Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МАРИНИН ВИКТОР ИВАНОВИЧ

Сугышның беренче көннәрендә Чистай хәрби комиссариатына, партия район комитетына һәм райкомолга ул чорда һәркем өчен уртак булган: «Мине фронтка җибәрүегезне үтенәм...» дигән сүзләрдән башланып киткән гаризалар белән уннарча һәм йөзләрчә кешеләр килә иде. Бу гаризалар арасында автогараж җиһазлары заводының унсигез яшьлек токаре Виктор Марининның да гаризасы бар иде.

Комсомолец Марининның үтенече канәгатьләндерелде, һәм ул солдат булды, ләкин дошман белән йөзгә-йөз очрашуны аңа тагын ел ярым көтәргә туры килде. 1943 елның февралендә мотоциклист сержант Маринин танк бригадасы сафларында Украинада һөҗүм сугышларында катнашты. Идел буендагы бөек җиңү белән рухланган совет гаскәрләре ул чакта фашистларны бик күп шәһәрләрдән һәм авыллардан куып чыгардылар. Ленинград блокадасы өзелде, Воронеж, Курск, Ростов шәһәрләре азаг ителде, Украинада совет гаскәрләре Донбасска бәреп керделәр.

Донбасста немецлар каты каршылык күрсәттеләр, ләкин танк бригадасы лодразделениеләре аларны терәк пунктларыннан бәреп чыгардылар, уннарча шахтер поселокларын һәм шәһәрчекләрен, җансыз калган шахталарны һәм җимерелгән заводларны азат иттеләр. Маринин, үзенең мотоциклист иптәшләре белән бергә, разведка отрядында -бригададан алда хәрәкәт итеп, гитлерчылар коллыгында җәфа чиккән кешеләргә беренчеләрдән булып азатлык шатлыгы китерә иде. Украина авылының һәр крестьяны һәм шахтерлар разведчикларны кунак итеп каршылыйлар, разведчиклар алардан дошман турында кирәкле мәгълүматлар алалар иде. Совет кешеләре солдатларга Донбассның дошманга хезмәт итмәве турында сөйләделәр.

- Фашистлар бездән күмер дә, корыч та ала алмадылар,— диделәр шахтерлар һәм корыч коючылар, горурланып.

Менә, ниһаять, Краматорск өчен каты сугышлар башланып китте. Немецлар бу зур промышленность үзәген ничек кенә булса да үз кулларында тотарга тырыштылар, анда бик күп артиллерия китерделәр, танкка һәм пехотага каршы тоткарлык полосалары төзеделәр.

Танкистлар, пехота белән бергә Краматорск алдындагы төп ныгытмаларны читләтеп үтеп, тимер юлны кистеләр һәм юл буйлап алга үттеләр. Шул рәвешчә дошманның заслоннарын юк итә барып, совет гаскәрләре шәһәргә көньяктан якынлаштылар.

Юлда немецлар урнашкан бер авыл киртә булды. Батальон командиры, капитан Рымаренко сержант Марининга дошманның урнашуын һәм көчләрен разведкаларга приказ бирде. Өсләренә ак халатлар кигән разведчиклар авыл читендә торган немец часовойларына якынлаштылар; сержант бер сугышчы белән часовойларны тавыш-тынсыз гына юк итте, һәм разведчиклар авыл өченә үттеләр. Чигенү вакытында йончыган фашистларның каты йокыга талуларын белгәч, Маринин батальонга атака ясарга сигнал бирде.

Шәһәргә якынлашып килгәндә, танк бригадасы төп ударны тимер юл станциясенә юнәлдерде. Танклар, туплардан атып һәм ут нокталарын гусеницалары белән изеп, пехотага юл салдылар. Шәһәр өчен сугышлар барышында Маринин өч тапкыр разведкага барды. Дошман тылына кыю рәвештә үтеп кереп, ул аннан кыйммәтле мәгълүматлар алып кайтты.

Немецлар һәр йорт өчен сугыштылар. Танклар дотка әверелдерелгән һәр йортка якын килеп терәп аттылар, ә алар артыннан килгән сугышчылар гитлерчыларны дөмектерә бардылар. Бер йортта Маринин бер төркем солдат белән бергә гранаталар ыргытып взводка якын фашистны юк итте. Немецлар Краматорскины калдырганнан соң, аны яңадан алырга маташып, берничә көн тоташтан контратакалар ясадылар. Алар бу участокка башка районнардан яңа танк частьлары китерделәр.

Танк бригадасының Сергеевка авылында урнашкан подразделениеләре, шул исәптән Рымаренко батальоны да, немец пехотасы һәм танкларының берничә җитди контратакасын кире кайтарды, шулай да 20 февральдә немецлар авылга килеп керделәр. Авылда дошманның 12 тапкысы һәм алар белән бергә килгән автоматчылары, аерым отрядлар булып хәрәкәт итеп, төрле урамнарга таралдылар. Совет танклары, бронебойщиклар һәм сугышчылар фашистларны гранаталар белән каршы алдылар.

Сержант Маринин бер төркем солдатлар белән тар гына авыл урамында дошманның өч танкысының юлын киртәләде. Виктор бер койма буенда танкка каршы ата торган мылтык белән коралланган сугышчы янында ята иде. Бронебойщик дошман пулясы тиеп яраланды. Маринин шунда ук аның янына шуышып килде һәм яралының:

- Мылтыкны үзеңә ал, сержант, мин артык ата алмам ахры,— дигән сүзләрен ишетте.

Беренче ике пуля белән Виктор алдан килүче танкны яндырды, аның артыннан икенче танк килеп чыкты. Сержант, танкның яны белән борылуыннан файдаланып, аны да сафтан чыгарды. Өченче, соңгы танк, куркусыз сержант өстенә снаряд артыннан снаряд җибәреп, артка таба чигенә (башлады. Снаряд кыйпылчыгы Марининны авыр яралады, ләкин Виктор үлем хәлендә дә танкка төзәп тагын бер тапкыр атты. Комсомолецның бу батырлыгы үлгәннән соң югары бүләк — герой Алтын йолдызы белән билгеләнде.