Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МОНАКОВ ПЕТР ЗАХАРОВИЧ

Авыл хуҗалыгын коллективлаштыруның беренче елларында Петр Монаков уналты яшендә тракторга утырып Бөгелмә районы колхоз һәм совхозлары басуларында эшләде. Армиягә алынгач, ул тракторчыдан танкистка әверелде.

Немец .илбасарларына каршы сугышларда Монаков авыр «КВ» танкысын йөртте. Фашистлар белән беренче очрашуларда ук ул үзен оста, батыр сугышчы итеп күрсәтте. Аның танкысы үткән урыннарда сытылган немец ныгытмалары, җимерелгән машиналар һәм мәетләр генә кала иде. Батырлыгы, сугышчан осталыгы өчен Петрга техник-лейтенант званиесе бирелде.

...Кырык өченче елны совет гаскәрләре Сталинград янында һәм Төньяк Кавказда һөҗүмдә каршыладылар. Монаков часте урнашкан Воронеж янында ул вакытта киеренке тынлык хөкем сөрә, төнге күккә чөелгән ракеталар һәм разведчикларның ара-тирә атышулары гына анда фронт линиясе үткәнлеген искә төшерә иде. Ул чакта танкистлар Иделдә, Урта Донда, Кубаньда җиңүле сугышлар бару турындагы хәбәрләрне йотлыгып тыңлап, үзләренең дә тизрәк сугышта катнашу көннәрен түземсезлек белән көттеләр.

Ниһаять, көтелгән көн .килеп җитте. Төнлә авыр танклар батальоны алгы линиягә юнәлде, анда миналанган кырларда саперлар үтү юллары ачканнар иде инде. Билгеләнгән вакытта артиллерия дә телгә килде. Гитлерчыларның ныгытмаларын пыр туздырып, ут ялкыны озак котырынды. Залплар тынарга да өлгермәде: «Заводи!» — дигән команда яңгырады.

Моторлар шунда ук эшли башладылар, танклар өстенә десантчылар утырды, һәм авыр машиналар ялкын чорнаган немец окопларына таба юнәлделәр. Танклар дәһшәтле көч булып дошман рубежына ташландылар. Алар орудие һәм пулемет уты белән оккупантларны кырдылар, дошманның каршылык күрсәтү узелларын юк иттеләр. Монаков, дошман окопларына барып җиткәч, фашистларның орудие һәм минометларын таптап узды. Фашистлар теш-тырнаклары белән каршылык күрсәтсәләр дә, бу куәтле ударга түзә алмадылар. Танкистлар, сугышны җәелдерә барып, һаман алга киттеләр. Алар тар-мар ителгән немец һәм венгр дивизияләренең калдыклары тупланган Касторнаяга юл тоттылар.

Касторнаяга һөҗүм итү көннәрендә «КВ» экипажы зур батырлык күрсәтте. Бу хәл дошман тылында тирән разведка ясаганда булды. Дошманның оборонасын һәм аның көчләрен яңадан группалавын белергә разведка ясау турында приказ алгач, танк командиры лейтенант Вахмистров -үзенең экипажын дошман частьлары арасында барлыкка килгән аралыкка кыю рәвештә алып китте. Ун километрлап ара үткәч, танкистлар илбасарлар гаскәрләре тупланган җирнең иң үзәгендә булып чыктылар.

Васильевка авылы янында «КВ» дошманның чигенеп баручы колоннасын очратты һәм, танкка каршы ата торган орудиеләрнең залпларына карамастан, колонна эченә бәреп керде. Ул юл буйлап ут-ялкын чәчә-чәчә куәтле таран төсле барды. Исән калган немец солдатлары ава-түнә, карга бата-бата, тирә-якка качтылар, юлдагы транспорт корыч машинаның ударларыннан челпәрәмә килде. Орудиеләр янында кайнашучы немецларны күргәч, Монаков командирга:

- Нәкъ безнең алда батарея! — дип хәбәр итте.
- Газ бир! Алга! —дип команда бирде лейтенант.

Фашистлар ашыга-ашыга орудиеләрен борып, терәп атарга маташтылар. Ләкин соңга калдылар. Танк, алга баруын дәвам итеп, фашист батареясына һәм төрле якка качучы дошман артиллеристларына берничә снаряд җибәрде. Дошманның бер орудиесе һавага очты. Танк шунда ук икенче орудиене дә изеп үтте һәм өченчесенә таба борылды. Шуннан соң дошман батареясының эзе дә калмады.

Танк дошман .колоннасын изеп үтте. Юлда йөзләрчә мәет, егерме җимерек орудие, йөк төялгән ике йөзгә якын олау сытылып калды. «КВ» бронясы немец снарядлары ударына бирешмәде. Танк полный ход белән Бабаново авылына бәреп керде. Ләкин һич көтмәгәндә машина тетрәп китте һәм туктады. Аны сырып алган гитлерчылар:

- Рус, бирел! —дип акыра башладылар. Моңа җавап итеп, Вахмистров экипажга:
- Тормышыбыз өчен — ут ач! Коммунистларча үлик, дуслар!—дип команда бирде.

Бер үк вакытта батальонның парторгы булган командирның бу сүзләре танкистларны рухландырды. Алар танк янына килгән немецларны орудиедан һәм пулеметтан атып кырдылар. Ләкин фашистлар танк өстенә яндыргыч сыекча тутырган шешә аттылар, һәм машинаны ялкын телләре чорнап алды. Батыр экипаж төтенгә тончыга-тончыга көрәшне дәвам иттерде. Соңгы снаряд атылганнан соң экипаждан исән калганнардан өч кеше— лейтенант Монаков һәм сержантлар Скуднов, Хузинов яна торган «КВ»дан чыктылар. Алар гранаталар ыргытып һәм төз атып фашистларга тантана итәргә әле иртә булуын күрсәттеләр. Батырлар дошман боҗрасын уңышлы үтеп яшеренделәр, һәм аларны авыл кешеләре, совет гаскәрләре килеп җиткәнче, өч тәүлек буена качырып сакладылар.

Частьта геройларны яңадан туган кешеләрне каршылаган төсле каршыладылар. Хезмәттәш дуслары аларны җиңү белән, ә озакламый хөкүмәтнең иң югары бүләге белән котладылар.