Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

ХӘЛИУЛЛИН МИСБАХ ХӘЛИУЛЛА УЛЫ

Командиры генерал-лейтенант Байдуков булган авиация берләшмәсендә капитан Хәлиуллинны очу осталыгын бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштергән очучы-штурмовик, яхшы командир һәм яшьләрнең тәрбиячесе буларак беләләр иде. Аның сугышчан характеристикасында: «Эскадрилья командиры иптәш Хәлиуллин сугышчан эшне бик яхшы оештыра белә, 6—12 самолеттан торган группаларга оста җитәкчелек итә»,— дигән сүзләр бар.

Яхшы авиатор һәм яшь пилотлар остазының бу сыйфатлары аңа ике ел буена фронтка китәргә мөмкинлек бирмәделәр, ул тылда яшь очучылар хәзерләде. Аның фронтка җибәрүне сорап биргән һәр гаризасына начальниклар катгый рәвештә:

- Фронтка .бик тәҗрибәле булса да, бер генә очучы түгел, йөзләгән һәм меңләгән очучы кирәк, аларны без өйрәтергә, хәзерләргә тиешбез,— дип җавап бирделәр.

Мисбах Хәлиуллин, 1943 елны гына максатына ирешеп, немецларның Курск дугасындагы һөҗүме алдыннан фронтка эләкте. Сугышның беренче көннәрендә гитлерчыларның танк полклары совет гаскәрләрен кысрыклагач, штурм авиациясе полклары пехотага һәм артиллеристларга ярдәмгә килделәр. Штурмовиклар аэродромнан көненә берничә тапкыр күтәрелеп, юлларда һәм сугыш кырында немецларның танк колонналарын күп тапкырлар атакаладылар. Гитлерчыларның атакалары кире кагылгач, авиация безнең армияләрнең һөҗүменә булышлык итте. Нәкъ шул чакта Хәлиуллин Мценск районында дошманның танк группировкасы штабын табып юк итәргә приказ алды.

Дүрт «ил», күрсәтелгән районны һавадан бик җентекләп тикшергәннән соң, фашистларның штабын тапты. Зенит артиллериясе уты астында маневрлар ясап, командир иптәшләрен атакага алып китте. Җирдә берничә бомба шартлады. Штурмовиклар, түбәннән генә очып, орудиеләрдән һәм пулеметлардан гитлерчыларны һәм аларның машиналарын утка тоттылар. Командир үзе дә, аның укчы радисты старшина Сырецкий да аттылар. Тирә-якта бөтен нәрсәне -ялкын чорнады. Бурыч үтәлде, ләкин Хәлиуллинга бу аз булып күренде. «Элемтә линиясен юк итәргә»,--дигән карарга килеп, ул телефон чыбыклары өстеннән үк очып машинасының шассие белән аларны өзде. Линия өстеннән бер тапкыр очып узгач, ул аның өстенә яңадан кайтты. Башка очучылар да аңа иярделәр.

Фронт сызыгына кире кайтканда штурмовикларны дүрт «мессер-шмитт» куып җитте. «Ил»лар немецлар тылына истребительләрдән башка гына очканнар иде, шуңа күрә алар тизлектә һәм маневрлар ясауда дошманнан калышып авыр хәлдә калдылар. Фашистлар җир өстеннән генә очкан совет самолетларына югарыдан һөҗүм иттеләр. Ләкин немец очучылары, биеклекне югалтып җиргә бәрелүдән курыкканга күрә, безнең самолетларга зыян китерә алмадылар. Ниһаять, немецларның пикадан чыккан алдагы истребителе күккә күтәрелгәндә, Хәлиуллин орудиесе прицелына эләкте һәм капитан җибәргән снарядлардан котыла алмады. Фашистлар, командирларын югалткач, эзәрлекләүне туктаттылар.

Шул ук көннәрдә Хәлиуллин алты «ил» белән Карачев янында дошманның безнең пехотаның алга баруына зур комачаулык ясаган артиллерия позицияләрен штурмлады. Немецлар самолетларны үзләрендәге барлык төр кораллар уты белән каршыладылар. Шулай булса да штурмовиклар дошман батареялары өстеннән дүрт тапкыр очып үтеп үз алларына куелган бурычны үтәделәр — дошман батареялары тынып калдылар. Командир үзе беренче атакада ук дошманның зенит батареясын бастырды һәм аннан соң тагын ике орудиене расчеты-ние белән юк итте.

Шулай бер ел үтеп тә китте. Белоруссиядәге сугышларда капитан Хәлиуллин эскадрильясының даны тагын да артты. Кырык дүртенче елдагы җәйге һөҗүм чорында бу эскадрильяга иң катлаулы һәм җаваплы заданиеләр тапшырылды. Днепрны кичкәндә һәм Рсгачев янында дошманның оборонасын өзгәндә, безнең бер танк бригадасы бик еракка алга китеп камалуга эләкте. Танкистларга ярдәм итү бурычы очучы-штурмовикларга тапшырылды. Берләшмә штабында полк командирына:

— Бу эшне кемгә тапшырырга уйлыйсыз? — дигән сорау бирделәр.
- Группаны капитан Хәлиуллин алып барыр! — дип җавап бирде ул.

Тугыз штурмовик һәм дүрт истребитель шунда ук һавага күтәрелделәр. Урманда яшеренгән бригада тиз генә табылмады, ә табылгач, фашистларның танклары һәм пехотасы өстенә бомбалар, реактив снарядлар һәм пулемет уты ява башлады. Немецларның коры җир гаскәрләренең тревога сигналы буенча сугыш кыры өстенә «мессершмитт»лар килеп чыкты. Шул чакны Хәлиуллин:

- Түгәрәккә җыелырга! — дигән команда бирде.

Берничә секунд эчендә штурмовиклар, приказны үтәп, берсе артыннан берсе тезелеп алка ясадылар һәм фашист самолетларын бөтен коралларыннан атып куып җибәрделәр. Немецлар түгәрәкне өзгәндә генә уңышка ирешә алалар иде, һәм алар шуңа омтылдылар да, ләкин «ил»ларның көчле уты моны эшләргә мөмкинлек бирмәде. Дошман ике машинасын югалтты: аларның берсен Хәлиуллин, икенчесен лейтенант Смирнов бәреп төшерде.

Сугыш припаслары резервы һәм ягулык мөмкинлек биргән кадәр вакыт дәвамында самолетлар камалуда калган бригада районында сугыштылар. Бу авыр сугышны искә төшереп, Мисбах Хәлиуллин: «Ягулык тамчылап кына калган иде, группа аэродромга югалтусыз кайтса да, анда кайбер машиналарны үзләре тора торган урынга трактор белән тарттырып китерергә туры килде»,— ди.

Танк бригадасы шул көнне үк камалудан чыкты. Үз частьларыбыз белән кушылгач, танкистлар очучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Волковыск станциясенә налет ясау һәм Березина аша салынган кичү янындагы сугыш көннәре дә штурмовиклар өчен истәлекле булды. Эскадрильяның яшь очучылары анда бик әйбәт сугыштылар.

Полк командованиесе яшь очучыларның күбесен дошманны ничек кыйнарга, теләсә нинди обстановкада һәм һава шартларында ничек ориентировка ясарга, урынга карап ничек оста яшеренергә һәм тар чокырлар, урманнар аша цельгә ничек сиздермәстән якынлашырга өйрәнергә Хәлиуллин эскадрильясына җибәрә иде. һәр очыштан командир файдалы сабак алырга тырыша һәм заданиене үтәгәннән соң үз карамагындагы кешеләр белән аңа йомгак ясый иде. Яшь пилотның хатасын күргәндә, капитан аңа бу турыда әйгеп кенә калмый, шул ук көнне аның белән бергә һавага күтәрелә һәм өйрәнү «сугышында» хата ясаган пилот белән күнегүләр үткәрә иде.

Үзе тәрбияләгән очучыларның батыр һәм оста сугышулары Хәлиуллинны шатландыра иде. Эскадрильяның биш очучысына, шул исәптән аның командиры Хәлиуллинга, Советлар Союзы Герое исеме тикмәгә генә бирелмәде.

Яшь очучыларның эшен күзәткәндә, Мисбах Хәлиуллин үзенең комсомол наборы буенча сугыш алдыннан берничә ел элек авиациягә килүен исенә төшерә иде. Ул Кече Бөгелмә авылында крестьян семьясында туып, балачагыннан ук крестьян хезмәтенә ияләшкән, әтисе киңәшен тотып авыл хуҗалыгы техникумында укыган иде. 1935 елны яшь зоотехник Чаллыда эшләде, актив комсомолец, райкомол члены булды һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты яшьләрне авиациягә чакырып мөрәҗәгать иткәч, очучылар хәзерләү мәктәбенә керде һәм очучы булып китте.

1945 елның башында полк эскадрильялары Көнчыгыш Пруссиядә дошманның ныгытылган оборонасын өзүдә һәм аны тар-мар итүдә катнаштылар. Анда полк үзен аеруча күрсәткәне өчен Танненберг полкы исемен алды.

Пруссиядә һава шартлары авиация өчен уңайлы булмады. Аяз көннәр сирәк булып, һавадан еш кына вак яңгыр сибәләде яки юеш кар явып торды. Шуңа да карамастан штурмовиклар вакытны аэродромда үткәрмәделәр. Пруссиядәге сугышларда Хәлиуллин үзен катлаулы һава шартларында очуның һәм группаларга җитәкчелек итүнең югары дәрәҗәле остасы икәнен күрсәтте.

Гаять кыен һава шартларында Хәлиуллин, дүрт «ил»га җитәкчелек итеп, Эльбинг шәһәре өстенә очты һәм анда немецларның камалудан чыгарга маташкан частьларына удар ясады. Куе кара болытлар самолетларны җиргә кысрыкладылар, юеш кар кабина тәрәзәләрен каплады. Ләкин командир иптәшләрен фашистларның нәкъ тупланган урынына алып килде. Самолетлар түбәннән пика ясап, бомбаларын ташлагач, пруссакларны орудие һәм пулемет уты белән тар-мар иттеләр. Атака сугыш при-паслары беткәнче берничә тапкыр кабатланды. Ярты сәгатьтән соң гитлерчыларның инде контратака ясар рәтләре калмаган иде. Ак кар каплаган җир өсте бомбалар шартлаудан кап-карага әверелде.

Корпус командиры капитан Хәлиуллинны дошман группировкасын тар-мар иткәне өчен берләшмәнең барлык очучыларына үрнәк итеп куйды. «Иптәш Хәлиуллин һәм аның эскадрильясы дошманның Гдыня-Данциг группировкасын камаганда һәм юк иткәндә үзен аеруча күрсәтте,— диелә геройның бүләкләү листогында.— 1945 елның 18 мартыннан 5 апреленә кадәрге чорда гына да эскадрилья 276, шул исәптән иптәш Хәлиуллин үзе 18 уңышлы сугышчан очыш ясады...» Шул ук листок: «Эскадрильяның сугышчан эшен оста оештырганы, сугышта шәхси батырлык күрсәткәне, группаларга задание үтәгәндә бик яхшы җитәкчелек иткәне өчен капитан Хәлиуллин иң югары хөкүмәт бүләгенә лаеклы»,— дигән сүзләр белән тәмамлана.

Сугыштан соң Советлар Союзы Герое Хәлиуллин элеккечә үк очучыларның яшь буынын тәрбияләде, өзлексез укыды, яңа машиналарны үзләштерде. Тик сәламәтлеге начарлангач кына аңа самолеттан аерылырга туры »килде, ләкин коммунист-офицер эшсез утырмады. Казандагы заводларның берсендә эшли башлады.