Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МАЙСКИЙ СӘХИП НУРЛЫГАЛИ УЛЫ

Кызыл Армиядә хезмәт иткән беренче татар командирларының күпчелеге кебек үк, Сәхип Нурлыгали улы Майский да хәрби хәзерлекне Казанда Татар-башкорт мәктәбендә алды. Яшь Совет республикасы дошманнарына каршы әле рядовой кызылармеец булып сугышканда ук, ул армиядә хезмәт итүне үзенең тормыш юлы итеп сайлады. Берничә елын Майский Казан укчы дивизиясе частьларында үткәрде, ә аннары илебезнең төрле районнары гарнизоннарында хезмәт итте. 1939 ел азагында, Финляндиянең реакцион даирәләре сугыш башлап җибәргәндә, ул, капитан, укчы полк батальонына командалык итә иде.

Дошманның явыз провокацияләренә кирәгенчә җавап бирү, Ленинградның һәм төньяк чикләребезнең иминлеген саклап калу теләге белән, совет гаскәрләре, хөкүмәт боерыгы буенча, Финляндия чиген үтеп керделәр. Дошман аларның юлларына күп кенә тоткарлыклар һәм хәйләле тозаклау әзерләгән иде. Алга барганда адым саен мина куелган урыннар, көчле ут нокталары һәм ныгытылган пунктлар, урман юлларында аударып салынган агачлар һәм төрле засадалар очрый. Аннары инде, тирән оборонада, корыч һәм бетоннан корылган «Маннергейм линиясе» сузылган иде.

Майский 'батальоны бара торган юл буенда тыгыз урман стенасы тора. Дошман снайперлары, агач башларына менеп, подразделение сафларыннан корбаннарын чүпли тордылар. Финнарның вак-вак отрядлары көтмәгәндә һөҗүм итәләр һәм шундук куе куак араларына кереп юк 'булалар иде... Әнә шундый шартларда полк Коуккуониеми авылы янына килеп җитте. Капитан Майский батальоны алдына бу авылны яулап алу бурычы куелды. Җиңел операция түгел иде бу. Разведчикларның хәбәр итүенә караганда, авыл тирәләре миналар куеп чыгылган участоклар, тимер чыбык киртәләре, чокырлар һәм траншеялар (белән урап алынган иде. Ә иң куркынычлысы шунда иде ки, алда тип-тигез ачык җир җәелеп ята, дошманның көчле уты астында әнә шул тигез җирдән һөҗүм итәргә туры килә. Дошманның бөтен ут нокталары, дотлары шуңа төбәлгән.

Командир бу кыенлыкларны алдан күрде һәм, һөҗүм итүчеләрнең юлын җиңеләйтү өчен, ныклы чаралар күрде. Төнлә саперлар тимер чыбык киртәләр аша үтү урыннары ясадылар. Разведчиклар дошманның ут нокталарын күзәтеп белделәр, ә артиллеристлар аларны сафтан чыгардылар.

9 декабрьда иртә белән, артиллерия утыннан соң, ике рота тирән карны ера-ера авылга юнәлде. Майский алдан ук шикләнгәнчә, дошман дотларының төрле яктан яудырган уты астында ачык кырдан барган сафлар югалтуларга дучар булдылар һәм акрын хәрәкәтләнделәр, ә бераздан, хәлдән таеп, карга яттылар. Аларны бу хәлдән бары тик нык тәвәккәллек кенә коткара ала иде.

Резервта калдырылган өченче ротаны үз командалыгына алып, Майский: «Минем арттан, иптәшләр!» — дип кычкырды һәм ротаны Коуккуониемига алып китте. Командирның үрнәге һәм иптәшләренең ярдәмгә килүе карда ятучы сугышчыларның рухын күтәреп җибәрде. Атака яңа көч белән дәвам иттерелде. Авыл тирәсендә урнашкан окоплар алынды, аннары батальон поселокка бәреп керде. Финнар урамда һәм ишек алларында аяусыз каршылык күрсәттеләр, тәрәзәләрдән аттылар. Бу сугышта батальон сугышчылары озак вакыт, йөзгә-йөз бәрелешеп, һәр йортны һәм участокны штыклар һәм гранаталар белән сугышып алдылар.

Дошманны эзәрлекли барып, батальон танкка каршы ясалган канауны кулга төшерде, финнар нәкъ шунда ныгып калырга маташканнар иде. Ләкин шуннан аргы юлны дотлар уты бүлде.

Совет гаскәрләре киң фронтта дошманның куәтле ныгытмаларының төп полосасына килеп җиттеләр. Маннергейм линиясен штурмлауга хәзерлек башланды. Бу көннәрдә «Часовой Родины» газетасы капитан Майский батальоны турында болай дип язды: «Иптәш Майский подразделениеее частьта хаклы рәвештә иң яхшыларның берсе булып исәпләнә. Моңа Майский һәм аның сугышчылары байтак сугышларда ирештеләр. Сугышчылар үзләренең командирын яраталар һәм аңа ышаналар, чөнки аның зур ихтыяр көченә ия булуын, хәрби эшне яхшы белүче кеше икәнлеген аңлыйлар. Ныгытмаларга кереп урнашкан мәкерле дошман белән сугышларның соңгы көннәрендә ип. Майский үзенең подразделениеее белән чиктән тыш батырлык, ныклык үрнәкләре күрсәтә».

Полк командирының приказлары бөтен игътибарны дошман ныгытмаларына разведка (ясауга юнәлдерүне таләп итәләр иде, һәм Майский батальон каршында торган 103 һәм 106 нчы дотларга бер-бер артлы разведчиклар группалары җибәрде. Алар финнар урнашкан позицияләрнең ерак тылына ук үтеп керделәр һәм, кырык градуслы суыкта карда яткан килеш, тәүлекләр буе күзәттеләр.

Тиешле хәзерлектән соң, 24 декабрьда, Майскийга 103 нче дот кар-шысындагы траншеяларны алу һәм ныгытманы кулга төшерү өчен уңайлы башлангыч рубеж булдыру бурычы йөкләнде.

Капитанның күрсәтмәләре буенча, батальон артында торган батарея орудиеләре алдан ук дотның туфрак «күлмәген» салдырдылар. Аларның залпларыннан калкулык гүя эреп төште, әйләндереп ташланган туфрак һәм ташлар арасында җир асты крепостеның (бетон стеналары шәрә килеш калды. Башта атакага бер рота барды. Ул транпюяга бәреп кергәч, Майский калган ике ротаны алга алып китте һәм дошманны тар-мар итүне төгәлләде. Траншеяда капитан яраланды, әмма сугышка идарә итүен туктатмады.

- Дотны әйләнеп үтәргә, амбразураларга гранаталар ыргытырга!— дип боерык бирде ул.

Фин сугыш чукмарларын тар-мар иткәннән соң, Советлар Союзы Героеның алтын йолдызы белән бүләкләнгән Сәхип Нурлыгаян улы төрле частьларга командалык итте, укыды һәм үз кул астындагы сугышчыларны яңа бәрелешләргә әзерләде. Ватан сугышында гвардияче механикалаштырылган бригадага командалык итеп, подполковник Майский Идел буйларында сугышты. Бу герой-командир Көньяк фронтта һәлак булды.