларыннан бәреп чыгарып, бригада беренчеләрдән булып шәһәргә керде* Моннан бер ел элек диңгез һәм порт белән күз яше түгеп саубуллашканнарын хәтерләүче сугышчылар өчен бу бик шатлыклы көн булды...

Новороссийскидан соң немецлар Тамань ярымутравын — Кавказ таулары буендагы соңгы терәк пунктларын да югалттылар. Ярымутрау өчен сугышларда бригада, комлы тәбәнәк яр буена килеп төшеп, көтмәгәндә дошман тылына килеп чыкты. Эчә торган төче су һәм сугыш припаслары көймәләр белән көчкә генә китерелә иде. Сусаудан каңгы-рап, сугышчылар хәтта окоплар казырга да мөмкин булмаган комлыкта бер атна сугыштылар. Шулай да немецларның оборонасы өзелде, һәм бригада Тамань шәһәренә керде.

Дошман частьлары, Кавказны калдырып, Керчь бугазы аша чыкканда, Халиков пушкасы диңгезгә еракка кереп торган тар гына борында, урнашкан иде, әнә шуннан торып артиллеристлар качып барган фа-, шистларга снаряд яудырдылар. Төгәл атылган снарядлар Кырым яр буйларына таба йөзүче катерларны һәм баркасларны диңгез төбенә җибәрделәр.

Немецлар Кырымда яшеренеп кала алмадылар. Совет гаскәрләре флот булышлыгы белән Керчь бугазын кичтеләр һәм яр буенда плацдарм биләделәр. Декабрь башында Новороссийская бригадасы да Кырым җиренә керде. Керчьтан көньяккарак килеп төшеп, алар Митридаг тавына ныгып урнашкан укчы дивизия частьларына ярдәмгә килделәр. Беренче көннән үк дошманның атакаларын кире кайтарырга туры килде.

- Артка таба карамагыз — анда диңгез, безнең өчен юл юк,— диде бригада командиры, позицияләрне йөреп чыкканда.—Бу таудан безнең юл бер генә — алга, Севастопольгә!

Танкка каршы артиллерия дивизионы сугышчылары дошман белән көрәшкә беренче булып керештеләр. Ачык позициягә урнашып, алар туп-туры төзәп атып фашист танкларын сафтан чыгардылар. Немец танкистлары шартлый торган снарядлар арасында борылгалап йөрделәр, ләкин Халюков үз целен тапты. Берничә тапкыр ату белән ул алга үрләгән танкны яндырды, аннары көпшәне төтен болыты һәм күккә очкан туфрак арасыннан батарея позициясе алдына ук килеп чыккан танкка борды. Танклар йөрешләрен акрынайжаннан-акрынайта бардылар: аларга инде артиллеристлар гына түгел, бәлки бронебойщиклар, гранатомет-чиклар да ут яудырды, сугышчылар яндыргыч шешәләр ыргыттылар. Танклар артыннан килгән автоматчылар да туктадылар һәм снаряд чокырларына, иңкүлекләргә постылар. Танклар һәм пехота сугыш кырыннан китү белән үк, батареяларда: «һава!» — дигән тревога сигналы янгырады, һәм артиллеристлар баш очында бомбалар сызгыра башлады. Дошман самолетлары дулкын артыннан дулкын булып килеп тордылар, бары тик Кавказ яры буеннан очып килгән совет истребительләре куа башлагач кына юк булдылар.

Шулай да тынлык урнашмады. Халиков һәм аның иптәшләре яралыларны бәйләргә, өсләрендәге туфракны кагарга һәм коралларны сөртергә генә өлгергәннәр иде, яңадан тыгыз сафлар булып килүче немец танклары күренде.

Шул рәвешчә өч көн дәвам итте. Сугыш тау итәгендә бертуктаусыз барды, тау битләренә үрмәләде, әмма бригада байрагы җилфердәгән тау түбәсенә дошманнар бер генә тапкыр да менә алмадылар. Героик Митридаг гарнизоны ахыргача нык торды. Бу сугышлар өчен Халиков орден белән бүләкләнде. Өйгә язган хатында ул бу шатлыгын туганнары һәм Шегер битум заводында эшләүче дуслары белән уртаклашты. Армиягә хәтле эшләгән бу заводта ул комсомол оешмасы секретаре иде. Хаттан иптәшләре шулай ук аның инде партиягә кергәнлеген һәм батарея парторгы итеп сайланганлыгын белделәр.

Берничә ай үткәч, Халиковка икенче орден бирделәр. 1944 елның маенда, барлык морякларга бәхет килгән көнне — Севастопольне азат итү көнендә Халиков батареясы расчеты башкалардан алданрак яр буйлап Казачья бухтасына бәреп керде.

Шул ук елның җәй ахырына Кара диңгез буе районнары тулысын-ч^а диярлек азат ителде. Илбасарлар Днестр аръягында гына совет яр буеның тар полосасын биләп торалар иде әле.

Диңгез пехотасына коры җиргә тирән уелып кергән Днестр лиманы аркылы чыгу бурычы куелды, 10—11 километр киңлеккә җиткән бу лиман җитди су комачавы булып тора һәм морякларга монда тагын бер тапкыр сугышчан осталыкларын һәм батырлыкларын күрсәтергә кирәк булачак иде.

22 август көнне кичен бригада подразделениеләре лиман аша чыгуга хәзерлекне төгәлләделәр һәм сигнал көттеләр. Шул вакытта Халиков үз батареясы сугышчыларын җыйды да кесәсеннән Верховное Главнокомандование приказы басылган газетаны алып укый башлады. Артиллеристлар бу приказны күптән беләләр иде инде, ләкин сугышка керер алдыннан соңгы сәгатьтә ул күңелгә үзенә бертөрле булып сеңде. «Хәзер эш шунда, фашист илбасарлардан бөтен җиребезне арындырырга һәм Советлар Союзының дәүләт чикләрен Кара диңгездән алып Баренц диңгезенә кадәр яңадан урнаштырырга кирәк»,— дигән сүзләр аларга да кагыла иде. Укып бетергәч, парторг болай дип өстәп куйды:

— Туган җиребез ярларыннан соңгы оккупант себереп түгеләчәк көн турында без өч ел хыялландык, һәм бүген үзебез өчен генә түгел, бәлки җиңү көненә кадәр яши алмаган иптәшләребез өчен дә сугышырга тиешбез.

Караңгы төшү белән көнчыгыш ярдан беренче көймәләр һәм шлюпкалар йөзеп китте, алар аргы якта томан эчендә генә беленеп торган борынгы крепостька һәм Аккерманның тәбәнәк өйләренә таба юл алдылар. Алдынгы отрядлар төрле урыннарда ярга килеп төшеп дошман белән сугыша башладылар, ә шул арада катерларда, паромнарда лиман аша бригаданың төп көчләре, шул исәптән артиллеристлар да чыга башлады.

Яр буендагы ныгытмалар полосасы ерып чыгылгач һәм моряклар дошманны Аккерманнан, дала поселокларыннан бәреп чыгарганнан соң, бер группа сугышчылар һәм танкка каршы бер пушка белән, бригада политбүлеге начальнигы подполковник Александров беркадәр алга чыкты. Сугышта бу батыр офицер үләр дәрәҗәдә яраланды, пушка ватылды. Шулай да атака дәвам иттерелде — һәлак булган иптәшләре урынына өлкән сержант Халиков расчеты килде.

Икенче көнне, оккупантларның зур колоннасы Успенка авылыннан чигенгәнлекне белеп, Халиков, батарея командирының рөхсәте белән, аның юлына аркылы төшәргә китте. Янәшә барган юллардан, гаять зур тизлектә хәрәкәт итеп, пушка тагылган автомашина фашистларны узып китте. Халиков шундук орудиене кирәкле якка борды һәм 75 метрдан туп-туры төзәп ата башлады.

Пушкадан чыккан һәр снаряд дошманга үлем чәчә торды. Беренче атулардан ук өч автомашина яна башлады, повозкалар ватыклары һавага очты. Дистәләрчә дошманнар җиргә аудылар, паникага бирелеп, юл һәм кыр буйлап чабыша башладылар.

Кинәт һөҗүмнән соң бераз аңнарына килгәч, алар ялгыз совет пушкасына каршы берничә орудие чыгарып куйдылар. Халиков расчетында бары тик ул үзе һәм рядовой Масалитин белән Сенкин гына исән калды. Озак та үтми расчетның автомашинасына ут капты, шулай да суыштылар ялкый өченә ташландылар һәм, орудие атудан туктамасын өчен, автомашинадан снарядларны ташыдылар, ә орудие янында пешеһ, яраланып беткән командир үзе тора иде. Үлем^ә! үлем бәрелешендә Халиков дошманның ике орудиесен ваттырды, ә автомашинада соңгы снарядлар шартлагач, алар һәрьяктан кысрыклап килә торган фашистларга автоматтан ата башладылар. Киемнәре янса да, ялкын һәм дошман урап алса да, батырлар чигенмәделәр, алар соңгы сулышларына кадәр сугыштылар һәм машина белән тупны чолгап алган гаять зур ут эчендә һәлак булдылар.

Халиков салган юлдан барган моряклар отрядлары дошманга китәргә ирек бирмәделәр һәм геройларның үлеме өчен кирәгенчә үч алдылар. 1945 елның 24 мартында Ислам Халиковка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.