Каһарманнар

Исемлек

А| Б| В| Г| Д| Е| З| И| К| Л| М| Н| О| П| Р| С| Т| У| Ф| Х| Ч| Ш| Ю| Я|

МИРОНОВ ПАВЕЛ АНДРЕЕВИЧ

Чистай комсомолецы Советлар Союзы Герое Павел Мироновның исеме Чехословакияне немец-фашист илбасарлардан азат итү тарихы сәхифәләренә язылды. Ул анда, чехлар җирендә, җиңүгә берничә көн калгач, үзенең тормышын бирде.

...Гвардияче кавалерия эскадроннары Грон елгасының көнбатыш ярына чыга башлагач, аның өсте снарядлар шартлавыннан һәм пулялар яңгырыннан чын мәгънәсендә кайнап торды. Чигенгәндә, немецлар биредә барлык күперләрне шартлатканнар иде.

Гражданнар сугышы герое Морозов исемен йөртүче гвардияче кавалерия дивизиясе бу елга буена Будапешт районында озакка сузылган кышкы сугышлардан соң килеп чыкты. Генерал Плиев атлылары һәм танкистлары, дошманның каршылык күрсәтүен җиңеп, Венгриядән төньякка, Чехословакия чикләренә таба юнәлделәр. Күп сулы Грон елгасы аларның юлын киртәләде.

Кече лейтенант Миронов взводы артиллеристлары елганы беренче подразделениеләр белән бергә кичте. Ул үзенең кырык биш миллиметрлы орудиеләр төялгән салларым көнбатыш ярга бернинди югалтуларсыз алып чыкты. Артиллеристлар, кичекмәстән позициягә урнашып, дошман контратакаларына каршы торучы гвардиячеләргә булышлык күрсәтә башладылар.

Немецлар алдынгы отрядларны юк итү өчен бөтен көчләрен куйдылар, ләкин плацдарм яшәвен дәвам итте, һәм аның көче ныгый барды. Мичкәләр, такталар, хәтта якындагы авыллардан алынган тагараклар да елганы кичәр өчен файдаланылды. Менә гвардиячеләрнең көчләрен бер удар йодрыкка туплап, дошманны яр буеннан алып ташлау моменты килеп җитте. Эскадроннар чигенеп баручы гитлерчыларны эзәрлекләп давыл кебек алга омтылдылар.

Аннан соң яна сугышлар, яңа штурмнар һәм атлы гаскәр ясаган яңа атакалар булды. Сугыш юллары .кавалеристларны Европаның һаман саен эченәрәк алып керделәр. Комарно һәм Братислава алынды. Венага инде илле километрлап кына ара калды, икенче юллар Чехосло-вакиянең үзәгенә, аның промышленность өлкәләренә илтә иде.

Братислава... Дошманны тәмам җиңүгә инде санаулы көннәр генә кала, дип уйлады Миронов, крепость урнашкан биеклектән шәһәрнең һәм зәңгәр Дунайның матурлыгын сокланып күзәтеп. Тынычлык килгәч, ул нәкъ шушындый ук текә щ өстеннән Чистайны, Кама киңлекләрен һәм аның өстендәге судно .караваннарын күзәтер, аннан соң басу юлы белән үзенең туган авылы Рус Сарсазына кайтыр... Ниһаять, алты ел кигән солдат шинелен салырга һәм иске, майланып беткән комбинезонын киеп, судно машинасы янына электәгечә вахтага басарга мөмкин булыр. 1939 елда Павел пароходта механик ярдәмчесе булып эшләгәндә армиягә алынган иде. Ул бөтен сугыш буена үзенең яраткан эшенә яңадан кайту көнен зарыгып көтте...

Дивизия Братиславада озак ял итмәде. Словак дуслар белән саубуллашкач, морозовчылар яңадан походка кузгалдылар. Бурыч Брно шәһәрен алу иде. Частьлар бик еш урнашкан гарнизоннар районы аша үттеләр, юл өстендә туры килгән барлык шәһәр һәм авылларны сугышып алдылар.

Густопече шәһәре өчен каты сугышлар булды. Куәтле ныгытмалар һәм дошманның шактый санда танклары булу һөҗүм итүчеләргә монда озакка тоткарлану куркынычы тудырды. Башка подразделениеләр дошман оборонасын фронттан атакалаган арада, Миронов ике орудиесе белән немец танкистларының флангысына чыкты. Кыю егетләр, танкларның игътибарын үзләренә юнәлдереп, аларның хәрәкәтен берничә сәгать тоткарлап тордылар. Немецлар, совет орудиеләрен изеп ташларга чамалап, алар өстенә я турыдан-туры килеп, аларны камарга маташып карадылар, ләкин снайперларча төз атылган снарядлар аларны кире чигенергә мәҗбүр итте. Артиллеристлар үз бурычларын үтәделәр.

Берничә көннән соң полкның барлык подразделениеләрендә дә кече . лейтенант Мироновның һәм аның сугышчыларының бу яңа батырлыгы турында мәгълүм булды. Тиковице авылы янында немецлар контратакасының иң авыр вакытында Миронов бер орудие белән, җәяүләп хәрәкәт итүче эскадронның сугышчан тәртибенә үтеп керде. Артиллеристларның бу ярдәме бик вакытлы булды: бер танк яндырылды, фашистлар изеп ташланды.

Менә дивизия Брнога килеп җитте. Анда инде сугышлар бара иде. Командование морозовчылар алдына җаваплы бурыч — шәһәргә бара торган төп юлларны кисү һәм немец гаскәрләренә чигенү мөмкинлеген бетерү бурычын куйды. Полк Брно шәһәренең төньяк-көнбатышында шоссе юлына чыккач, Павел взводта калган соңгы орудиесе белән юлдан биш метр читтәрәк позициягә урнашты. Аның янәшәсендә, атларын тылга озатып, эскадрон сугышчылары урнаштылар. Юлның икенче ягында һәм аннан арырак башка заслоннар урнашты. Немецларны озак көтәргә туры килмәде. Эскадрон командиры дошманның якынлашуы турында хәбәр алу белән, шосседа гитлерчыларның беренче машиналары күренде. Ут астына эләккәч, фашистлар сугышчан тәртипкә таралып атакага ташландылар. Алар гвардиячеләрне юлдан өч тапкыр алып ташларга маташтылар, ләкин һәр юлы каты отпор алып кире чигенделәр.

Дошманның тар-мар ителгән бу алгы отрядын озакламый тагын бер зур колоннасы алыштырды. Шоссе буйлап дошманның егерме танк һәм үзйөрешле орудиелэр озатуында автомашиналарга төялгән ике батальоннан артыграк пехотасы килгәне күренде. Алдан килүче танкларның экипажлары, яңа гына булып узган сугыш эзләрен күреп, ут ачтылар һәм машиналарның килү тизлеген киметмичә алга үрмәләделәр. Миронов сугышчылары, уңайлы моментны көтеп, хәрәкәтсез тордылар. Немецларның менә-менә үтеп китүләре мөмкин иде, ләкин кече лейтенант һаман көтте... Ниһаять, команда яңгырады һәм алдан баручы танк беренче снарядтан соң ук юлны киртәләп туктап калды. Орудие тагын унбиш минут атуын дәвам итте. Ул дошманның тагын ике үзйөрешле орудиесен, дүрт бронетранспортерын сафтан чыгарды. Бергә укмашкан колоннаның уртасына һәм койрыгына күрше заслоннар удар ясады.

- Иптәш лейтенант, соңгы снаряд! — дигән тавыш ишетте Миронов. Нишләргә? Юлны ачык калдырыргамы? Ярамый! Ләкин ничек? Нинди юл табарга? һәм шунда аның башына бер фикер килде.

- Дошманны үз коралы белән кыйныйбыз!—диде ул һәм пулялар яңгыры астында, иелә-иелә, җимерелгән транспортерларга таба йөгерде. Аның артыннан солдатлары иярде. Алар, күз ачып йомганчы ватык транспортерлардан пулеметлар алып, дошманга ут ачтылар.

Сугыш хичкә таба гына тынды. Автоматчылар йөзләрчә пленныйларны тылга озаттылар.

Артиллеристларның сугышчан дуслары аларның соңгы позицияләренә килделәр. Анда алар ватык орудие янында яңа гына беткән сугышның уңышын хәл иткән батырларның гәүдәләрен таптылар. Солдатлар арасында үлгәннән соң да кулыннан пулеметын ычкындырмаган командир Миронов та ята иде: ул соңгы патроны калганга кадәр көрәште.