Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МЕДНОНОГОВ ВЯЧЕСЛАВ АЛЕКСАНДРОВИЧ

Кече лейтенант Медноногов штурмовикларның сугышчан сафына 1944 елның июнендә басты. Үзенең хәрби тормыштагы беренче адымнарын хәтерләп, ул: «Мин генерал-лейтенант Байдуковның данлы берләшмәсендә бер дигән командир капитан Хәлиуллин эскадрильясында сугышырга туры килүне үземә бәхет дип саныйм», — ди. Медноноговның беренче очышларыннан соң ук, Хәлиуллин эскадрильяга тагын бер сәләтле һәм батыр очучы өстәлгәнен күрде. Капитан аңа сугышчан очыш осталыгын тизрәк үзләштерергә, дошманның хәйләләрен төшендерергә тырышты. Якташлар булу аларны тагын да якынлаштырды. Офицерлар икесе дә Бөгелмә районыннан — өлкәне Кече Бөгелмә авылыннан, ә кечесе — Зәй станциясеннән тимер юлчы улы булып, һәр икесе төрле вакытта булса да Бөгелмәдә бер мәктәптә укыган кешеләр иде.

Белоруссиядә һөҗүм башлангач, эскадрилья танкистларның Бобруйск, Белосток яннарындагы атакаларына булышлык итте, Нарев елгасы буендагы Осовец һәм Остроленко крепостьларын штурмлауда катнашты. Дүртенче сугышчан очышта Медноноговка сугышта кичергән сынауларның иң җитдие очрады.

Дошман тылында гитлерчы гаскәрләр урнашкан җирдән очканда, зенитка снаряды кыйпылчыгы самолетының моторына тиде. Кабинага шунда ук пар һәм әче төтен бәреп керде. Тирә-якта аңа берни дә күренми башлады, пар аның битен пешерде. Вячеслав кабина фонарен ачты, ләкин моңа карап хәл яхшырмады. Мотор бөтенләй эшләүдән туктаганчы кайтырга чыгарга кирәк иде. Ләкин ничек итеп? Күз алдында соры томан тора, приборлар, күк йөзе һәм җир күренми...

- Кояш кай якта? — дип сорады ул стрелок-радист старшина Крамаренкодан.— Көнчыгышка таба юл тотам, юнәлешне күзәтеп бар.

Шулай итеп, иртәнге кояшка таба юл тотып, алдында берни күрми очып, Медноногов самолетны көнчыгышка, фронт сызыгына таба алып китте. Вакыт узган саен, тизлек һәм биеклек кими барды. Бәхеткә каршы, моторга кабынган ялкын сүнде һәм кабина эче яктырып китте. Идарә итү рычаглары белән төрле манипуляцияләр ясап, Медноногов ахырда машинасын зур кыенлык белән аэродромга кайтарып җиткерде.

Август азагында немец гаскәрләрен Замбров янында штурмлаганда, алты «ИЛ-2» дошманның куәтле зенит оборонасына эләкте. Шунда Хәлиуллинның радио аша:

- Кече лейтенант Медноногов, батареяны юк итегез!—дигән приказ ишетелде.

— Сезне аңладым, иптәш капитан!—диде ул аңа, һәм аның самолеты дошман батареясы өстенә томырылды. Пикировать итеп һәк агачлардан аз гына биегрәк очып, Медноногов һәм стрелок-радист ору-дие-пулемет уты һәм бомбалар белән зениткаларның ут позицияләрен теткәләделәр. Озакламый батарея тынды, командир группасы исә шул арада дошманны атакалады.

Бер атнадан соң эскадрилья Остроленко станциясенә удар ясады. Цельгә барып җиткәндә, «мессершмитт»лар самолетларның юлын кистеләр. Аларның бер өлеше эскадрильяны озатып килүче совет истребительләре беләк сугышка кереште, калганнары штурмовиклар арасына үтеп керделәр. Очучылар командирларының радио аша:

- Түгәрәккә, түгәрәккә! — дигән борчулы тавышын ишеттеләр. «Ил»лар күз ачып йомганчы түгәрәк ясап тезелделәр һәм немецларга ут ачтылар. Бер «мессер» Медноноговка өч тапкыр куркыныч тудырды, ләкин Вячеслав, стройда үз урынында ,калып, аның атакаларын кире какты, һава сугышыннан соң эскадрилья тимер юлда торган зур бер эшелонны уңышлы рәвештә бомбага тотты. Каты шартлаулар ул составка сугыш припаслары төялгән булуын күрсәттеләр. . Очучының шәхси документларында болай диелгән: «1945 елның 14 январеннан башлап иптәш Медноногов немецларның Пултусск-Макув районындагы тирән эшелонлы обороналарын өзү, шулай ук Көнчыгыш Пруссиядә дошманны камау һәм юк итү операцияләрендә катнашты. Сугышчан очышларны ул гаять авыр һава шартларында үткәрде. Танненберг шәһәрен алу өчен барган сугышларда иптәш Медноногов аерата батырлык күрсәтте».

Шул чакта алар полкына Танненбергский дигән исем бирелде. Көнчыгыш Пруссиядә һава бик тиз алмашынып тора. Я берничә көн буена өзлексез кар ява, я искәртмәстән, җылы җил исеп, тирә-юньне куе томан каплый. Кояшлы, аяз көннәр аз була. Анда чакта штурмовиклар иң уңайсыз һава шартларында очтылар. Бервакыт шундый томанлы көннәрнең берсендә, авиация корпусы командиры генерал-лейтенант Байдуковның шәхси приказы буенча, эскадрилья командиры урынбасары Зайцев җитәкчелегендәге дүрт самолет Польцын тимер юл станциясенә разведка ясап, аны фотога төшереп кайтырга тиеш булды. Урыны-урыны белән җиргә кадәр төшкән томанга әверелеп түбәннән генә йөзгән болытлар озатып баручы истребительләргә очарга мөмкинлек бирмәделәр, һәм алар кире кайтып .киттеләр. «Ил»лар исә юлны үзләре генә дәвам иттерделәр. Фронт сызыгын үткәч, дошман территориясе өстендә болытлар бетте. Немец истребительләре тозагына эләкмичә цельгә яшерен рәвештә якынлашу өчен„ штурмовиклар һәр иңкүлекне, һәр урманлыкны файдаланып, түбәннән генә очтылар.

Станциядә фашистлар безнең штурмовиклар килеп чыгуны сизми калдылар. Группа командиры лейтенант Смирнов белән икәүләп эшелонны бомбага тоткан арада, Медноногов дүртенче иптәше белән, 20— 30 метр биеклектә очып, юллардагы стрелкаларны ватып станциянең хәрәкәтен туктатты. Инде фотога төшерер вакыт җитте. Бу эшне Медноногов башкарырга тиеш иде. Ул, 200 метр чамасы биеклеккә күтәрелеп, тимер юл өстеннән очты. Шул чагында немецлар маневр ясарга мөмкинлеге булмаган бу самолетка ут ачтылар. Снаряд кыйпылчыкла-ры «ил»ның сул канатын чәрдәкләде, һәм ул сулга авыша башлады. Ләкин самолет исән калды. Кире кайтканда, Медноногов бөтен юл буе машинаның бу куркыныч авышуы белән көрәшеп кайтты.

Озакламый разведчиклар эзеннән станция өстенә штурмовикларның зур отряды килде. Станциядәге дошманның бер генә эшелоны да (алар анда алтау иде) исән котыла алмады.

Дошманның Гдыня-Данциг грушшровкасын камау һәм тар-мар итү вакытында, Танненберг полкы очучыларына зур киеренкелек белән эшләргә туры килде. Ике шәһәрне дә саклау өчен, немецлар гаять күп зенит артиллериясе китерделәр. Ләкин шундый шартларда да эскадрильялар, көненә 3—4 очыш ясап, немец гаскәрләрен һәм ныгытмаларын уңышлы рәвештә бомбага тоттылар.

Ут эчендә оста манервлар ясап, биналарның түбәсе өстеннән диярлек очып, Медноногов батареяларга һөҗүм ясый һәм гитлерчыларны утка тота иде. Частька батыр очучы исеменә пехотачылардан, артиллеристлардан рәхмәт белдереп хатлар килә иде. Полк командиры подполковник Чихаленко үзенең истәлекләрендә: «Шәһәр-порт Гдыняны штурмлауда катнашкан коры җир частьлары кече лейтенант Медноноговның бик яхшы эшләвен беләләр иде», — дип яза.

22 мартта, эскадрилья Гдыня портына уңышлы удар ясаганда, Медноногов подразделениенең дүрт самолетына җитәкчелек итте. Зениткалар порт территориясенең һәр квадрат метрында диярлек торалар иде. Шуңа да карамастан, штурмовиклар алар уты аша шәһәргә үтеп кереп, батареяларны юк итәләр һәм янгын чыгаралар иде. Менә тыгыз диңгез һавасын .кисеп, самолетлар портта торган судноларга һөҗүм иттеләр: кайбер бомбалар, култык өстенә төшеп, биек су фонтаннары күтәрделәр, кайберләре, йөк төялгән зур баржага төшеп, аны яндырдылар, һәм ул бата башлады.

Совет гаскәрләренең Одердан Берлинга ясаган соңгы сикерешендә Медноногов 20 апрельдә дошманның куәтле ныгытмаларын штурмларга биш тапкыр очып, фашистларның ике дзотын ватты һәм күп кенә траншеяларын утка тотты.

3 майда «ИЛ-2» самолетлары группасы Свинемюнде портына очыш ясадылар. Медноноговның очу кенәгәсендә сугыш вакытында соңгы очыш дип билгеләнгән бу очыш аның тормышында да әздән генә соңгы очыш булмый калды. Диңгез ярыннан бераз читтә, 150 метр биеклектә очканда, фашистлар снаряды самолетның уң канатының өчтән бер өлешен китеп төшерде һәм идарә итү приборын ватты. Самолет аркасына әйләнеп түбәнгә төшә башлады. Очучы, аны могҗиза белән диярлек кыска гына вакытка канаты аша әйләнүеннән саклап калып, очыш текәлеген киметте. Нәтиҗәдә, самолетның җиргә бәрелүе йомшарды һәм самолет ватылса да, очучы һәм стрелок-радист исән калдылар.

Сугыш беткәч, Танненберг полкы һәм штурм авиациясе корпусы командованиесе иң яхшы очучыларны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим иттеләр. Капитан Хәлиуллин эскадрильясындагы биш очучы бишесе дә герой Алтын Йолдызы алдылар. Шул арның берсе кече лейтенант Медноногов иде.