Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МАННАНОВ ИЛДАР МАННАН УЛЫ

1941 елның ахырында Маннановка Тихвин янындагы урман һәм сазлыклар арасында сугышырга туры килде. Бу урыннар Илдар үскән һәм комбайн йөрткән Бай-Бүләк авылы тирәсендәге матур урманнарга һәм киң далаларга бөтенләй охшамаган иде.

Илдар армиягә 1940 елны алынган һәм сугыш башлануга беренче класслы артиллерист булып өлгергән иде инде. Фашист илбасарларга каршы беренче сугышларда ук ул үзен куркусыз, командирның теләсә нинди приказын үтәргә сәләтле, кыю солдат итеп күрсәтте.

Илдар хезмәт иткән артиллерия полкы ноябрь — декабрь айларында Тихвин янында һөҗүм сугышларында катнашты. Ул юнәлештә немецлар фронтны өзәргә һәм Ленинградны камалуда калдырырга маташтылар. Совет гаскәрләре, дошман частьларына күп кенә ударлар ясап, аларның алга баруын туктаттылар. Ноябрь ахырында алар шундый аерым операцияләрдән һөҗүм сугышларына күчтеләр.

Урман һәм туңып җитмәгән сазлыклар арасында каты сугышлар озак дәвам итте. Тәмам тар-мар ителгән фашистлар, Тихвинны калдырып, ашыгыч рәвештә Волховка таба чигенделәр. Бу җиңү безнең армиянең сугышта беренче зур җиңүләренең берсе булды.

Артиллеристлар үз коралларының бөтен куәте белән пехотаның һөҗүменә булышлык күрсәттеләр, аңа немец оборонасы аркылы юл салдылар. Гитлерчылар һәр уңайлы урында туктап калырга тырыштылар, яңа ныгытмалар кордылар, танкларны җиргә казып күмеп, аларны терәк ут нокталарына әверелдерергә маташтылар. Маннановның орудие расчеты, еш кына ачьж позициядән торып, дошманның 'бу оборона корылмаларын \һәм техникасын тар-мар итте.

Алга (бару юлында Илдар һәм аның иптәшләре оккупантларның вакытлыча басып алган җирләрдә коточкыч рәвештә хуҗалык итү эзләрен күрделәр. Авыллар урынында пыскып яткан кисәү башлары һәм каберләр генә калган иде. Фашистлар каторгасына җибәрелүдән качып урманнарга яшеренгән кешеләр, совет сугышчылары килгәч кенә, кире кайттылар. Яндырылган авылларны күрү сугышчыларда дошманга карата нәфрәт һәм үч алу ялкынын тагын да көчәйтте. Тихвин районында артиллеристлар 'белән бергә хәрәкәт иткән укчы полк дошманның каты каршылык күрсәтүенә очрады. Фашистлар, өстәмә көчләр алып, контратакага әзерләнделәр һәм шуның алдыннан безнең позицияләрне утка тоттылар.

Маннанов орудиесе немец батареялары уты астына эләкте. Сугышчылар бер-бер артлы сафтан чыктылар, ләкин аның орудиесе төз атылган снарядлары белән дошманны кыруын дәвам итте. Илдарның, янындагы соңгы иптәше егылгач та, орудиесе тынып калмады. Ул, әйләнә-тирәсендә ут давылы котырса да, сугышчан постта калды. Аның башында: «Орудие төзек чакта, йөрәк тибүдән туктамаганда сугышырга!»-дигән бер генә уй булды.

Менә фашистлар, алдан танклар җибәреп, контратакага күтәрелделәр. Маннанов каушап калмады, элеккечә үк көрәшүен дәвам иттерде.. Ул дошман пехотасына һәм машиналарына туры төзәп атты. Әйләнә-тирәдә туктаусыз очкан снаряд кыйпылчыклары һәм пулялар батыр егетне яраладылар, ләкин ул яраларына игътибар итмәде. «Нык торырга, дошманны үткәрмәскә — бу приказ үтәлергә тиеш»,— диде солдат үз-үзенә һәм бер ялгызы орудиене корып, төзәп ата бирде. Бөтен расчет өчен бер ялгызы эшләп, Илдар йөздән артык снаряд җибәрде. Бу снарядлар гитлерчыларны себереп түктеләр һәм берничә танкны яндырдылар. Немецлар бу ялгыз орудиегә берничә тапкыр ташланып карадылар, ләкин чигенергә мәҗбүр булдылар. Яраланган, арудан һәм күп кан югалтудан хәлсезләнгән Маннанов фашистлар кире чигенгәнгә кадәр, атуын туктатмады.

Тихвин янындагы сугышлар өчен артиллерия полкы Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде. Сугышчыларны җиңү белән тәбрикләп, полк командиры барыннан да элек Маннановның батырлыгын билгеләп үтте. 22 артиллерист орденнар белән бүләкләнде, ә Илдарга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Маннановның батырлыгы турындагы хәбәр аның туган җирендә — бөтен Татарстанда киң таралды. Якташлары республикада беренчеләр-нең берсе булып Советлар Союзы Герое исемен алган сугышчы-патриотны чын күңелдән котладылар.

Партия өлкә комитеты һәм Татарстан АССР хөкүмәте үзләренең геройның әнисенә җибәргән котлау хатында батыр ул тәрбияләп үстергәне өчен рәхмәт әйттеләр. Бу хатта: «Илдарның исеме сүнмәс данга күмелде. Аның батырлыгы барлык (совет патриотларын оятсыз немец оккупантларын геройларча кыйнарга, заводларда һәм колхоз кырларында батырларча, армый-талмый эшләргә чакыра. Сезгә исәнлек-саулык телибез. Улыгызның Ватаныбыз хакына яңа батырлыкларга ирешүен телибез»,— диелгән иде.

Тылда сәламәтләнгәннән һәм укыганнан соң Илдар орудие командиры буларак, меңнәрчә километрларга сузылган фронтның иң төньяк участогына — Петсамога эләкте. Анда, Заполярьеда, ул ташлы һәм салкын җирнең һәр метры өчен барган каты сугышларда катнашты. Кыялар һәм таулар арасында да өлкән сержант Маннанов немең һәм фин ныгытмаларына Тихвин янындагы кебек үк төз атты.